Ризаэддин Фәхреддин алдында баш иям, чөнки андый шәхесләр бөтен дөнья халыкларыныкы, ди Лениногорск районы муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Н.Шалдаева
(Казан, 23 май, "Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). "Гомеребез буе Татарстанда яшәсәк тә, без, русларның, ни үкенеч, тел белүебез үтә чамалы. Үз туган телләреннән тыш рус телен дә яхшы белгән укымышлы татар халкына сокланам, аның мәшһүр улы Ризаэддин Фәхреддин алдында баш иям, чөнки андый шәхесләр татарныкы гына түгел, ә бөтен дөнья халыкларыныкы”.