Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Календар

«  Май 2009  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Эзләү

Сурәтләр

Язмалар архивы

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Сез Риза Фәхреддин турында беләсезме?
Барлык җаваплар: 1248

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 29.03.2024, 12:09
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Блог


Төп бит » 2009 » Май » 23 » М.Әхмәтҗанов: “Якташыгызның эш-гамәлләре хезмәткә, белем туплауга дәртләндереп торсын!”
00:12
М.Әхмәтҗанов: “Якташыгызның эш-гамәлләре хезмәткә, белем туплауга дәртләндереп торсын!”
Ризаэддин Фәхреддин алдында баш иям, чөнки андый шәхесләр бөтен дөнья халыкларыныкы, ди Лениногорск районы муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Н.Шалдаева

(Казан, 23 май, "Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). "Гомеребез буе Татарстанда яшәсәк тә, без, русларның, ни үкенеч, тел белүебез үтә чамалы. Үз туган телләреннән тыш рус телен дә яхшы белгән укымышлы татар халкына сокланам, аның мәшһүр улы Ризаэддин Фәхреддин алдында баш иям, чөнки андый шәхесләр татарныкы гына түгел, ә бөтен дөнья халыкларыныкы”.

 

Соңыннан мәгърифәче галим, тарихчы, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе булып танылачак Ризаэддин Фәхреддиннең тирән белем туплап хәлфә булып формалашкан һәм үзе укыган мәдрәсәдә балаларга сабак биргән 20 ел гомере белән бәйле изге урында -  хәзерге Лениногорск районы Түбән Чыршылы (элекке Чәшеле) авылында шул истәлек уңаеннан кичә ак мәрмәр стела ачылышында Лениногорск районы муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Надежда Шалдаева әнә шулай диде. Галимнең тууына 150 ел тулу уңаеннан, аның истәлеген бу авылда мәңгеләштерү һәм Түбән Чыршылы белән бәйле аның биографиясе битләрен барлауда шушы авыл урта мәктәбе директоры Розалия Сафина җитәкчелегендәге педагогик коллектив, район мәдәният идарәсе, авылның җирле үзидарә җитәкчелеге зур роль уйнады – һәркайсына зур рәхмәт, дип белдерде ул. Чыгышының соңында район хакимияте вәкиле Лениногорск хакимияте башлыгы Рәгат Хөсәеновтан, Ризаэддин Фәхреддин шәҗәрәсенә мөнәсәбәте булган ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратниковадан сәламнәр җиткереп, Ризаэддин Фәхреддин хөрмәтенә ачылган стелага чәчәкләр салды. Анда "Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим Ризаэддин бине Фәхреддин 1869-1879 елларда укыган, 1879-1889 елда хәлфә булып эшләгән”, янәшәдә генә урнаштырылган ташка "Ризаэддин Фәхреддин белем алган һәм эшләгән мәдрәсәнең нигез ташы” дип уеп язылган.    

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге рәисе урынбасары Рәмзия
Галәметдинова исә шундый чара оештыруда, стела куюда өлеше кергәннәргә һәм авыл халкының хәтер саклый, аны яңарта белүе, ә яшьләрнең мондый чарага теләп катнашуы өчен  рәхмәт белдерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

 

Ризаэддин Фәхреддиннең шәҗәрәсен тәфсилләп өйрәнгән һәм тумышы белән шушы төбәктән булган әдәбият галиме, археограф, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов та әлеге вакыйгадан читтә кала алмаган. Чыгышында ул чыршылыларга мөрәҗәгать итеп: "Бу очрашуны мин күптән көткән идем инде. Шушы якларда заманында эш сәфәре белән фәнни-тикшеренүләр эше буенча экспедицияләргә йөрергә туры килде миңа. Куанычка, биредә Ризаэддин Фәхреддингә кагылышлы материаллар да табылды, аның туганнарын һәм күңеле якын күргән кешеләрне дә очратырга туры килде”, - диде, узган гасырның 80 нче еллары ахырындагы шушы вакыйгалар, нәсел җепләрен барлау максатында мәгърифәтченең кызлары Әсма һәм Зәйнәп апалар һәм Р.Фәхреддин энесе Зыятдинның улы  Нәҗип һәм туганы Салих абый белән очрашулары турында хәтер яңартты. "Ризаэддин Фәхреддин, мин өстемә кояш чыгармадым, дигән, димәк, таң беленгәндә ул инде аяк өстендә булган. Якташыгызның эш-гамәлләре хезмәткә, белем туплауга дәртләндереп торсын!” – дип теләде ул.

 

Ризаэддин Фәхреддиннең нәсел дәвамчылары, аның тормышын һәм хезмәтләрен өйрәнүчеләр башлангычы белән әлеге стела калкып чыкканКүп еллар буена җирле үзидарә, авыл муниципаль берәмлеге башлыгы булып эшләгән Флера Вилданова һәм Азнакай шәһәренең "Хәтер” оешмасы җитәкчесе Айрат Хафизов шушы мактаулы эшне башкарган. Р.Фәхреддин нәселеннән булган Таһир Низамов белән Фатыйма Дусаеваның шушы гамәлләргә күңелләре нечкәреп, үзләрен нәсел варислары буларак эзләп табуларына канәгатьлек белдереп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

 

Заманында биредә белем алган, эшчәнлеген алып барган шундый шәхес үрнәгендә балалар тәрбияләү бик уңайлы да, үтә җаваплы да. Моны белеп тору авыл халкын тәртипле һәм күркәм итә, дип саный мәктәп директоры Розалия Сафина. Мәктәпнең педагогик коллективы исә мәгърифәтче галимнең тәрбия кануннарын яшь буынны тәрбияләүдә киң куллана, мәктәптә Ризаэддин Фәхреддиннең музее эшләп килә.


М.Әхмәтҗанов: "Якташыгызның эш-гамәлләре хезмәткә, белем туплауга дәртләндереп торсын!”
Караулар: 414 | Өстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024