Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Календар

«  Май 2009  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Эзләү

Сурәтләр

Язмалар архивы

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Сез Риза Фәхреддин турында беләсезме?
Барлык җаваплар: 1248

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Чәршәмбе, 24.04.2024, 01:09
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Блог


Төп бит » 2009 » Май » 23 » Ризаэддин Фәхреддиннең иҗатын, хезмәтләрен халыкка җиткерүдә эш тәмамланмаган
00:02
Ризаэддин Фәхреддиннең иҗатын, хезмәтләрен халыкка җиткерүдә эш тәмамланмаган

Әдәбият галиме, археограф, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов шулай дип саный

(Казан, 23 май, "Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты соңгы елларда халыкка күбрәк җиткерелүе мәгълүм, ләкин бу юнәлештә әле эшлисе эшләр бик күп, дип саный әдәбият галиме, археограф, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов һәм түбәндәге фикерләрен белдерә.

Шушы олугъ шәхеснең шәҗәрәсе белән халыкны таныштыру, биографиясе, аның нәсел тарихы турында мәгълүматлар бирүдән башланды ул эш. Соңыннан Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре, аның тәрбия мәсьәләсенә кагылышлы хезмәтләрен татар теленең хәзерге графикасына әйләндереп укучыларга тәкъдим итте, чөнки тәрбия мәсьәләсе һәрвакытта әһәмиятле проблема, ул актуальлеген беркайчан да югалтмый. Ризаэддин Фәхреддиннең педагог буларак бу хезмәтләре беркайчан да искерә торган түгел, чөнки аның тамырлары бик ерактан килә. Кешелек җәмгыятенең күп гасырлык тарихыннан алынган тәҗрибәле сүзләрне ул туплап безгә җиткерә белгән. Олы тарихчы буларак, халкыбызның тарихына кагылышлы хезмәтләр дә чыгаручы ул. Мәсәлән, Алтын Урда, Казан ханнары тарихына багышланган хезмәтләр – алар безнең халкыбызның тарихы һәм халыкка аңлаешлы телдә язылган бик кыйммәтле мәгълүматлар. Ә инде соңгы елларда Ризаэддин Фәхреддиннең биобиблиографик характердагы ике томлык хезмәте "Рухият” нәшрияты тарафыннан чыгарылды һәм ул бик әһәмиятле хезмәт, аның соңгы томнары да әзерләнә дип беләм. Шул ук нәшриятта Ризаэддин Фәхреддиннең биографиясенә кагылышлы документлар җыентыгы аерым басма итеп чыгарыла, анда кызының истәлекләре, хатлар да бар.

Тагын шуны әйтер идем: Ислам диненең зур галиме, фәлсәфәчесе булса да, ул үзен бик тыйнак тоткан: Коръәнгә тәфсир яза алмассызмы, дигән мөрәҗәгатькә, мин Коръәнгә тәфсир язарлык галим түгел, дигән. Дөрес, аның тарафыннан Коръәннең аерым урыннарына аңлатмалар язылган "Җәмигыль каләм” дигән бик әһәмиятле дини хезмәте бар, ул да халыкка җиткерелде. Ә инде әдәби иҗат мирасы узган гасырның 60 нчы елларыннан бирле югары уку йортларында татар әдәбияты курсларында киң өйрәнелә, дип искәртте кичә Казаннан Лениногорск районы Түбән Чыршылы (Чәшеле) авылында Ризаэддин Фәхреддин истәлегенә стела ачылу тантанасына килгән Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләүче галим Марсель ага Әхмәтҗанов.  

Караулар: 424 | Өстәде: angel | Рейтинг: 3.5/2
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024