Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Календар

«  Апрель 2024  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Минем сайтымны бәяләгезче!
Барлык җаваплар: 5796

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 26.04.2024, 15:49
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Ягез, бер дога...


Бу биттә без сезнең белән үзебезнең динебез- ислам дине турындагы материалларны урнаштырырбыз. Укучылардан вакыт-вакыт сораулар килә, шушы сорауларга җавапларны сайтта да биреп барырга булдым. Җавапларның барысын да ачык интернеттан эзлим, табам, берничә җавапны чагыштырып карыйм, шуннан соң гына укучыма тәкъдим итәм. Әгәр ялгыш дип уйлаган фикерләр тапсагыз, kausar-54@yandex.ru адресына хәбәр итүегезне сорыйм.



Сорау: Радик. Быел нинди дини бәйрәмнәр була һәм кайчан?

Җавап: 

12/13 гыйнвар — һиҗрәт кичәсе көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, һиҗрәт иткән көн. Шушы көннән, ягъни 622 елның 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе, ягъни һиҗри ел исәбе башлана. Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе—Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә.

21 май — Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн

1/2 май — Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич — Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.

25/26 июнь— Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә — Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте.

12/13 июнь — Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.

28 июнь —изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

28 июль —Ураза бәйрәме.
3 октябрь — Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.
4 октябрь —Корбан бәйрәме. Иң зур мөселман бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.

25 октябрь — Хиҗри буенча яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

3 ноябрь — Гашура бәйрәме. Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота.



Сорау: Розалия. Кадер киче кайчан була, ул нинди көн?

Җавап: 

Төгәл генә билгеле булмаса да, Рамазанның 27 нче кичәсе Кадер кичәсе буларак кабул ителгән.
Коръәне Кәримдә бу кичәнең фазыйләте турында аңлаткан бер сүрә бар. Бу «Кадер» сүрәседер. Аллаһы Тәгалә бу сүрәдә Коръәне Кәримнең Кадер кичәсен­дә иңдерелүе, бу кичәнең мең айдан да хәерлерәк бу­луы, таң атканчы сәламәт-тыныч булуы, фәрештәләр­нең һәм Рухның (Җәбраил) бу кичәне җир йөзенә иңүе турында бәян иткән. Бу караштан Кадер кичәсе — мөбарәк кичәләрнең иң бөегедер.
Бу кичә Аллаһның рәхмәте бик мул булган бер кичәдер. Көндез ихтыяҗы булганнарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, авыз ачканда фәкыйрь-фокраны ашатып-эчертергә, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Хәзрәти Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ка­дер кичәсендә Аллаһы Тәгалә Үзенә инанып һәм са­вабын Аннан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырган кешенең эшләгән гөнаһларын кичерер», — дигән (Бохари, Саләтут-Тәравих, II т., 253).
Рамазан аен ураза һәм бүтән гыйбадәтләр белән уз­дырган кешеләр өчен Кадер кичәсенең кыйммәте бул­ган кебек, ураза тотмаган һәм башка гыйбадәтләрне дә үтәмәгән кешеләр өчен дә кадере бар. Чөнки бу кичә — Аллаһның рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачыл­ган бер кичәдер һәм тәүбә итәргә теләгәннәр өчен бер форсаттыр. Бу кичә өчен махсус бер намаз тәгаенлән­мәгән. Ләкин мондый мөкатдәс кичәдә иң азында ике рәкәгать нәфилә намазы кылу яхшы.
Бу кичәдә гыйбадәт бик кадерле  булганга күрә, 2 рәкәгатьтән алып, 1000 рәкәгатькә кадәр намаз кылынырга мөмкин дип әйтелә. Ләкин 1000 рәкәгатьлек намазны кылырга мөмкин түгел икәнен һәркем белә. Чама белән 100 рәкәгать намаз кылу кирәктер дип исәплиләр. Бу вакытта һәр рәкәгатьтә «Фатыйха»дан соң «Әл-Кадр» сүрәсе («Иннә Әнзәлнә») һәм өч мәр­тәбә «Ихлас» сүрәсе («Кулһуаллаһ») укылырга тиеш.
Коръәне Кәрим бу кичәдә иңгәнгә күрә. Коръән уку бик саваплы.
Хәзрәти Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәзрәти Гайшәгә (р.г.) бу кичәдә уку өчен шушы доганы өйрәткән:
«Аллаһүммә иннәкә гафуввун тухибульгафвә фагъфу ганни».
(Әй Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөяр­сең, мине дә гафу ит) (Тирмизи, Дәгъвәт, хәдис 3513).


Сорау:

Copyright MyCorp © 2024
В верх страницы

В низ страницы