Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Календар

«  Апрель 2024  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Минем сайтымны бәяләгезче!
Барлык җаваплар: 5796

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 26.04.2024, 15:41
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Ризаэддин Фәхреддингә стела


Лениногорск районы Түбән Чыршылы (Чәшеле) авылында Ризаэддин Фәхреддингә стела ачылды

22 Май 2009,23:31

Роза Абзалова-Сәлманованың "Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабы тәкдим ителде, анда Ризаэддин Фәхреддин турында шактый кызыклы мәгълүматлар бар

(Казан, 22 май, "Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарның олугъ мәгърифәче галиме, тарихчы, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан бүген Лениногорск районы Түбән Чыршылы (элекке Чәшеле) авылында стела ачылды.

 

Хәзерге вакытта авылдагы урта мәктәп территориясе булган урында, элек мәдрәсә урнашкан төштән ерак түгел җирдәге шәкертләр яшәгән бина нигезендә, ак мәрмәрдән эшләнгән стелада "Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим Ризаэддин бине Фәхреддин 1869-1879 елларда укыган, 1879-1889 елда хәлфә булып эшләгән”, янәшәдә генә урнаштырылган ташка "Ризаэддин Фәхреддин белем алган һәм эшләгән мәдрәсәнең нигез ташы” дип уеп язылган. Стеланың рәсми ачылышында – кызыл тасманы кисүдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге рәисе урынбасары Рәмзия Галәметдинова белән Лениногорск шәһәре һәм районы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева, Р.Фәхреддин нәселеннән булган  яңа буын  вәкилләре Таһир Низамов һәм Фатыйма Дусаева катнашты.

 

Әлеге вакыйга уңаеннан шулай ук әдәбият галиме, археограф, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, ТР  Язучылар берлегенең Әлмәт төбәге бүлеге рәисе язучы Данил Салихов, Лениногорск районы ветераннар оешмасы рәисе Марс Исхаков, 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге әгъзалары, Казан мәктәпләре директорлары, укытучылар, татар яшьләре оешмасы вәкилләре, авыл халкы, укучы яшьләр  һ.б. килгән иде.

 

Тантанадан соң Ризаэддин Фәхреддиннең Түбән Чыршылы урта мәктәбендәге музеена укучылар мәктәп директоры Розалия Сафина җитәкчелегендә экскурсия оештырып, кунакларга мәгърифәтче галимнең тормышы һәм хезмәт юлы, аның 20 еллык гомере үткән әлеге авыл белән бәйләнеше хакында сөйләде, тупланган экспонатлар белән таныштырды. Аннары элеккеге педагог Роза Абзалова-Сәлманованың авыл Мәдәният йортында "Иманлы төбәк җәүһәрләре” дип исемләнгән китабы тәкдим ителде. Әлеге басмада Ризаэддин Фәхреддин турында шактый кызыклы мәгълүматлар бар.

 

Рәмзия Галәметдинова җитәкчелегендәге Казан делегациясе кайтыр юлга чыккач, Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музеена тукталды. Музей директоры Диләрә Гыймранова Р.Фәхреддиннең туган авылындагы мирасханәгә бөртекләп җыелган күп санлы кыйммәтле экспонатлар, аның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган истәлекләр хакында иркенләп сөйләде.      


Copyright MyCorp © 2024
В верх страницы

В низ страницы