Роза Абзалова-Сәлманованың бу китабы әлеге авылның үткәне, күренекле кешеләре, шулай ук Ризаэддин Фәхреддиннең нәсел тамырлары турында турында сөйли
(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Халкыбызның мәшһүр мәгърифәче галиме, тарихчы, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан, ул 10 ел буена сабак алган һәм шуның кадәр үк вакыт белем биргән авылда - Лениногорск районы Түбән Чыршылыда (борынгы исеме - Чәшеле) кичә стела ачылу тантанасыннан соң, авылның Мәдәният йортында китап туе үткәрелде.
Шушы төбәктә - күрше Югары Чыршылыда туып үсеп, озак еллар укытучы булып эшләгән һәм хәзерге вакытта иҗат эше белән шөгыльләнүче Роза Абзалова-Сәлманованың “Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабында (Казан: “Сүз” нәшрияты, 2008. – 272 б.) авыл тарихы, аның мәгърифәт учагы булган мәдрәсәнең э
...
Алга таба укырга