“Тәрбиясе җитешмәгән җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек,
тиешле тәрбия бирелмәгәндә –гүзәл кеше дә җитешмәс.”
Ризаэддин Фәхреддин.
Унөченче республикакүләм Ризаэтдин Фәхретдин укулары быел Мамадышның 3нче санлы урта мәктәбендә үткәрелде. Аңа республика районнарыннан дистәләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф бүлекләренең милли мәгариф һәм төбәк-ара хезмәттәшлек буенча методистлары килгән иде.
– Соңгы вакытларда ел саен гыйнвар ахырында һәм февраль башында җыелып, милли мәгариф юнәлешендә башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз. Ризаэтдин Фәхретдиннең әхлак тәрбиясе юнәлешендәге хезмәтләренең тормышка ашырылуын барлыйбыз. Ул, асылташ кебек, бик күп яктан ялтырап китә. Аны өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Быелгы укуларга да 300дән артык укытучы, катнашырга теләк белдереп, эшләрен җибәргәннәр иде. Монда чыгыш ясау өч
...
Алга таба укырга