Күренекле дин галиме, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан Әлмәт районы Кичүчат авылында мәдәни-гыйльми фестиваль булды. Галимнең туган ягына “Сәләт-Чаллы” җәйге аланында ял итүчеләр җыелды.
Аларга Кичүчат, Мәмәт, Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәп һәм Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучылары да бик теләп кушылды. Данлыклы Кичүчат җирлегендә узучы әлеге фестиваль Әлмәт районы башлыгы М.Салихов, "Татнефть" ААЖ җитәкчелеге, Кичүчат авылы имам-хатыйбы Мисхәт хәзрәт Садриев һәм башкаларның кайгыртучанлыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
14 августта фестивальне ачу тантанасында Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов үзенен хәер-фатихасын биреп, Р.Фәхреддиннең туган җирендә җыелу - галимебезне данлау, аның мирасын таныту дип билгеләп үтте. “Һәр
...
Алга таба укырга