Күренекле дин галиме, мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан уздырыла торган чаралар кысаларында“Сәләт-Чаллы” җәйге аланында ял итүчеләр галимнең туган ягы Әлмәт районы Кичүчат авылында мәдәни-гыйльми фестивальгә җыелдылар. Аларга Кичүчат, Мәмәт, Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәп һәм Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучылары да бик теләп кушылдылар. Данлыклы Кичүчат җирлегендә узучы әлеге фестивальнең Әлмәт районы башлыгы М.Салихов, "Татнефть" ААЖ җитәкчелеге, Кичүчат авылы имам-хатыйбы Мисхәт хәзрәт Садриев һәм башкаларның кайгыртучанлыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә узуын да билгеләп үтми мөмкин түгел.
14 августта фестивальне ачу тантанасында Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов үзенен хәер-фатихас
...
Алга таба укырга