Татар дөньясына танылган галим, педагог, журналист, мәгърифәтче Риза Фәхреддин исеме елдан – ел тирәнрәк үтеп керә бара. Дөньяның татарлар яшәгән барлык илләрендә дә аның хезмәтләренә игътибар арта, өйрәнелеп, тәрҗемә ителеп халыкка кайтарыла. 18-19 апрель көннәрендә Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә шәһәрнең 60 еллыгы, Татарстан нефте табылуга 70 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары кысаларында халыкара фәнни– гамәли конференция булып узды. ТР Мәгариф министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, дәүләт муниципаль хезмәт институты, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә уздырылган чара "Риза Фәхреддин иҗатында гуманитар фикер эволюциясе” дип аталган иде. Конференциядә Татарстанның барлык төбәкләреннән, Русия, Төркия, Голландиядән дә укытучылар, галимнәр, фән эшлеклеләре катнашты. Чара Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрованың сәламләү сүзе белән башланып китте. Әлеге чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән бүлек мөдире Данис Шакиров сәламләде. Ул җыенның ел саен уздырылып, озын гомерле булуын һәм халкыбызны берләштерүгә үз өлешен кертүен теләде. Пленар утырышта Төркиянең Мәрмәрә университетыннан тарих фәннәре докторы Исмаил Тюркоглу, Голландиянең Амстердам университетыннан Альфрид Бустанов, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты академигы Мирфатих Зәкиев һәм башка бик күп күренекле шәхесләр катнашты, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы сайты. |