Республикабызның Зәй шәһәрендә 27 нче гыйнвар көнне "Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” дигән темага багышланган IX республикакүләм педагогик укулар оештырылды. Укуларда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты, республиканың массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, Казан федераль университеты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты укытучылары, мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укыту-тәрбия эшләре буенча кураторлар, методистлар катнашты. Укуда катнашучылар Зәй муниципаль районы белем учрежденияләре педагогик коллективларының Р.Фәхреддин мирасын белем һәм тәрбия өлкәсендә куллану тәҗрибәләре белән таныштылар, мастер-класслар карадылар. Галим-мәгърифәтче Р.Фәхреддин хезмәтләрендә күтәрелгән проблемаларның бүгенгесе көндә дә бик актуаль икәнлеге һәм кулланылырга тиешлеге ассызыкланды. Районыбыз мәктәпләрендә дә укытучыларыбыз Р.Фәхреддин хезмәтләрен уңышлы кулланалар. |