6 нчы февраль көнне Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты Ризаэддин Фәхреддин исемендәге төбәк педагогик укулары оештырды.
Педагогик укуларның максаты, галимнең мирасын дөрес аңлап, мәктәпкәчә учреждениеләрдән алып барлык төр уку йортларында нәтиҗәле файдалану, "Укытучы елы”нда әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен югары күтәрү иде. Педагогик укуларда мәгариф һәм фән министрлыгыннан кунаклар, республикабызның тел һәм әдәбият галимнәре, республиканың мәгариф учреждениеләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм бик күп санлы кунаклар катнашты. Әлеге укуларда районыбызның Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Фатыйх кызы Дәүләтова һәм тарих укытучысы Илгизә Фоат кызы Габделхакова катнашты. Алар "Р.Фәхреддин хезмәтләрендә сәламәт яшәү рәвеше”, "Р.Фәхреддин мирасын гуманитар фәннәрне укытуда файдалану” дигән темаларга чыгыш ясадылар. Укытучыларның чыгышлары педагогик укулар алдыннан бастырылып чыккан җыентыкка да кертелгән. Укытучыларга уңышлар, киләчәктә дә шулай актив, иҗади эзләнүчән булып калуларын телибез. |