Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Календар

«  Февраль 2016  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
29

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Минем сайтымны бәяләгезче!
Барлык җаваплар: 5796

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 26.04.2024, 19:14
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Төп бит » 2016 » Февраль » 1 » Бала йөрәге–ак кәгазь
12:44
Бала йөрәге–ак кәгазь

 “Тәрбиясе җитешмәгән җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек,

тиешле тәрбия бирелмәгәндә –гүзәл кеше дә җитешмәс.”

 Ризаэддин Фәхреддин.

Унөченче республикакүләм Ризаэтдин Фәхретдин укулары быел Мамадышның 3нче санлы урта мәктәбендә үткәрелде. Аңа республика районнарыннан дистәләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф бүлекләренең милли мәгариф һәм төбәк-ара хезмәттәшлек буенча методистлары килгән иде.

– Соңгы вакытларда ел саен гыйнвар ахырында һәм февраль башында җыелып, милли мәгариф юнәлешендә башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз. Ризаэтдин Фәхретдиннең әхлак тәрбиясе юнәлешендәге хезмәтләренең тормышка ашырылуын барлыйбыз. Ул, асылташ кебек, бик күп яктан ялтырап китә. Аны өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Быелгы укуларга да 300дән артык укытучы, катнашырга теләк белдереп, эшләрен җибәргәннәр иде. Монда чыгыш ясау өчен яңа фикерләр булган эшләрне генә сайлап алдык, – диде Татарстан һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова.

Бүгенге фән-техника казанышлары тормыш-көнкүрешебезгә зур тизлек белән керә барган, компьютерлаштыру яшәеш рәвешебезне яулап алган заманда милли үзаңны саклау, милли тәрбия багланышларын яңарту аеруча мөһим. Кунаклар районыбызда бу юнәлештә гаять киң кырлы эшләр башкарылганын күрделәр.

3нче санлы мәктәпнең фойесында ук аларны Кече Кирмәннең “Сандугач“ халык уен кораллары фольклор ансамбле үзенең сокландыргыч моңнары белән каршы алды. Рус, керәшен, татар, мари, удмурт милләте вәкилләренең йолаларына, гореф-гадәтләренә, көнкүрешләренә багышланган стендлар, күргәзмәләр әзерләнгән иде. Алар белән районыбыз мәктәпләре мөгаллимнәре һәм укучылары таныштырды. Җырлап-биеп тә күрсәттеләр. “Ак калфак“ оешмасы ханымнары да мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтә урнаштырганнар. Укучы балалар татарның чәк-чәк, гөбәдия, пәрәмәч, катык, бәлеш, токмачлы аш, кыстыбый кебек милли ризыклары турында илһамланып һәм авыз суын китерерлек итеп сөйләделәр.

Муниципаль районыбыз башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Алена Смирнова кунакларга Мамадыш төбәге мәктәпләрендә милли тәрбия юнәлешендә башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Казан  федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, язучы Хатыйп Миннегулов:

– Сезнең җәмгыятьтәге вазыйфагыз бик зур. Авыр, кыен, мәшәкатьле булса да, хезмәтегез игелекле. Сез бит – тел, милләт мәсәьләләрен тормышка ашыручылар, рухи хәзинәне киләсе буыннарга җиткерүчеләр, – дип, мөгаллимнәргә югары бәясен биреп киткәннән соң: – Мин Ризаэддин Фәхреддинне үз хезмәтләремдә татарның Әбугалисинасы дип атдым. Кеше нинди булырга тиеш, дип сорасалар, үзенең әхлаклылыгы, тырышлыгы, тыйнаклыгы, кешеләргә мөнәсәбәте, хезмәтләре белән Ризаэддин әфәнде моның үрнәге булып тора. Бу укулар – халкыбызны, милләтебезне берләштерә торган бер олы чара, – дип тә өстәде.

Ризаэддин Фәхретддин – ХХ гасыр татар дөньясының иң күренекле шәхесләреннән берсе: әдәбиятчы да, журналист та, тарихчы да, җәмәгать эшлеклесе дә, унбиш ел чамасы мөфти дә булган кеше. Үзеннән соң бай әдәби һәм тәрбияви мирас калдырган.

Укуларның пленар өлешендә мәктәптә милли белем һәм тәрбия эшчәнлеге хакында 3нче санлы мәктәпнең югары квалификацион категорияле укытучысы Нәзилә Фәрхуллина, тәрбияне балалар бакчасыннан башларга кирәклеге хакында Мамадыштагы “Әкият“ балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Фирдания Зыятдинова чыгыш ясадылар. Аннан районыбыз мәктәпләре укытучылары Энҗе Шаһиева, Гөлнара Сафина, Миләүшә Нәҗипова, Лениза Фазлыева, Зөбәрҗәт Хәйбуллина осталык дәресләре; Рәмзия Мәгъфурова, Ринат Хәйруллин, Гөлзия Сәләхетдинова, Рузилә Нәкыйпова тәрбия сәгатьләре күрсәттеләр. Ахырдан дүрт секциядә укуларга килгән хезмәтләр тыңланды. Эшләре иң яхшылар дип сайлап алынган һәм укуларга чакырылган мөгаллимнәргә республика Мәгариф һәм фән министрлыгының сертификатлары тапшырылды.

Минневәрис Мингалиев тексты һәм фотосы.

Чыганак: Татарстан Язучылар Берлеге Сайты

Караулар: 465 | Өстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024