Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Календар

«  Февраль 2014  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Эзләү

Сурәтләр

Язмалар архивы

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Мондый тематик сайтлар кирәкме?
Барлык җаваплар: 1061

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 26.04.2024, 11:35
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Блог


Төп бит » 2014 » Февраль » 26 » Риза казый
00:01
Риза казый

Без тарихи үткәнебезне белми торып бүгенге яшәешебезне һәм киләчәге­безне күзаллый алмыйбыз. Чын тарих кына теге яки бу кавемнең ничек форма­лашуы хакында дөрес тәгълимат бирә ала. Ә безнең куренекле шәхесләребез чын тарихи дөреслекне гасырлар буена, ничек кенә авыр булмасын, һәртөрле кыенлыкларга карамастан, хәтта үзләренең гомерләре бәрабәренә, зур тырыш­лык белән язып калдырганнар.

Без үз тарихыбызның чын асылын, бүгенге көнебезне үткәннәре белән дө­рес чагылдыра алабыз икән, димәк, күренекле зыялы шәхесләребезгә бурычлы. Болгар һәм Казан ханлыгына караган Ягъкуб бине Ногман Касыйм шәех кебек элгәреге чор шәхесләреннән алып яңа дәвер мәгърифәтчеләребездән Габденнасыйр Курсави, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәржәни, Габ­делгалләм Фәезхановларның традицияләренә тугрылыклы булган хәлдә, үзенең тарихи хезмәтләрендә әлеге затлар турында һәм аларның эшләрен бугенге буын­га кадәр тәфсилләп язып калдыручы галим - Риза казый булыр. Халык теленә гади генә итеп Риза казый булып кереп киткән галимебез Ризаэддин Фәхреддиновтыр.

Ризаэддин Фәхреддиновның галим булып җитешүенең чишмә башы аның туган авылы Кичүчат белән бәйле. Ул Әлмәт районына кергән бу авылда Сәй­фетдин улы Фәхреддин белән Мәһубә Рәмкол кызы гаиләсендә беренче бала бу­лып 1859 елның яңа стиль белән 17 гыйнварында дөньяга килә. Кечкенә Риза башлангыч белемне әнисе Мәһубә укымышлы гаиләдә үскәнлектән, улы Ризага шактый иртә укырга-язарга өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Мәһубә абы­стайның әтисе Рәмкол бик күп кулъязма китаплар күчерү белән шөгыльләнгән. Мәһубә иренә 18 яшьтә кияүгә чыга. Кичүчатта мәктәп ача, балалар укыта. Фәхреддинның әтисе Сәйфетдин укымышлы рухани була. Җиде-сигез яшьләрендә Риза инде тирә-як авыллардагы зуррак мәдрәсәләргә йөреп укый. Иң күп укыган җире Түбән Чыршылы авылында була. Биредә Риза ун ел буе дәрес тыңлый. Уку дәверендә үк инде ул китаплар кучерү белән мавыга, дин, шәригать нигезләрен үзләштерә, гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә.

Риза мәдрәсә шәкерте чагында ук инде заманның атаклы галиме Шиһап Мәрҗәни белән очрашу бәхетенә ирешә. Белеме артып, дөньяга карашы кинәйгәч, Риза үзе күчергән китаплар хакында: «Нинди хыяллар белән мин боларны язып утырганмын икән?» - дип искә ала торган булган. Ризаэддин Фәхреддиның телләр һәм дини кануннарны өйрәнү белән бергә, аз-азлап иҗади эзләнүләргә атаклы мәгърифәтче Шиһап Мәрҗәни хезмәтләре, аның фәлсәфәсе һәм алдынгы тирән фикерләре сәбәп булуы бәхәссез. Мәдрәсәне төгәлләгәч ул укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар кулланып шәкертләргә дөньяви фәннәр дә укыта. Ул укы­тучылык эшендә дә укучыларга яңа нигезләрен үзләштерү алымнарының үзенә генә хас яңа методикасын эшли, аны гамәли дәреслек итеп яза. Татар халкы та­рихына һәм әдәбиятына бәйле төрле истәлекләрне җыя һәм китап хәленә ките­реп яза. Мәдрәсәне тәмамлагач ул остазы Шиһап Мәрҗанине күреп кайта, тагын да аның шифалы йогынтысына тиенә. Ул елларда аның "Китабе мокатдимә",

"Әт-төхфәтел-әнисия", "Китабет-тәсрыйф", "Әт-тәхрирел-мосфа", "Китабел-игътибар" китаплары нәшер ителә. "Китабе Мөкатдимә" мирас булу мәсьәләләрен яктырта, "Әт-төхфәтел-әнисия" - татар теле буенча хезмәт, "Китабет-тәсрыйф" - гарәп теле грамматикасы, "Әт-тәхрирел-мосфа" - тәрбия һәм әхлак хакында.

1887 елда Ризаэддин Фәхреддин имамлыкка имтихан тапшыра. Түбән Чыршылыда хәлфә булып бераз эшләгәч, аны хәзерге Азнакай районының Ил­бәк авылына 1889 елны икенче мәхәллә имамы итеп чакыралар. Биредә ул тирән белемле, имамлык хезмәтендә ихлас гадел кеше булуы белән танылып өлгерә. Моны истә тотып, дин эшләре идарәсе Диния нәзарәтендә аңа казыйлык дәрәҗә­се тәкъдим итәләр.

1891 елны Ризаэддин Фәхреддин улы Уфага күчеп килә. Дини казыйлык эше Ризаэддинга өлкән дәрәҗә, мул тормыш кына алып килми, авыл шартларын­да җитешкән яшь галимгә көтелмәгән гыйлем алу мөмкинлекләре дә ачыла. Бар­ча җыелма кулъязма, иске басма китаплар, төрле төрки, мөселман илләреннән килгән яңа әсәрләр, газета-журналлар - барысы да Риза казый карамагында була. Алардан Риза тиешенчә файдалана, биредәге архивны да җентекләп өйрәнә, аны тәртипкә сала, төрле тарихи документлар белән таныша, алардан күчермәләр ала. Биредә Риза казый дини карьерасын үзгәртмәгән хәлдә кискен рәвештә та­рих фәненә таба борылыш ясый. Нәзарәт китапханәсе хәзинәләре ярдәмендә та­тар мәдәниятенең әһәмиятле фактларын чагылдырган һәм мәгърифәтчелек ру­хында язылган «Сәлимә» һәм «Әсма» повестьларын, «Асарь» («Әзләр») исемле био-библиографик китабын яза башлый. «Асарь»ның 1 нче томында шундый юлларны укырга була: «Гыйлемсез милләт булмас вә алга китмәс, баеган милләт ярлы халдә гыйлем тәхсил итә алмас».

Риза казый педагогия өлкәсенә караган һәм югары әхлакый тәрбия бирә алырлык «Тәрбияви бала», «Тәрбияви ана», «Тәрбияви ата», «Нәсихәт», «Шә­кертлек әдәбе», «Әдәби тәгълим», «Мәшһур хатыннар», «Исмәгыйль сәяхәте», «Ибн Рошд», «Мотагала», «Коръән вә тәбакать» исемле китаплар язып, зур дәрәжәле шәхескә әверелә. «Асарь»да татар халкының иҗтимагый һәм милли үзаңы барлыкка килүгә зур йогынты ясаган һәм бүген дә әһәмиятен югалтмаган хезмәтләр язылган. Ике томны тәшкил иткән бу китап Шиһап Мәржәнинең мәшһүр китабы «Вафиййәтеләслаф» үрнәгендә язылган.

Ризаэддин Фәхреддин 1905 елны Уфадан Оренбург шәһәренә күчә. Бирегә ул бертуган Рәмиевлар чакыруы буенча килә, журнал чыгаруга мөнәсәбәтле рә­вештә үзенең дәрәҗәле урынын ташлап, руханилыктан дөньявилыкка зур адым ясый. Инде җитлеккән галим буларак аның бу чорда 60 лап китабы басылган була. Фәнни һәм укытучылык эше буенча ул Оренбургта да шөгыльләнә. Биредә ул атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли, «Шура» журналына нәшерлек һәм мөхәррирлек итә. Журнал битләре һәрвакыт аның язмалары белән тулыланып бара. Бу журнал айга ике тапкыр 34 битле булып чыга. Ун ел буена (1908-1918) барлыгы 240 сан дөнья күрә. «Шура» журналында аның җиде йөзгә якын төрле жанрда иҗат ителгән мәкаләләре басылып чыга. Бу журналда Риза әдип буларак та зур күләмле әсәрләр иҗат итә. Галимнәр Җамал Вәлиди, Габдрахман Сәгъди­ләр «Шура» журналының эчтәлеге хакында, шулай ук журналның укучылар арасында популярлыгы турында үзләренең фикерләрен журнал аша белдерәләр.

Журналга ахуннар, миллионерлар, авылдагы хәлфәләр, төрле катлам кешеләр бик теләп язышалар.

Ризаэддин Фәхреддин күп кенә мәкаләләрен «Морад», «Гафил бине Габ­дулла» псевдонимнарын куеп яза. Журнал төрле милләт вәкилләре тормышына һәм әдәбиятына киң урын бирә. Журналның баштагы саннарыннан ук «Рус әдә­бияты» дигән бүлек ачылып, Толстой, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Чехов һәм Горький кебек рус әдәбияты классиклары пропагандалана. Чуваш этнографиясе һәм фольклорына да кин урын бирелә. Анда шулай ук «Латышлар һәм эстоннар безнен арада» дигән мәкаләләр азчылык милләтләргә карата хөрмәт белән карауның бер үрнәге буларак билгеле фактлар.

Мәшһүр кешеләр, татарның атаклы галимнәре, дин эшлекләре, каләм ос­талары, шулай ук шәрык доньясының классиклары турында кызыклы һәм бай мәгълүматлар журнал битләрендә өзлексез тасвирланып бара. Хөсәен Фэезхановның Мәрҗанигә язган хатлары, мәктәп-мәдрәсәләрне яңача укытуга үзгәртеп коруга багышланган проектлары Р. Фәхреддинов тырышлыгы белән «Шура»да дөнья күрә.

Журнал шәрык мәгърифәтчеләре белән генә чикләнми, Европа илләренең танылган материалист-философлары турында кызыклы фикерләрен язып чыгып, татар жәмәгатьчелегенең дөньяга карашын баету һәм ачу ягыннан чиксез әһәмиятле язмалар биреп килә. Шулардан Декарт, Спиноза, Бэкон турындагыларын әйтеп китү бик урынлы. Мондый тирән эчтәлекле язмаларның бирелеп килүе журналның да, анын мөхәрриренең дә милли мәсьәләләрдә киң карашлы булуын белдерә. Р. Фәхреддинов жаны-тәне белән чын күнелдән фәнни ачы­лышларны анларга һәм шуларны халыкка аңлатырга тырышып яши. Мәгърифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реа­листик карашлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау, үстерү нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу бик зур иде.

Фәлсәфи карашлы галим буларак, Р. Фәхреддинов акыл үсешен тәҗрибәгә бәйләп карый һәм күренешнең асылында сәбәп һәм закончалыкны күрергә ты­рыша.

Оренбург тормышы Р. Фәхриддиновнын галим булып житлегүенең иң югары ноктасы. Бу елларда 50 исемдә барлыгы 147 китабы басыла, 100 томга якын кулъязма хезмәтләре була. Тик күп кулъязмалары эзсез кала. Югалу сәбә­пләрен Р. Фәхреддинов үзенең бер язмасында болай тасвирлый: «Оренбург шәһәрендә вакытымда 1911 елнын 12 февралендә төнлә белән жандарм һәм по­лиция чиновниклары килеп тентү ясадылар. Үзеңне алып китеп төрмәгә салуга хакымыз булса да, бу сәгатьтә калдырып тормагыз, диделәр. Һәртөрле кулъяз­маларны, хатларны, басылмаган әсәрләремне, «Шура» өчен әзерләгән мәкаләләремне ящикларга тутырып, ломовой ямщик берлә алып киттеләр»,-ди.

Галим үзенең гаҗәп күпкырлы эшчәнлеген фәннең бик күп тармаклары аша чагылдыра. Аның киң колачлы галим икәнлегенә хәйран калып гажәпләнәсең. Фәлсәфә, тарих, педагогика, әдәбият, сәнгать, тел белеме, дин белеме, ме­дицина, эпитафия, нумизматика, ислам тәгълиматы, гинекология, археография, археология, этнография, география, юриспруденция, астрономия, халык иҗаты һәм башка фәннәр белән кызыксына, алар буенча күп язма мирас калдыра .

Р. Фәхреддинов туган теленнән тыш гарәп, фарсы, төрек һәм урыс телләре яхшы белгән. Петербургтагы шәрык белгечләре галимнәре белән ул тыгыз элемтәдә торган, алар белән даими хәбәрләшеп яшәгән. Профессор Җамалетдин Эл-Эфгани, академиклар Самойлович, Бартольд, Крачковский һәм чит ил галимнәре белән хезмәттәшлек иткән. Канада, Япония, Испания, Кытай, Франция, АКШ, Германия галимнәре белән язышып элемтәдә торган, моның өчен ул хәтта эзәрлекләүләргә дә дучар булган.

1917 елның язында Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнары Ко­рылтаенда Р. Фәхреддинов мөфти булып сайлана. Бу юлы ул бу эшкә теләп бармаса да, 1918 елны Оренбургны калдырып кабат Уфага күчеп килә. Биредә дә ул тарихи һәм әдәби әсәрләр язуын дәвам итә. Бу дәвердә нәзарәттәге күп тарихи чыганакларны өйрәнеп, «Болгар дәвере» дигән зур күләмле тарихи хезмәт өстендә дә эшләвен яңадан кузгатып җибәрә.

Бу чорларда Р. Фәхреддинов бик кысынкы тормышта яши. Гомеренең, соңгы дәвере матди ярлылыкта үтә. Аның көндәлек ризык табу да җитди проблемага әйләнгән вакытлары була. Репрессия жилләре аны да читләтеп үтми, аңа төрле-төрле зур салымнар түләргә туры килә. Балалары, кияүләре репрессия корбаннары була. Шуңа карамастан Диния нәзарәтенә төрле җирләрдән архив Материалларын сатып алырга килүчеләргә кискен каршы төшә. Бер кабымлык ризыгы булмаса да, андагы язмаларга тидертми. Бу елларга хас тагын бер ха­рактерлы штрих өстисе килә. В. Фәхреддиновка Вена Фәннәр академиясеннән зур байлык вәгъдә итсәләр дә, ул аларга бер китап та сатмый, бары Шәрыкне өйрәнүче күренекле галим, академик Самойловичның үтенүе буенча кулъязма­ларның бер өлешен Петербургтагы Шарекъ институты архивына тапшыра.

Ризаэддин Фәхреддиновның замандашлары аңа зур хөрмәт белән караган­нар. Мифтахетдин Акмулла аны: «Хөрмәтле Ризаэддин - бер камил зат»,- дип зурлаган. Аның белән М. Горький да кызыксына. Ул рус телендә чыгарырга уй­лаган «Татар әдәбияты» җыентыгына Р.Фәхреддиновның да биографиясен һәм эшчәнлеге турындагы мәгълүматны урнаштыру кирәклеген әйтә. Г.Тукай аның каләменең көченә, язу стиленең матурлыгына игътибар итә. Ул 1912 елны «Ялт-Йолт»журналы мөхәррире Әхмәт Урманчеевка язган хатында: «Риза казый «Әсма», «Сәлимә» кебек китаплары белән язу көченең матурлыгын һәм камил­леген курсәткән садә һәм гүзәл язучыдыр», - дигән.

Гаделлек принципларына корылган жәмгыятьтәге үзгәртеп коруларны Р. Фәхреддинов халыкны тәрбияләүдә күрә. Хезмәтенең бөтен өлкәләрендә һәм тармакларында ул галим-мәгрифәтче һәм халык мәгарифе тарафдары иде. Ис­лам белгече буларак аның даны Россия шәрегында гына түгел, бөтен дөньяга та­рала. Теология гыйлеме өлкәсендәге хезмәтләре — «Гаканд» (гарәп грамматика­сы), «Мөхәммәт» (1909), «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» (1914), «Жәвамигул кәлим шәрхе» (1916). «Жәвәмигул кәлим шәрхе» үзенең эчтәлеге белән искиткеч бай, аның кайбер кагыйдәләре безнең, бүгенге көнгә дә аваздаш: «Без бу көнгә кадәр кадерсез вә халык каршында игътибарсыз бер милләт булып яшәгән бул­сак, монын сәбәбе динебез түгел, бәлки үзебез идек. Без игътибарсыз, гыйлемсез вә мәгърифәтсез, һөнәрсез, сәнәгатьсез бер кавем булдык. Үзен кызганмаган кешене башкалар кызганмассызлыгы вә үзләре тырышмаган халыкларга Аллаһы тәгалә тарафыннан байлык, дәрәҗә һәм кадер бүләк ителмәслеге мәгълүм. Дөньяда маңгай тире агызып вә кул көче сарыф кылынып табылган икмәк кадәр ләззәтле икмәк булмас», - дип яза. Күрәсез, килер буыннан өчен эчке бер дәрт, зур илһам белән нинди зур рәхмәт калдырган галим. Ифрат кыйммәтле бу фәлсәфи хезмәттә галим-философ бик күп җитди дини-иҗтимагый, әхлакый, педагогик мөһим мәсьәләләрне күтәрә. «Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләр­гә, һөнәр һәм сәнәгать тугрылыгында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга ти­ешле. Җәннәт агачлары халыкларнын аяк астында уралып йөриләр, шунларга абына вә сөртенәләр, ләкин шуны күрмиләр, бик ерак җирләргә барып, шәм ян­дырып эзлиләр, ләкин таба алмыйлар», - дип язып, мәгърифәтче Каюм Насыйри кебек, Р. Фәхреддин дә халык мәнфәгатьләре өчен көрәшүче кыю, батыр җәмә­гать эшлеклесе буларак чын шәхес тәрбияләү бурычын куя. Балаларны дөрес тәрбия кылу - ата-аналарның изге бурычы икәнен әйтү белән бергә, җәмәгать эше икәнен дә кат-кат искәртеп үтә: «Балаларны изге итү юлы ничек? Изге ба­лалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчендә җитешәләр. Аның юлы исә яшь вакыттан башлап тәрбия итү. Бу эш ата-ана өстендә иң олуг бурыч. Балалар һәртөрле язу язылырга тиеш булган ак кәгазь вә яки һәртөрле нәрсәнең сурәте күрелергә мөмкин булган көзгеләрдер. Шуның өчен мөмкин кадәр яхшы язу, язылу вә мәргуб рәсемнәр төшерелү лязим».

Р. Фәхреддинов бу хезмәтендә милли традицияләрне саклау, аларга бәрә­кәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыруны да әйтеп үтә. Тарихи үткәнгә боры­лып карау, дини-мәдәни жәүһәрләрне сакларга омтылу, галим карашынча, алга, киләчәккә омтылу шикелле, жәмгыять үсеше өчен бик кирәкле нәрсә. «Җәвамигул кәлим»дә тирән мәгънәле фәлсәфи хөкем йөртүләр еш очрый: «Дөньяда иң, кирәкле гыйлемнәрнең берсе - кеше тану гыйлемедер». «Дөньяда тору белү - зур һөнәр». «Гакыллы кеше аз сүздән күп мәгънә алыр». «Кеше сугу вә халык берлә булышу әхлаксыз вә мөһмәл адәмләр эшедер. Мондый эш берле шөгыльләнмә вә вакытыңны әрәм итмә, үз кыйммәтеңне төшермә». «Ахмаклык - дәвасы та­былмый торган хасталыклардан икәнлеге мәгълүм». «Мал булыр да, бетәр дә, әмма кеше хакы бетмәс, киләчәктә моның хисабы соралыр». «Картлыктан башка һәр хасталыкның кулынна дәвасы бар».

Р. Фәхреддиннең, һичшиксез, колач житмәслек хезмәтләре галимнәребезгә алар өстендә эшләү өчен зур бурычны йөкли. Аларны халыкка җиткерү бер га­лим кулыннан гына килә торган эш түгел.

Татарстан китап нәшрияты 1993 елда галимнең «Болгар вә Казан төреклә­ре» дигән күләмле китабын бастырып чыгарды. Аны чыгаруда галим Әнвәр Хәйри зур көч куйган. Китап киң катлам укучыларга анлаешлы итеп әзерләнгән. Әмма бу әле Р. Фәхреддин хезмәтләренең диңгездән бер тамчысы гына.

Анын язма мирасын барлау эшенә беренче булып галим Мөхәммәт Гай-нуллин алына. Ул татар әдипләре турындагы гыйльми хезмәтендә Р. Фәхреддин турында күләмле генә мәкалә яза, аңа карата үзенең киң карашлы фикерләрен белдерә.

Шулай ук галим Миркасыйм Госманов та Р. Фәхреддин турында бик күп яңа язмалар белән чыга. М. Госманов, Р. Фәхреддин архивын барлау буенча шактый гына тарих тузаннарын кагып, галим турында тәфсилләп язучы бүгенге көн зыялы затларыбызның берсе. Галимнәр Әнвар Хәйри белән Марсель Әхматҗановлар да аның язма мирасын халыкка җиткерү буенча бүгенге көндә олы хезмәт куялар. Алар бүген дә фәнни эштә төпкә җигелеп тартучы мөхтәрәм шә­хесләребез. Р. Фәхреддиновның күп томлы «Асарь» дигән хезмәтендә борынгы Болгар чорыннан алып XX йөз башына кадәр булган шәхесләребез хакында мәгълүмат бирелә. Бу хезмәтен иҗат иткәндә галим гаять күп чыганаклардан файдаланган. Ул аларның барысын да билгеле бер тәртипкә салып, туплап калдыра.

Р. Фәхреддиновның матбугатта басылган күпсанлы хезмәтләреннән тыш тагын 40 томлык басылмаган, зур фәнни әһәмияткә ия булган кулъязмалары бар. Шулай ук тагын теге яки бу сәбәп белән аерым кулларга укып торырга бирелгән күп кенә язмалары да билгеле. Кулъязмаларның 24 томы Башкортстан Фәннәр архивында саклана. Хәзер галимнең күп язма мирасы мәркәзебез Казанда Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана. Әлеге юллар­ның авторына бу кулъязма хезмәтләр белән якыннан танышырга насыйп булды. Шушы институтта миңа галимнең кулъязмалары белән мәшһүр "Шура" журналы төпләнмәләре белән дә танышып чыгу мөмкинлеге туды. Кулъязмалар арасында исемнәре киң катлау халыкка билгесез булган төрле әдипләрнең әсәрләре дә очрый. "Асарь"ның матбугатта басылмаган томнарында Гали Чокрый, Акмулла, Дәрдемәнд һәм башка милли шәхесләребезнең хатлары, ис­тәлекләре, иҗади эшчәнлекләре һәм тормышлары яктыртылган хезмәтләр урын алган. Тарих фәнен яхшы белгән галим буларак, Р. Фәхреддин борынгы язулы тәнкәләр, кабер ташларыннан күчереп алынган язмаларны җентекләп өйрәнеп, борынгы Болгар чорындагы галимнәрнең әсәрләрен укып, үзе дә зур күләмле тарихи хезмәтләр яза. Ул шәкерт чагында ук борынгы Болгар чоры галимнәре­нең исемнәрен ачыклап, теркәп бара. Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләренең, Диния нәзаретенең кыскача тарихын яза. Рухи остазы Ш. Мәрҗәни әсәрләрен ныклап өйрәнеп, аларның күчермәләрен үзендә булдыра. Күренекле гарәп сәяхәтчесе, борынгы Болгар дәүләтенә килгән Ибн Фадланның юлъязмаларын Р. Фәхреддинов беренче булып гарәп теленнән татарча тәрҗемә итеп, тарихи үткәнебезне ачыклауда зур өлеш кертә.

Галим, гаять күп чыганаклардан өйрәнеп, безнең тарихыбыз өчен зур әһәмияткә ия булган «Болгар тарихы» дигән күләмле хезмәтен яза. «Асарь»ның «Юаныч» дип исемләнгән бүлеге аеруча кызыклы. Мондый язмаларны тудыру өчен фән батыры булырга кирәктер. Аларның кайбер тематик исемнәрен генә атап китү дә җитәдер: тормыш-көнкүреш, тәрбия, әхлак, гаилә, никах, дуслык, дошманлык, сугыш, тынычлык, хөкүмәт һәм хакимиятләр, дәүләт эшлекләре, борынгы ислам хөкүмәтләренең тәхет, мәркәз шәһәрләре исемлеге, хөкем эшлә­ре, коллык, хөррият, ислам сәяхәтнамәләре, төрле җырлар, шигырьләр, туй, ку­нак булу, кунак итү һәм аларның әдәпләре, ашау-эчү әдәпләре, тәмәкенең һәм аракының зарары, бозык һәм яман холыклар, милләт, фәлсәфи һәм аның тарихы, галимнәрнең тәрҗемә хәле турында әсәрләр, һава, кояш, дин турында, шималь төркиләрендә гыйлем тәхсил итү рәвеше, хатирә дәфтәрләре, төрле хикәятләр, кабер ташы язулары турында, дөнья һәм дөньяви багланышлар.

Болгар тарихы турында язмалары, безнең ерак бабаларыбыз һәм дәүләт-челегебез ничек барлыкка килүе, чукындыру сәясәтеннән ничек җәбер-золым күрүе турындагы хезмәтләре бүгенгене һәм киләчәкне күзалларга мөмкинлекләр ача. «Шималь төрекләре» дигән бүлектә ул болай дип яза: «Бу дөньяда урыс ка­веме кадәр вәхши вә әхлаксыз, залим вә шәфкатьсез бер кавем булмаса кирәк. Боларны тәгриф (анлату) итәргә телләрнең вә каләмнәрнең көчләре җитәчәк түгел. Үзләренә яраклы юллар ачылу вә яраклы кораллар төзелү сәбәбеннән бу эш җәннәт әһеленә генә насыйп булса булыр. Болар, ягъни Болгар төркиләре урысларга вә үзләренә карата башка милләтләр тарафыннан мөгамәләләрен истәлекле вакыйгага охшатып аңлатсалар аңлатырлар. Урыслар Казан вә ана тәбигъ булган өлкәләрне алганнан соң, әһле ислам сахраларга, урман араларына качты вә бәгзе берләре Дагтанга, хәтта Дагстаннан да үтеп Төркиягә китеп таралды».

Р. Фәхреддинов үзенең бер язмасында фән аксакалы Ш. Мэрҗани белән очрашуы турында яза. Ш. Мәрҗани үзенә лаеклы алмаш булганлыгына ыша­нып, Р. Фәхреддиновка хәер-фатихасын, изге теләкләрен юллый. Галимнең Ка­занда яшәүче кызы Әсма Шәрәф әйтүе буенча (шулай ук аның бертуган энесе Салих Фәхреддиновтан да үз вакытында ишетү насыйп булды) Р. Фәхреддинов шәхес буларак бик гади кеше булган. Урта буйлы, чандыр, жыйнак гәүдәле, ка­ра-кучкыл йөзле, гадәти кыяфәтле булып, урта хәлле авыл агайлары кияргә яраткан кырпулы бүреге, камзулы, кара бәрхет кәләпуше, җиләне табигый гади­лекне белгертеп торса да, ул асылда киң карашлы, тирән фикерле кеше булуы белән аерылган. Көндәлек тормышында ул узен бик гади тоткан, затлы кием-салым белән бер дә мавыкмаган, әмма туганнарының, балаларының Европача киенүенә каршы килмәгән. Дин әһелләренең гел әзерлекләп торуына карамастан, балаларын гимназияләрдә укыткан, төрле кичәләргә барырга рөхсәт иткән. Кешеләр белән мөгамәләдә үтә йомшак, тавышын күтәреп бәхәсләшмәс, кычкыру-җикеренүне белмәс, кызмас. Фикер һәм идеяләр белән мавыгып яшәр­гә, китап, мәкаләләр язарга һәм күчерергә, сүз көрәштерергә, гыйлемлелек тема­сына бәхәсләр куертырга яраткан. Бу темаларны ул озак дәвам итәргә сәләтле булган. Бәхәс һәм полемика ул узенең тактын, әдәбен югалтмыйча, үзе тугры дип тапкан позициясендә нык тора алган.

Р. Фәхреддиновнын шәхесенә карата җәмәгатьчелегендә ихтирамлы ка­рашның нык урнашуы, аның югары фәлсәфи этикага ия булуы һәм тышкы кыя­фәтендә зыялы затларга гына хас хәрәкәтләрен дә исәпкә алырга кирәктер. Туган авылы Кичучатка кайткан вакытларында авыл җәмәгатьчелеге аны каршы алыр­га басу капкасын чыгып, ул авылга якынлашканда өлкәннәр тәкъбир әйтеп кар­шылый торган булганнар. Бу юлларның авторына да авылның өлкән кешеләре һәм аны каршылауда катнашкан бабайларның сөйләгәннәрен ишетергә насыйп булды. Авылдашлары соравы буенча Р.Фәхреддинов үзенең хаҗ сәфәре турын­дагы тәэсирләрен калын гына бер дәфтәргә язып биргән. Бу дәфтәр кулдан-кулга йөреп укылган. Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә җыелышып укулар оешты­рылган. Бу дәфтәрдәге юлъязманы укып хозурланганнарын миңа да күрергә һәм дәфтәрне тотып карарга туры килгәне булды. Кызганыч, әлеге хатирәләр язмасы билгесез сәбәпләр аркасында әзсез югала.

Р. Фәхреддинов мөһим мәсъәләрне хәл иткәндә тарихилык принцибы белән гамәл итәргә тырыша. Ул Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов традицияләрен дәвам иттереп, татар тарихи фикерендә болгарчылык теориясен алга сөрүчеләрнең берсе булды. Бу юнәлештә тарихи белемебезне яңа мәгълүматлар һәм фикерлер белән баетты, Казан татарлары монгол яулап алучалары нәселеннән дигән та­мырдан ялгыш карашны кискен рәвештә кире какты. Р.Фәхреддинов Идел һәм Урал буе татарлары белән бәйләнешле рәвештә тарихлы Чынгыз яулап алучы­ларына тагылып йөртелә торган илбасар «татарлар» белән бернинди этник ур­таклык юклыгын исбатлап яза.

Галимнең тарих фәне каршына таләбе - киң катлау халыкның узганын өйрәнү. Р Фәхреддиновның татарча язылган ориенталистик хезмәтләрендәге ачыш һәм табышларын кыскача карап чыгу өчен генә дә зур мәкалә язарга туры килер иде. Ул шәрекъ дөньясындагы иҗтимагый фикер, фән һәм әдәбиятларның үсешенә зур йогынты ясаган материалист философлардан Ибне Рошд, Ибне Халдун, шагыйрь һәм язучылардан Әл-Мәгарри, Әл-Мөкафарэгъ, Якут Хавами, Эл- Мәкъризи, Зөмәхшәри, Фәхретдин Әл-Рази, Ибне Тәймия, Бируни, Гомер Хәйям, Ибне Сина, атаклы сәяхәтчеләрдән Ибне Батутта, Ибне Фадлан, Ибне Гарәбшаһ, Ибне Хәлләкян, теолог һәм дини эшлеклеләрдән Мөххәмәд, Әбубә-кер, имам Газәли, Гали, Гомәр, Госман, Мотәнәбби, Сәнуси,Мәһди һәм башка бик күпләр турында бай тарихи мирас калдырды.

Гарәпләрнең Гомере булган фикер иясе, сукыр шагыйрь Әл-Мәгарри ту­рында Европада һәм Россиядә галимнәр бик соң гына беләләр һәм моңа үзләре үк гаҗәпкә калалар. Әл-Мәгарри турында урыста беренче фәнни хезмәт бары со­вет чорында гына дөнья күрә. Р.Фәхреддинов анын хакында октябрь инкыйла­бына кадәр ук инде язып чыга.

Халыклар төрмәсе булган совет чорында галим зур эзәрлекләүләргә һәм кимсетелүләргә дучар була. Әмма шуңа да карамастан, бер үк вакытта Диния нә­зарәтендә мөфти булып торса да, каләмен ташламаган, язуын дәвам иттергән.

Туган халкы алдында торган бурычын ана гыйльми хезмәт итү дип таны­ган гуманист акыл иясенә рәсми дәрәҗәләр дә, күрелгән җәбер-золымнар да кайчан да булса бер узып китәчәк дөнья ваклаклары булып каны тоелган.

Ачлы-туклы килеш туктамыйча, иҗат итүе аның сәламәтлеген нык какша­та. 1933-34 елларда ул кыенлыклар кичерә. Уй-фикерләрен теркәп бару өчен еш кына аның язарга кәгазе дә житмәгән. Галим үз язмаларын күп вакыт төрле жирдән җыйган кәгазьләргә язып барган.

Аның искитерлек нык имамлы, ихтыяр көченә ия булуы мондый шартлар­да да рухына хөрлек, намусына пакьлек китергән. Үз чорының кайбер икейөзле руханилары кебек бер телем икмәк бәрабәренә бер иманнан икенчесенә түнеп, аннан кабат кайтып йөрмәгән. Хакимият башлыкларына ялынып, аларга яраклашып, ялагайланып, башкаларны каралту хисабына яшәргә дә омтылма­ган. Гомумән, тормышта җиңел юллар эзләү аның өчен хас нәрсә булмаган. Ул иң киеренке вакытларда да үз-үзенә хыянәт итмәгән, асыл йөзен саклап калган.

Гадәттә дин әһелләре күрсәткән хезмәтләре өчен сәдака сыйфатында файда күрәләр. Әмма Р. Фәхреддинов алардан аермалы буларак, дин тотучыларда сәдака алмаган төрле догаларны, ясин чыгуларны, җеназа һәм хөтбәләрне буш­лай укыган. Ул үзенең бу чоры турында болай яза: «Ризык турысында авыр хәлләр үткәрдек. Чәй урынына кайнаган су эчеп тору, бал вә шикәр, сөт вә май, ит шулпасы кебек нигъмәтләрне ашамыйча да көн үткәрә алсак та, ипи ашамый то­ру мөмкин булмады. Хокуксыз булганлымыздан азык сатыла торган кибетләр­нең ишекләре безнең өчен ябык иде. Шул сәбәптән табыш алып сатучылар ку­лыннан ипи һәм арыш оны кебек ризыкларны кыйммәт хаклар белән алырга мәҗбүр булдык. Аның өстенә 1934 елның февралендә көчемез җитмәслек дәрә­җәдә өстемезгә налог төште. Төрле урыннарга шикаять итеп йөрсәк тә, чыгым артудан башка файда күрелмәде».

Ризаэддин Фәхреддинов бу чорда да гел үлем генә көтеп яшәмәгән, үлемне җиңәр өчен эшләгәндә эшләгән. Шундый төрмәгә хас шартларда яшәсә дә, иҗат итүдән, фәнгә, халыкка хезмәт итүдән туктамаган. Большевизмнын, деспотик идарәсенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә безнең илдә кеше дигән затның, бигрәк тә зыялыларның, фикер ияләренең иҗат кешеләренең тәмам кадерсезләнүен, хур ителүен, түбәнгә төшерелүен ул үз заманында ук тирән күреп алган һәм үз жилкәсендә татыган. Әмма «Риза казый», ягъни халкыбызның сөекле улы, аның өчен гомеренең һәр мизгелен багышлаган якташыбыз Ризаэддин Фәхреддинов, әйткә­немчә, халкына, туган җиренә тугрылыклы калган, кайбер замандашлары кебек халкын һәм илен сатмаган. Менә кем булган ул халык телендә олуг хөрмәт белән «Риза казый» дип йөртелгән хөрмәтле акыл иябез. Без бүген аны галим, журна­лист, әдип, филолог, тарихчы, археограф, публицист, педагог, тәрбияче, мора-лист, философ, рухани, ислам белгече һәм киң җәмәгать белгече буларак белә­без.

Ризаэддин Фәхреддинов 1936 елнын 12 апрелендә (тагын апрель! Куп шә­хесләрне алып китте бу ай) дөньядан ахирәткә күчә. Аңа 77 яшь була. Үзенең ва­сыяте буенча Уфа шәһәрендә татар зиратында җирләнә.

Караулар: 1308 | Өстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024