Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Календар

«  Февраль 2014  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Эзләү

Сурәтләр

Язмалар архивы

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Сайтның файдасы булдымы?
Барлык җаваплар: 1079

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 26.04.2024, 21:18
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Блог


Төп бит » 2014 » Февраль » 26 » Дин галиме Ризаэддин бине Фәхреддин
00:13
Дин галиме Ризаэддин бине Фәхреддин
  Ризаэддин бине Фәхреддин XIX  гасыр азагы – XX гасыр башының бөек әдибе, тарихчысы гына түгел, бәлки мәшһүр дин галиме дә. Кичүчат мәдрәсәсеннән алып, соңгы көннәренә хәтле аның бар тормышы дин белән бәйле. Ризаэддин Фәхреддин динне кызыксынып, фән буларак кына өйрәнмәгән, ә халык өчен исламның прогрессив дин икәнен дәлилләп, аның бердәнбер «Әһеле Коръән һәм сөннәт» агымын (Коръән һәм Сөннәткә иярүчеләр) татар халкын рухи кризистан чыгара алачагына чын күңелдән ышанган.

    Ризаэддин Фәхреддин ислам динендә булган суфыйчылык, фәлсәфә һәм кәлям әһелләрен халыкны хак диннән адаштыручылар агымы дип атый. Беренчедән, ул аларны Коръән Кәримне үз мәсләкләренә тартуда һәм аятьләрне дөрес аңлатмауда гаепли. «Бу халыкларның һәрберсенең үз ысулларына хас сүрәттә тәфсир китаплары бар, халыкларның кулларында тәфсир китаплары сыйфатында йөриләр. Шуларны уку сәбәпле, ихтимал ки, туры юл табучылар да бардыр, ләкин, һәрхәлдә, адашучылар күбрәк булса кирәк. Әбу Габдрахман әс-Сәлимнең «Хакаикыт тәфсир» исемле тәфсир китабы хакында имам Әбделхәсән – әл-Вахиди: «Әгәр дә шул сүзләрне Коръән тәфсире дип игътикад иткән булса, ул кеше кяфер булырга тиешле» мәгънәсендә сүз сөйләгәнлеге риваять ителәдер».1 

    Икенчедән, алар ислам кануннарының асыл нигезләрен, Аллаһ төшенчәсен үзләренчә аңлатып, диндә зур фетнәләр ясадылар. «Кабер газаплары вә сөальләре, сират вә мизан, хисап вә китап, хосусан, роэять (күрү) хакында булган сәмъгый (ишетү) дәлилләрне үз бизмәннәре белән үлчәп сүз сөйләүләре ислам диненә аю хезмәте итделәр. Коръән вә Сөннәт хәбәрләрен лаек булган мәртәбәләрдән түбән төшерүләре, могтазилә вә башкаларның низаглашуларына вә ифтиракъларына (аерылу) сәбәпле зур җинаять эшләделәр»2

    Өченчедән, әлеге адәмнар кешене эшләмичә (кәсеб итмичә) бары Аллаһка ышанып ятып, гыйбадәт кылып һәм дөньяны онытып, ахирәткә әзерләнүне генә күздә тоталар. «Сәләф галимнәре вә ислам диненең хакыйкый хадимнәре монкариз булгандан соң, алар урынына утырган кешеләрдән бер таифә ислам дөньясына рәһбанлык (дөньяны куеп, гыйбәдәт белән генә мәшгуль булу) кертеп, мөселманнарны гыйлемдән, һөнәр вә сәнагатьтән тәмам биздерделәр».3 

    Ризаэддин Фәхреддин фикеренчә, иң элек кәсеб һәм аның сәбәбен эзләү булса, шуннан соң гына эшне Аллаһка тапшырып була. «Әгәр дә дога белән эш бетсә иде, пәйгамбәрнең догасыннан да олугъ дога юк, сугышларга барырга хаҗәт булмас, бәлки утырган җиреннән дога кылыр иде дә, дошманнар һәлак булырлар иде».4 

    Бәлкем, шуның өчен дә Риза Фәхреддиннең «Җәвамигуль – кәлим шәрхе», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Ислам дине», «Тәрбияле бала» һ.б. хезмәтләрендә хәләл хезмәт турында бик күп аңлатмалар биреләдер. Хәтта ки, хәләл кәсеп итеп берәр кеше арып ятса, аның барлык гөнаһлары гафу ителәчәге турында да дәлилләр китерелә.

    1908 нче елда Риза казый Урта Азия схоластика мәктәпләре һәм анда укучы татар шәкертләре турында да йөрәге әрнеп яза; «безнең халкыбызда схоластика инде менә бер гасыр дәвам итә. Румнар схоластика сәбәпле юкка чыктылар. Греклар да схоластика ярдәме белән югалдылар»5 

    Татар халкының киләчәге турында борчылган Риза Фәхреддин бердәнбер юлны хак ислам динендә күрә.

1905 нче елда Риза Фәхреддин Ибн Гарәби биографиясендә исламның фани һәм ахири дөньяның бөтен сорауларына җавап бирә алуы турында язып чыга. Ул беркайчан да фәнни белемгә каршы төшми, бәлки киресенчә, фән исламның нигезе булган Коръән һәм Сөннәтнең әле аңлашылып бетмәгән асылларын ачарга ярдәм итәр дигән карашта яши. Аны исламның фәннилеге гаҗәпләндерә, ул медицина, күк җисемнәрен өйрәнү һәм башка өлкәләрдәге ачышларның барысы да ислам динендә булган кануннарга буйсынуы турында язып чыга. Шулай ук ислам динендәге хәрам һәм хәләл төшенчәләре турында да ул: «Нинди генә эш булмасын, дин тарафыннан боерылган эш бәндә өчен хәерле вә нинди генә эш булмасын, дин тарафыннан тыелган нәрсәләр бәндә өчен зарарлы», 6 – дип язып чыга. 

    Р.Фәхреддин фикеренчә, ислам дине өч нигезгә таяна: игътикад (ышану), гамәл (кәсеп һәм гыйбадәт) һәм әхлак. «Ислам дине хисап бирү көненә дөрес дип ышанудан һәм дә гамәл вә гыйбә-дәтләрне шәригать кушканча үтәүдән вә әхлакны төзәтүдән гыйбәрәт».7 Димәк, тәрбиясез, әхлаксыз кеше әле тулысынча мөселман булып җитә алмый. Бәлкем шуның өчен дә, Риза Фәхреддин әлеге темага бик күп әсәрләр иҗат итә: «Тәрбияле ата», «Тәрбияле бала», «Нәсыйхәт», «Әдәбе тәгълим», «Гыйлем әхлак» һ.б. Бары тик тәрбияле һәм әхлаклы кеше генә милләтенә ярдәмче була, үрнәк шәхес булып милләтен бөтен дөньяга таныта ала.

     «Укымыш вә халкын тәрбия итемеш кыз алтыннан бәһале, энҗедән кадерле  байлыктыр ки, аларның даны иң ерак кардәш һәм белемнәргә кадәр ирешер. Хәтта, кардәш – кабилә арасында гына түгел, гүзәл тәрбияле кемсәләр аркылы, бөтен милләт вә бөтен дөнья халкына ишетелер».8  Тәрбия турында сүз барганда, аеруча кыз балалар һәм хатын-кызлар күздә тотыла, чөнки алар кешелек тәрбиячеләре һәм милләт киләчәге алар кулында. Бәлкем шуның өчен дә, Р.Фәхреддин әлеге мәсьәләгә үзенең әсәрләрендә бик күп игътибар бирә: «балаңны укыт, тәрбия һәм әдәп өйрәт, калганын үзе өчен үзе тырышыр».9

    Әхлак мәсьәләсен күтәргәндә Р.Фәхреддин мөселманнар арасындагы мөнәсәбәтләргә аеруча игътибар итә. Ул мөселманнар арасында бары туганлык һәм бер-берсенә ихтирам мөнәсәбәтләре урнашып, бер-берсенә терәк булганда гына «гадел ислам җәмгыяте» дигән бина төзеп булачак дигән фикерне алга сөрә. Һәрбер аерым алган мөселман әлеге бинаның бер кирпече мисалында китерелә. Берсе генә кителсә дә, әле җәмгыять тотрыклыгын югалта һәм киләчәктә җимерелүгә дучар булачак.

    Хәзерге көндә дә аянычлы хәл булган, диннең тышкы атрибутикасын һәм әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне ислам дине дип карау Р.Фәхреддинне бик борчый. Безгә  дә дин галимебез Р.Фәхреддиннең кыйммәтле асылташларга тиң фикерләренә колак салырга вакыт җитте. Татар халкы бик читттән, хәтта гарәп илләреннән, дин белеме эзли, ә шул вакытта татар булган мәшһүр дин галимнәренең хезмәтләре турында хәбәрсез. 

    Аеруча, хорафатлар һәм бидгатьләр мәсьәләсенә тукталып китәсем килә. Бидгать – Мөхәммәд пәйгамбәр вафатыннан соң ислам диненә кертелгән яңалыклар. Р.Фәхреддин иң зур бидгатьләрдән түбәндәгеләрне санап китә: Гашүрәне бәйрәм итү, Рәгаиб һәм Бәраәт кичәләрен бәйрәм итү, һәүл (курку) һәм ихтият (саклану) намазын уку, акча бәрабәренә Коръән уку һәм укыттыру (шулай ук акча бәрабәренә исламда башка гамәлләрне башкару), үлгәннәрдән ярдәм сорау һәм каберләрдә хөҗрәләр төзү, анда намазлар уку, хатыннарны мәчеткә барудан тыю. «Бу рәвештә гыйбәдәт вә гамәлләрне мәйданга чыгару, кылуның мәгънәсе (Аллаһ сакласын) – безнең динебез Рәсүлулладан камил булмый калды, кимчелекле иде, инде без үзебез тулмый калган урыннарга тутырып камилләдек, хәзерендә инде яхшы бер дин булды дигән бер сүз буладыр»10 Әлбәттә, кешеләрнең ислам динендә булган нигезләргә яңа гамәлләр һәм гыйбәдәтләр арттырырга хаклары юк.  Бу бары Аллаһ хакы, шулай булгач, әлеге гамәлләр ислам күзлегеннән зур җинаять булып санала.

    Гомумән алганда, Р.Фәхреддин ислам диненә, галим буларак, җитди фән итеп карый. Аның өчен ислам дине гади, бер төрле карашлар тупланмасы гына түгел, ә бик җитди, ныклап өйрәнелергә тиешле һәм зур игътибарга лаеклы зур бер фән өлкәсе дә булып тора. Шуңа күрә, ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый. Без аның ислам динен җентекләп өйрәнүен һәм бөтен нечкәлекләре белән белүен, һәрбер проблемага җентекле, тирән һәм мәгънәле нәтиҗә чыгаруын һәрбер әсәрендә күрә алабыз.

    Р.Фәхреддинның ислам диненә багышланган «Дин вә мәгыйшәт», «Ислам» һәм «Шура» журналларындагы мәкаләләре киң җәмәгатьчелеккә киләчәктә ирешер дип өметләнеп калабыз. Шулай ук «Гакыйдә», «Мөхәммәд гәләйһиссәләм», «Корьән Кәрим тәфсире», «Гыйльме хәдистән көтибе ситтә вә мөәллифләре», «Әл-бәләгел – мөбин», «Монасибе динния» һәм башка бик күп хезмәтләре галимнәребез тарафыннан тәрҗемә ителеп, татар халкында киң популярлык алыр дип ышанабыз. Шундый риваять бар: Риза Фәхреддин үзенең өендә Уфада вафат булгач, меңләгән мөселман төнлә (чөнки Совет властеннән куркалар) аның өчен җеназа намазын укырга җыела.

   Р.Фәхреддиннең бөтен гомере Яхшылык, Белем, Мәгърифәт һәм Дин өчен көрәшкә багышлана. Риза казый Аллаһ хозурына фани дөньяда бик күп кешеләргә туры юлны күрсәтеп һәм изге гамәлләр кылып китә. Әлеге хезмәтләре өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан тиешле савапларын алып, урыннары җәннәттә булырга насыйп итсен!


Кулланылган әдәбият:


1.   Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр. // Мирас. –  1994.-№3. –Б.125-129.

2.   Җәвәмигуль Кәлим шәрхе. Казан: «Иман» нәшр., 1995. – 602 б.

3.   Хабутдинов А.Ю. Лидеры нации. – Казан: Татар. кн. изд-во, 2003. – С. 60-71.

4.   Фәхретдинов Р.С. Болгар вә Казан төрекләре. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1993-287 б.

5.   Нәсихәт. Ялгыз кыз балалар өчен.// Мәгариф.-1992.-№6. – Б. 53-54.

6.   Ислам дине нинди дин? //Мирас. – 1999.-№ 2Б. – 47-51.

7.   Шаһиев Р.Ш. Ризаэддин бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗади мирасы. – Әлмәт: Әлмәт муницираль институты нәшр., 2004-33б.

8.   Ризаэддин Фәхреддин: Фәнни-биографик җыентык. – Казан; «Рухият» нәшр., 1999.-224б.

9.   Әнвәр Хәйри. Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре. – Әлмәт: Әлмәт муниципаль институты нәшр., 2004.-27б.

10. Философия и теология; сходство и различие. Сборник статей. Казань: изд-во «Иман» 2004. – С. 66-81.

11.  Тухватуллина Л.И. Проблема человека в трудах татарских богословов; конец XIX- начало XX веков. – Казань: татар. кн. изд-во, 2003.-207с.
Караулар: 1569 | Өстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024