Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи – әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатында, 2014 нче елның 25 нче февралендә Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә «Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану» темасына XI республика педагогик укулары үткәрелде. Укуларда Татарстан республикасы Президенты Аппараты, республиканың массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, Казан федераль университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты галимнәре, Татарстан Республикасы районнары-шәһәрләреннән милли мәгариф өчен җаваплы мәгариф бүлеге белгечләре, татар гимназияләре директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Әлеге чарада катнашучылар Алабуга муниципаль районы белем бирү учреждениеләре педагогик коллективларының Ризаэддин Фәхреддин мирасын белем һәм рухи-тәрбия тәрбия өлкәсендә куллану тәҗрибәләре белән таныштылар, югары һәм урта педагогика уку йортлары галимнәренең, укытучыларының чыгышларын тыңладылар. Укуларда катнашучылар Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә күтәрелгән проблемаларның актуальлеген ассызыкладылар. Татарстан Республикасының Азнакай, Апас, Актаныш, Аксубай һ.б. – барлыгы 30 районнан 120 педагог педагогик укуларда катнаштылар һәм үткәрелгән чараның бик югары дәрәҗәдә үтүе турында үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat |