Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Аның турында [4]
Аның әсәрләре [8]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Сез Риза Фәхреддин турында беләсезме?
Барлык җаваплар: 1248

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Пәнҗешәмбе, 02.05.2024, 08:39
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Каталог статей


Төп бит » Язмалар » Аның әсәрләре

«Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗани хакында язмалар»дан бер өзек


...Тарих фәне, хосусан, ул гасырларда болай түгел иде, ошбу гыйлем Русия мөселманнары эчендә газиз бер әйбер саналмаган кебек, Төркестан вә Бохара тарафында да кыйммәтсез иде. Бәһасез һөнәрләрнең ияләре дө бәһасез булачагы делилгә мохтаҗ түгел.

Һәрхәлдә, Мәрҗанинең тарих белән шөгыльләнүенә сәбәпче вә хакыйкый мәгънәсе белән рух биреп торучының үз фикердәшләреннән Хөсәен әфәнде Фәези булганлыгын уйлар идем. Тәрҗемәи хәлен төзергә башлаган көннән алып тәмам иткән сәгатькә кадәр әлеге фикерем дәвам итте.

Соңрак «Вафиятел-әсляф...»та болай кызыксынып кына казый Әбү Сәгыйдь Сәмәрканди тәрҗемәи хәлен караганда: «Тарих гыйлеме белән шөгыльләнә башлавыма ошбу кеше сәбәп булды», – дигән бер җөмлө күрдем вә моның сәбәбеннән һаман да белмәгән бер мәсьәләне аңлап канәгать булдым һәм әүвәлге уемны дөресләдем...

Мәржанинең тарих гыйлеме буенча булдыклылыгын эшләтә башлаучы казый Әбү Сәгыйдь булса да, ошбу юлда дәвамына ярдәм итеп торучының исеме югарыда телгә алынган, үзенең тырыш, ярдәмчел һәм зирәк шәкерте Хөсәен әфәнде Фәез икәнлегенә минем шигем юк. Галимнәрнең иң югары дәрәҗәгә кадәр күтәрелүләренә һәм иң түбән дәрәҗәгә кадәр төшүләренә күп вакытта шәкертләре сәбәп була. Имам Шафигый хәзрәтләренең Ләйсә бине Сәгыйдь хакында: «Имам Маликка караганда галимрәк иде, моны фәкать ялкау шәкертләре юкка чыгардылар», — дигән сүзенең хикмәте дә ошбудыр, һәрвакыт мөһим сораулар биреп, җентекләп тикшерүгә һәм өйрәнүгә сәбәп булучы шәкертләр — остазлар өчен бәхетлелектер. Ошбу җәһәттән мин Мәрҗанинең тарих белән шөгыльләнүенә рух биреп торучы үзенең шәкерте Хөсәен әфәнде булды дип дәгъва кыламын.

Мәрҗани хәзрәтләренең: «Хөсәен Петербург шәһәренә күчәргә булгач, бу хәлне инкяр иттем вә морадыннан чөерер өчен тырыштым, ләкин, Аллаһы Тәгаләнең хөкеме икән, күргән чараларым яраклы булып чыкмады, теләгеннән кире чигендерә алмадым. Шуның белән бергә, аның Петербургта торуыннан күп файдалар күрдем», — дигән сүзе эченә тарих гыйлеменә бәйләнеше булган файдалар да керәләр булса кирәк...

Вельяминов-Зернов дигән тарихчының «Касыйм ханнары вә шәһәр идарәләре» хакында язган әсәре белән Мәрҗанине башлап таныштыручы Хөсәен әфәнде булганлыгы Мәрҗани тарафыннан язылган хатның ошбу җөмләсеннән аңлашылыр: «Күп булса – Вельяминов китабындагы башка җилдләрне дә безгә җибәрсәгез яхшы булыр иде, чөнки безгә бер генә җилд алып килдегез!..» Вельяминов-Зерновның ошбу әсәрендә Мәржани хәзрәтләренең бер мәкаләсе булса да, ул Хөсәен әфәнде димләве белән язылган.

Ибне Хәлдунның беренче тапкыр басылган «Мөкаддимә...»сен дә Мәрҗани хәзрәтләренә җибәргәнлеге турында Хөсәен әфәнденең 1860 ел азагында язган бер хатында булган җөмләләрдән аңлашылыр.

«Вафиятел-әсляф вә тәхиятел-әхляф»не язу мәсьәләсендә дә Хөсәен әфәнденең Мәрҗани хәзрәтләренә яраклы фикерләр җиткереп торуы мәгълүм.

Хөсәен әфәнде вакытында Мәрҗани хәзрәтләре Болгар вә Казан һәм Казан имамнары вә олуг адәмнәре, авылларда булган олуг мәчетләр, Оренбург Собраниесендә хезмәт иткән мөфтиләр вә казыйлар хакында мәгълүмат җыеп язып торса да, боларның һәрберсе бер-береннән аерым кисәкләр булып йөрде. Аның барысын да бергә туплап «Мөстәфадел-әхбар...» дигән бер китап сурәтенә җыюы, уйлавыбызча, Хөсәен әфәнде вафатыннан соңдыр.

Хөсәен әфәнде, бер тарафтан, Шәрекъне өйрәнүчеләрдән файдаланып йөрсә, икенче тарафтан, Мәрҗани хәзрәтләренә кыенлыкларны аңлатып торган. Мәрҗанигә язган бер хатында «Русиялеләр Казан шәһәрен басып алганда мөселманнарның галимнәре юк идеме? Китап вә гыйльми әсәрләре һич калмадымы? Ханнарның китапханәләре булмадымы?» кебек сораулар бар.

Әлеге сорауларга Мәрҗани хәзрәтләре тарафыннан хосусый сурәттә нинди җаваплар бирелгәнлеге безгә мәгълүм түгел, әмма «Мөстәфадел-әхбар...»да булган ошбу сүзләренең мондый сорауларга гомуми җавап булуында шөбһәбез юк.

Мәрҗани хәзрәтләре башкорт кавеменең төркиләргә нисбәте булуы фикерендә торган. Бу хосуста тарихчылардан күп сүзләр күчереп, аларны кире кагып тормаган. Шул хәлне раслап китүе мәгълүм. Бу турыда үзенең шәкерте Хөсәен әфәнде фикерен кабул итмәгән булса кирәк, чөнки Хөсәен әфәнде башкортларның фин кавеменә нисбәтле булуы турында фикер иткән вә Мәрҗани хәзрәтләренә җибәргән бер хатында: «Башкортларның фин кавеменә нисбәте булуында шөбһә юк», – дигән.

Ризаэддин Фәхреддин, 1912 ел.

Фәхреддин Р. Болгар вә Казан төрекләре / тәрҗ. һәм төз. Хәйруллин Ә. – Казан: Татар. китап нәшр., 1993
Категорияләр: Аның әсәрләре | Өстәде: angel (01.02.2014)
Караулар: 839 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024