Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Мондый тематик сайтлар кирәкме?
Барлык җаваплар: 1061

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Шимбә, 04.05.2024, 00:30
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Гомуми чыгышлар

Ризаэддин Фәхреддин – педагог
31.01.2014, 23:57

    1859 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстанның Әлмәт районына керүче Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә дөньяга килгән Ризаэддин  бине Фәхреддин – мәдрәсәдә укыган елларында ук бик күп китаплар укый, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә ана телен яхшы белгән кебек иркен сөйләшерлек һәм язарлык тирән белем ала. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыган шәкерт елларында ук инде Ризаэддин башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Укыту барышында дөньяви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә. Шәкерт вакытында сайлаган әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала.
    Мәдрәсәне тәмамлагач, Ризаэддин Фәхреддин укыту эше белән тулаем шөгыльләнә башлый һәм аның бу эшендә мәшһүр мәгърифәтче галим, педагог Ш. Мәрҗани алымнарының тәэсире көчле сизелә. Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш бала булып үскән Ризаэддин – мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. Аның  нәкъ менә шушы шөгыле – булачак бөек галимнең фәнни-иҗади эшчәнлегенең башлангыч чоры булып тора да инде. Китаплар күчерүдән, әкренләп үзе фәнни хезмәтләр, китаплар язу эшенә керешә, беренчел кулъязма яки басма чыганаклар белән эш итәргә өйрәнә. Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәгърифәте һәм халык педагогикасы белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала, аларны өйрәнә башлый. Әлеге авыр һәм бик катлаулы эштә ул – үзенең рухи остазы дип санаган Ш. Мәрҗанинең шифалы йогынтысын тоя һәм күп нәрсәдә аңа охшарга тырыша.
    Мәдрәсәне тәмамлап, укытучы булып эшли башлагач, 1887 – 1888 елларда, Ризаэддин – мәдрәсәләрдә укытыр өчен бер-бер артлы дүрт китап язып бастырып чыгара. Ул һәр эшендә яңалык кертергә омтыла. Нәкъ менә шул омтылыш – яшь мөгаллимне бик җитди эшкә алынырга этәрә. Аны ул вакыттагы татар мәдрәсәләрендәге уку-укыту эшенең барышы, оештырылуы, торышы һәм куелышы нигездә канәгатьләндерми. Менә шуңа күрә дә инде, ул кулына каләм ала һәм татар мәктәп-мәдрәсәләре челтәрендә реформа үткәрүне үзе күзаллаганча тасвирлап һәм күпсанлы дәлилләр белән фикерен раслап, 152 биттән торган зур күләмле хезмәтен язып, шуны бастырып таратуга рөхсәт сорап Санкт – Петербургка җибәрә. Ләкин аның якты хыяллары тормышка ашмый кала. Бу язма – патша цензурасы кулына керә һәм ул басылмыйча, дөресрәк басарга тыелып, архивка озатыла. Бу олы хезмәт – кулъязма хәлендә бүген Мәскәүдә (Россия Үзәк архивында, №777 фондта, 4 тасвирламада (описьта), 116 биттән башлап) саклана.
    Ризаэддин Фәхреддин шушы беренче зур күләмле җитди фәнни хезмәтендә үк татар халкының аң – белем, мәдәният һәм мәгърифәт дәрәҗәсен үстерү-күтәрү өчен аның мәктәп- мәдрәсәләрендә реформа үткәрү турында үзенең тәкъдимнәрен яза. Аның бу изге уй-хыяллары да – үзенең рухи остазы Ш. Мәрҗанинең карашлары һәм аның шәкерте Х. Фәезхановның Х1Х гасырның 60 елларында ук күтәреп чыккан фикерләре белән дә аваздаш булып тора.
    – Балаларны тәрбияләр өчен, – дип яза ул, ике төрле эшкә зур ихтыяҗыбыз бардыр. Беренчесе – балаларның үзләренә хас – ир балалар һәм кыз балалар өчен аерым-аерым  мәктәпләр кирәк. Алар шул мәктәпләргә барып сәгатьләп дәрес укысыннар, сәгатьләп язу язсыннар... Һәр утыз бала өчен бер укытучы булсын... Хәзерге мәктәпләрдә... балаларга яза белергә дүрт ел гомер кирәк буладыр... Бу яңа мәктәпләрдә исә бер елда бик яхшы язу танып укырлар һәм язарлар...”
    Үзе укып белем алган һәм күп очракта кирәксезгә озак вакытлар сарыф итә торган мәдрәсәләрнең эшен алга җибәрү өчен һәм аларда укучы балаларның киләчәктә аңлы, тирән белемле кешеләр булып җитешүләрен күз алдында тотып һәм ир балаларның да, кыз балаларның да физиологик үзенчәлекләрен һәм аерымлыкларын, шулай ук сәләтләрен һәм белем үзләштерү куәтләрен дә истә тотып, Р. Фәхреддин – укучы балаларны җенесләре буенча бүлеп, аерым мәктәпләрдә укыту фикерен алга сөрә. Ул шулай ук, укыту вакытын рациональ файдаланырга һәм дүрт ел вакыт әрәм ителгән язу өйрәнүгә бер ел вакыт кирәклеген дәлилли...
    Шул ук хезмәтендә, ул, яңа төр дәреслекләр булдыру кирәклеген дә күтәрә һәм укучыларга заманча фән һәм әдәбият укытуның кирәклегенә басым ясап, болай дип яза: "Балалар өчен төлке, әтәч, арслан, бүре, куян һәм башкалар турында кызык хикәяләр һәм тасвирлар – романнар тәрҗемә ителсен. Дәрес укып аргач – күңелләрен күтәрсеннәр, аз-аз гына булса да дөньяның рәвешләре, халыкларның тормышлары, дәүләт вә мәмләкәтләрнең мәшһүр кешеләре һәм мәшһүр урыннары өйрәтелсен...” Укучыларның дөньяны танып белүләрен һәм дөньяга карашларын киңәйтүнең юлларын менә шулай бик белеп тәкъдим итә яшь укытучы Ризаэддин
    Фикерләрен дәвам итеп, Р. Фәхреддин, мәдрәсәләрнең башлангыч сыйныфларын тәмамлап, имтиханнар биреп, урта сыйныфларга күчкән укучылар өчен "Мәгариф мәдрәсәсе” ачарга тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бу мәдрәсә – ике бүлектән торырга һәм берсендә – тормыш алып бару гыйлемнәре һәм замана өчен кирәк булган һөнәр гыйлемнәре укытылырга; ә икенчесендә – имам-хатыйб (вәгазьче), ахунд, казый, мөфтиләргә кирәкле булган шәригать гыйлемнәре укытылырга тиеш. Бу мәдрәсәдә укучы шәкертләр – Р. Фәхреддин күзаллаганча, кыска гына вакыт эчендә гакаид (иман), хисап (арифметика), һәндәсә (геометрия, гыйльмеҗәбер вә мокабәлә (алгебра), җәгърафия, хикмәт (фәлсәфә), кимия (химия), һәйәт (астрономия), тыйбб (медицина), гыйльме хайванат (зоология), гыйльме нәбатат (ботаника), тарих, мантыйк, гыйльме – рух (рух турындагы гыйлем), механика, гыйльме хокук (хокук гыйлеме) һәм башка фәннәрне тирән итеп үзләштерергә тиешләр... Менә шулай итеп, яшь укытучы Ризаэддин, үз чорының мәктәп – мәдрәсәләренең эшен яхшырту юнәлешендә нинди зур үзгәрешләр, яңалыклар кертү турында җитди һәм эшлекле тәкъдимнәр күтәрә...
    Шул ук хезмәтендә, үзе тәкъдим иткән мәдрәсәләрдә укуларын төгәлләп олы тормыш юлына басачак укымышлы татар җәмгыятенең аң – белемен күтәрү өчен һәм һәрнәрсәдән хәбәрдар булган киң карашлы кешеләрнең мәдәният дәрәҗәләрен саклау юнәлешендә Р. Фәхреддин татарлар өчен махсус китапханәләр һәм газета булдыру кирәклеген күтәреп чыга һәм болай дип яза: "Күп кешеләр бар, аларның теләкләре булса да, фәкыйрьлекләре сәбәпле кирәкле китапларны күрә алмыйлар. Әнә, алар өчен китапханәләрдә күп файдалар бар, шуларны булдырырга ихтыяҗ зур... Хәтта Казан теле белән сөйләшкән халыклар өчен бер ислам газетасы... булып таралса, хисапсыз эшләребезне тәртипкә салырга мөмкин булыр иде...
    Гаять зур һәм киң итеп күтәрелгән бик мөһим мәсьәләләр – бер яктан, яшь укытучының үз халкын алга үстерүгә юнәлдерелгән татлы хыяллары булып күренсәләр, икенчедән, алар барлык татар мәгърифәтчеләренә хас булган тарихи оптимизм сыйфатын чагылдыралар...
    Яшь буынны яхшы сыйфатлы мәдрәсәләрдә укытып һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен Ризаэддин Фәхреддин, бөтен җәмгыятьнең иң изге, иң җаваплы, иң мөһим эше дип карый. Шул җәһәттән, татар җәмәгатьчелегенә әлеге юнәлештә дөрес һәм кирәкле эшчәнлек алып бару өчен, ул, инде шактый зур укыту һәм фәнни тәҗрибә туплаган педагог һәм галим буларак, уку-укыту һәм тәрбия – әхлак мәсьәләләренә багышлап бер-бер артлы китаплар язып бастыра. Аның шул юнәлештәге "Гыйльме әхлак” ("Әхлак гыйлеме – этика) сериясе барлыкка килә һәм бу сериядә ун исемдә, бик күп тапкырлар кабат-кабат бастырылып, мәдрәсәләрдә дәреслекләр булып файдаланган китаплары – бик киң танылганнар. Бу чыгышта без аның "Әхлак гыйлеме”нең тугызынчы кисәге булган "Әдәбе тәгълим” (Укыту кагыйдәләре”) исемле китабы турында сүз алып барырбыз.
    Казанда 1908 елда икенче басма итеп бастырган "Әдәбе тәгълим” ("Укыту кагыйдәләре”) китабының исеме астына Ризаэддин Фәхреддин гарәп телендә Гали хәлифәнең (Аны Аллаһы Тәгалә олыласын!) "Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!” – дигән бик хөрмәтле сүзләрен китергән.
    Укучы балаларның иң изге һәм олы вазифалары – гыйлем үзләштерү булганлыктан, автор бу китабының иң беренче битенә, бүлек башына, иң беренче сүз итеп” Гыйлем”, - дип куя. Аннан соң "Мөгаллим. Тәрбия”, - дип яза. Ул гыйлемне кешеләрне иң бөек дәрәҗәләргә җитештергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә итеп бәяли һәм аның дәрәҗәсе дә ныклы булып, аерылып китү куркынычы булмавын күрсәтә. Аның фикеренчә, гыйлемнән дә артык байлык, наданлыктан да артык фәкыйрьлек юктыр. Менә шушы – дөньядагы барлык байлыклардан да өстен торган гыйлемне өйрәтүче, дәрес укытучы һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче кешенең "мөгаллим” (укытучы) дип аталуын күрсәтә һәм аның иң беренче эше – шәкерт-ләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм аларга гадәтләндерү икәнлеген аңлатып бирә.
    Хезмәтләре – саваплы, вазифалары – авыр һәм мактаулы булган укытучыларның үзләре укыткан һәм тәрбияләгән шәкертләре хакында дөньяда һәм ахирәттә бирәчәк җаваплары да җиңел булмавын искәртә Р. Фәхреддин. Аның фикеренчә, күпьеллык тәҗрибәләр күрсәткәнчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Шуңа күрә, кешеләргә гыйлем өйрәтүче, аерым алганда – ахирәттә бәхеткә сәбәпче булган иман һәм инануны белдерүче булганлыктан, дөнья йөзендә үз вазифасын намус белән җиренә җиткерүче укытучыдан да файдалы һәм кирәкле кеше юктыр. Чөнки бер укытучы җитәкчелегендә ничәмә-ничә кешеләр наданлык авыруыннан шифа табалар.
    Ризаэддин Фәхреддин кешеләргә намуслы хезмәт итүче укытучыларны – Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләр һәм илчеләр белән тиңли. Чөнки алар да укытучылык белән шөгыльләнеп, халыкларга шәригать кануннарын өйрәткәннәр. "Бу газизләр дә – барысы да укытучылар иде”, - ди ул. Укытучыларның олы хезмәтләрен лаеклы бәяләп, ул "Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәккать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса – урынлыдыр...” дип яза.
    Укытуның нигезе – тәрбия булганлыктан, тәрбия эше дә акрынлап һәм тәртип белән камиллеккә ирешү икәнлеген күрсәтеп, Ризаэддин Фәхреддин, тәрбияче-укытучының тырышлыгы нәтиҗәсендә балаларда булган көч-куәтләрнең һәм табигый сәламәтлекләрнең эш эшләргә хәзерләнүен аңлатып бирә. Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итеп җитештерү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклап күрсәтеп, ул ”Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр”, - дип яза.
    Укытучыларның һәм шул исәптән мәктәпләрнең дә вазифалары – фәкать гыйлем өйрәтү, укыту белән генә чикләнгән булмыйча, моннан тыш, алар өстенә, мәктәп эченә җыелган балаларның күңелләренә Аллаһыны сөю, яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, тугрылык, гайрәтлелек, активлык кебек яхшы холыклылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү һәм тәрбияләү вазифалары да йөкләнә. Менә шуңа күрә дә инде, укытучылык вазифасы кебек авыр һәм җаваплы вазифаны һәркем үти дә алмый. "Шул сәбәпле, - дип яза Ризаэддин Фәхреддин, - баланы укытырга биргән вакытта иң элек игътибар итәчәк нәрсә – укытучы табу һәм ул укытучының вазифасын үтәвендә көче булу булмавын яхшы аңлаудыр...”
    Укытучы нинди булырга тиеш; ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш; дәресләрен ничек укытырга тиеш; аның вазифалары нинди нәрсәләрдән гыйбарәт булырга тиеш һәм башка шундый гаять әһәмиятле мәсьәләләр – бу китапта бик җентекләп аңлатылалар. Ризаэддин Фәхреддин укытучыларга йөкләнә торган кануни унөч вазифаны тәфсилләп төшендереп бирә.
    Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле. Ризаэддин Фәхреддин биредә иң төп канун итеп – укытучының иң әүвәл үзенең холкын яхшыртырга, үз холкы һәм гамәле белән шәкертләргә үрнәк – күчергеч булырга тиешлегенә басым ясый һәм шуннан соң гына, укытучы үзенең алдына тезелешеп утырган балаларга гүзәл әхлак турында дәрес бирергә мөмкин икәнлеген аңлата. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән үгет- нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калачак. Чөнки  гадәттә укучылар укытучының сөйләгән сүзенә түгел, ә гамәленә иярәләр һәм тора-бара бу күренеш укучының көндәлек табигый гадәтенә әйләнеп китә. Менә шуңа күрә дә инде, балалар укытучының "Шулай булыгыз! Болай булмагыз!” – дип өйрәтүләренә түгел, ә үзенең гүзәл холкы һәм яхшы гамәле үрнәгендә тәрбияләвенә мохтаҗлар.
    Укытучы кеше – үзе нинди генә галим, зирәк акыллы булып та, гүзәл холык иясе булмаса һәм шул гүзәл холыкны үзенең дәресләрендә күрсәтеп, гамәлдә кулланмаса, аның укытуыннан бернинди файда булмас, ә зарары  әйтеп бетергесез күп булыр. Бозык холыклы галимнәрнең һәм укытучыларның – үзләренең укучыларына начар үрнәк – күчергеч булып торулары һәм шуның нәтиҗәсендә кешелек җәмгыяте өчен булган зарарлары – йөзләрчә һәм меңнәрчә надан кешеләрнең зарарларыннан артык булып чыга.



    Ризаэддин Фәхреддин укытучылар алдына бер бик мөһим һәм җитди таләп куя: әгәр дә син үзеңне укучыларыңнан хөрмәт иттерәсең килә икән, син иң әүвәл укучыларыңа – барысына да бертигез итеп хөрмәт күрсәт; йомшак итеп, үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш, төрле кушаматлар тагудан сак бул! Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, бик яхшы булачак... Һәр укытучы үзенең холкының һәм гамәленең тулы чагылышын – укыткан шәкертендә күрә ала. Бу хакта Ризаэддин Фәхреддин:” Укытучы – кулын сузса, шәкерт – аның күләгәседер, яки укытучы – бер китап язучы икән, шәкерте дә – аның язган китап нөсхәседер. Язылган китап нөсхәсен күреп, язучының гыйлем һәм гакылда булган дәрәҗәсен тәкъдир итү мөмкин булган кебек, шәкертен күреп, укытучысының кем икәнен белү дә авыр булмас”, - дип бик гыйбрәтле искәрмә ясый.
    Укытучыларның әлеге беренче вазифасына кагылышлы, ягъни холыклары һәм гамәлләренә бәйле күп кенә тарихи һәм дини мисаллар да китереп, Ризаээдин Фәхреддин аның эчтәлеген тагын да баета. Аның ахырына ул: "Бу – бер киңәштер ки: һәрбер укытучы тарафыннан үз хезмәтен үтәү мәсьәләсендә кагыйдә булырга тиеш һәм шуңа нигезләнеп гамәл итү – урынлыдыр”, - дигән нәтиҗә чыгарып куя
    Укытучының икенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин гүзәл холыклы булудан тыш, укытучыга белергә тиеш булган белемнәрне белүен һәм укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә. Болай булмаганда, укыту һәм тәрбия эшенә һичбер вакытта төзәтеп булмаслык зарар киләчәк.
    Укытучының эше никадәр зур белемнәр һәм булдыклылык таләп итүен күрсәтеп, Ризаэддин Фәхреддин, җыелышып, тезелешеп утырган балалар нинди генә кечкенә булсалар да, аларга бирәсе белем, аларны тәрбияли торган гыйлем – һич кенә дә җиңел түгеллеген, ә укыту һәм тәрбия гыйлеме кебек бөек һәм изге бер фәннең кагыйдәләрен тирән белеп, аларны үзең һәм гакылың аркылы үткәреп, үзеңнең бер өлешеңне өзеп биргән кебек бик авыр да, җаваплы да, газаплы да һәм йөрәккә якын бер бик шәхси изге гамәл дә икәнлеген аңлатып бирә.
    Тәрбия гыйлеме – сәламәтлек саклау, әхлак гыйлеме, рух гыйлеме кебек төрле фәннәрдән җыйналган кагыйдә астына алынган бер гыйлем булганга күрә, Ризаэддин Фәхреддин аның нигез һәм терәкләрен, игътибарга лаеклы һәр ысулларын белүне – һәр укытучының бурычы итеп саный һәм укытучылык эше өчен кирәк булган һәр фәнне һәм гамәлне үзләштерүне таләп итә.
    Аның фикеренчә, һәр эшне башкару өчен үзенә хас сәләтлелек һәм булдыклылык кирәк булган кебек, балалар укыту һәм тәрбияләү шикелле изге гамәлне үтәү өчен аеруча сәләтле һәм булдыклы булу сорала. Ләкин сәләтлелек һәм булдыклылык сыйфатлары – укып та, эшләп тә бирелми. Ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан гына бирелә торган бөек бер бүләк. Укытучы кешегә бирелгән сәләтлелек һәм булдыклылык – ул үзенең күңелендә булган гыйлемне ачык итеп балаларга аңлата белү. Мондый сыйфаты булмаган укытучының – ул әллә нинди гыйлемле, галим булса да, гыйлем өйрәтүеннән дә бер нәтиҗә дә булмас. Галим булу – бер нәрсә, әмма укытучы булу – бер нәрсә...
    Укытучының өченче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин йомшаклык, ягымлылык, үз – үзен олы итеп тота белү сыйфатларын күрсәтә. Ул, укытучыларның иң әүвәл йомшак күңелле, түзем, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиешлеген, болай булмаганда, укытучылар үзләренең хезмәтләрен тиешенчә үти алмаячакларын аңлата. Укытучы өчен гыйлем белән булдыклылык өстенә шәфкатьлелек белән мәрхәмәтлелек кебек изге төшенчәләрнең бергә тупланган чагында гына укыту һәм тәрбия эшенең уңай нәтиҗәләре күренеп тора Әгәр укытучы күңелендә балаларга карата шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре булмаса, андый кешенең укыту һәм тәрбия эше белән шөгыльләнмәве – үзе өчен дә, балалар өчен дә хәерлерәк.
    Ризаэддин Фәзреддин укытучыларның сабыр холыклы, беркайчан да кызып китми торган, укучыларын ачуланмый торган, үзен кулда тотып дәрәҗәсен саклый белүче, ягъни үзен олы итеп, хөрмәткә лаеклы кеше итеп тотучы затлар булуын таләп итә. Мондый укытучыларны үзләренең укучылары да хөрмәтләп, олылап торалар.
    Укытучыларны үзләренең укучыларына игътибарсызлык күрсәтмәскә чакырып, Ризаэддин Фәхреддин, хезмәт хакын падишаһларның, дәүләтләрнең байлыгы белән дә түләп бетерә алмаслык авыр һәм мәшәкатьле булган бала тәрбияләү һәм шәкертләр укытучының тиешле бәясен, әҗер-савапларын Аллаһы Тәгалә артыгы белән бирәчәгенә ышандыра.
    Укытучының дүртенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин, ихласлылык, диккатьлелек, тырышлык сыйфатларын күрсәтә. Аның фикеренчә, укытучыларның барлык вазифалары аерым бер вакытта үтәлергә һәм укытыр өчен дә махсус вакытлар билгеләнергә тиешләр. Дәресләрне үз вакытларыннан күчерү яки чигерү – һичбер вакыт ярамый. Укытучының һәр эшне үз вакытында башкаруы – диккатьле булу билгесе һәм шул нигездә тәрбияләнгән шәкерт тә надан калмаячак...
    Укытучы булган кеше укучыларын яхшы итеп укыту хакында активлык һәм гаделлек белән тырышырга һәм укучыларының яхшы тәрбиясе мәсьәләсендә дә һәрвакыт уйларга тиеш. Дөньяда яхшы яшәү өчен бик нык тырышырга кирәк булган кебек, гыйлем өйрәнү яки гыйлем өйрәтү өчен тагын да артыграк тырышырга кирәк. Гыйлем юлында никадәр күбрәк тырышсаң, аның ләззәте дә шул кадәр күбрәк була. Дөньяда гыйлемнән дә артык берәр төрле өстенлек булмавын күрсәтеп, Ризаэддин Фәхреддин, берәр укучы баланы гыйлем юлында һәм шәригать юлында тәрбияләү кебек яхшы сыйфатлылыкның да һич табылмавын һәм укучыларның моны яхшы аңлап бөтен көчләрен куеп тырышырга тиешлеген ассызыклап аңлата.
    Укытучының бишенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин балаларны сынап карау юлы белән тану, гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләп кызыксындыру, түземлелек сыйфатларын күрсәтә. Авыруларны дәвалаудан элек аларның табигый хәлен җентекләп өйрәнүче һәм нинди авыру белән авыруын аңларга тырышучы табиблар кебек, укытучылар да укучыларның холык, табигатен өйрәнеп белергә һәм шуннан чыгып аларны укыту һәм тәрбияләү эшенә керешергә тиешләр. Бу адым – укытучы өчен гаять мөһим бер адым булып тора. Укучының холкын өйрәнү өчен, тәҗрибәле укытучылар балаларга күбрәк мөстәкыйльлек биреп сынап-танып карыйлар.
    Укучы балаларда гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт, кызыксындыру тәрбияләүне – Ризаэддин Фәхреддин, укытучылар өчен иң кирәкле һәм иң файдалы бер гамәл дип саный. Балаларны ирексезләп укытмаска, аларда үз теләкләре белән гыйлем өйрәнүгә теләк, омтылыш уятырга кирәклеген һәм моның – милләт өстеннән наданлык авыруын алып ташлау өчен беренче чара булып торуын күрсәтә.
Ризаэддин Фәхреддин укучы балалар үзләренең укытучыларының дәресләрен, нәсыйхәтләрен җаннары һәм тәннәре белән бирелеп тыңласыннар һәм укытучыларын үзләрен тәрбияләр өчен барлыкка китерелгән изге затлар дип инансыннар дигән зур бурыч куя. Ә бу бурычны – йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән диккатен, белемнәре белән тырышлыгын үзенең эш кагыйдәсе иткән укытучылар гына үти алуын искәртеп куя ул.
    Укучы баланың җәмгыять өчен кирәкле һәм һәрьяктан камил шәхес булып җитешүе өчен, Ризаэддин Фәхреддин, бөтен җаваплылыкны укытучыга йөкли һәм моның белән аның үз эшенә ничек каравын һәм укыту ысулын ни дәрәҗәдә белүен билгеләп болай ди: "Шәкерт ничек кенә яшь булса да, ул мәгърифәт үзләштерүгә сәләтле булыр, фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы адәм булу ихтималы барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр”.
    Укытучының алтынчы вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәт – яхшылыкка өндәү, тырышлык һәм теләктәшлек кебек сыйфатларны күрсәтә. Аның фикеренчә, укытучы булган кеше – үзенең укучыларына карата аларның ата – аналарына караганда да шәфкатьлерәк һәм мәрхәмәтлерәк булып, аларны яхшылыкка өндәп үгет – нәсыйхәт бирергә тиеш. Нәсыйхәт – ул сүз белән генә түгел, ә үзеңнең гамәлең һәм холкың белән балаларга күчергеч – үрнәк булып торуда да күренә. Шуңа күрә, укытучыларның үзләренең холык һәм гамәлләре үрнәгендә бирелгән шәфкатьле нәсыйхәтләре – укучыларның зиһеннәре ачылу һәм холыкларын яхшырту турында китаплар белән дәрес бирүгә караганда файдалырак. Нәсыйхәтләре үтемле һәм күп булган укытучыларның укучылары – күп вакытта күркәм холыклы, мөлаем сыйфатлы булган кебек, нәсыйхәт бирүгә игътибарсыз укытучыларның укучылары – галим булсалар да, тәрбиясез булалар. Шуңа күрә, шәкерт – остазының күчермә нөсхәсе (копиясе) булганлыктан, укытучы булган кеше – иң әүвәл үзенең холкын яхшыртырга һәм аннан соң гына укыткан балаларына һәм теле, һәм гамәле белән тырышып-тырышып нәсыйхәт бирергә тиеш.
     Чөнки укыту эшендә иң мөһим нәтиҗә булган укытучының тырышлыгы – ул иң әүвәл тәрбия гыйлеме таләп иткәнчә дәресләр бирү, аннан соң табигый җанлылык белән укучыларга һәр көнне бер файдалы гыйлем өйрәтү һәм барыннан да бигрәк – укучыларның көннән-көн алга үсешләренә һәм аларның тырышлыклары артуга көчле тәэсир итүче шәхси үрнәк – күчергеч булудан гыйбарәт.
Укучы баланың гыйлем өйрәнүгә көче җитмәгән яки өйрәнгән гыйлеменең файдасы булмаячагы билгеле булган очракта, укытучы аңа теләктәшлек күрсәтеп башка урынга китүе-нә тоткарлык ясамаска, ә үз ихтыярына куярга тиеш.
    Укытучының җиденче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин битәрләүдән тыелу һәм тырышлыкның бөеклеге дигән төшенчәләрне күрсәтә. Ул, укытучы кешенең үз милләттәшләренең балаларын укытуны һәм тәрбияләүне өстенә алып, шул вазифасын тиешенчә башкаручы һәм Аллаһы Тәгаләгә биргән изге антын булдыра алганчы үтәүче зат икәнлеген аңлата. Әмма ләкин үзенең укучыларына карата, укытучы: "Мин аңа остаз булган идем, хакымны үтәмәде, әдәп сакламады”, - дип беркайчан да битәрләмәскә тиеш. Беркемнең дә беркемне дә битәрләргә хакы юк. Бу сыйфат – фәкать Аллаһы Тәгаләнең Үзенә генә хас. Хәтта Мөхәммәд Пәйгамбәр дә бу гамәлдән бик сак булган һәм уена да китермәгән.
    Ризаэддин Фәхреддин фикеренчә, укытучының үз укучыларыннан олылау көтеп һәм аңа хезмәт итүне көтеп, өметләнеп торуы – гыйлем өйрәтүе хакына әҗер алу дип атала. Аңлы укытучы бер тапкыр да бу юлга басмас. Чөнки Укыту белән шөгыльләнүдән төп максат – кешеләрдән олылау булмыйча, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү.
    Адәм балалары арасында комсызлар, бозык юлда йөрүчеләр, гайбәтчеләр, икейөзлеләр, нәфес коллары һәм башка төрле начар холыклы җан ияләре булган кебек, әлеге сыйфатларның берсе дә булмаган, бәлки изге һәм бөек теләкләргә-максатларга ирешеп яшәүче затлар да бар. Болар өчен чын бәхет – дөрес гыйлем өйрәнү һәм бөтен милләт кайгысын кайгырту, барлык кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, булдыра алганча аларга файда китерү. Менә бу кешеләр – чиста күңелле, сәламәт холыклы, тырыш чын кешеләр. Укытучы кешеләргә аларны күзәтеп, аларның гадәтләрен һәм гамәлләрен эш үрнәге итеп алырга кирәк...
    Укытучының сигезенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәтүне атый. Ул, укытучы булган кешенең гыйлемгә һәм галимнәргә гадәттән тыш олы хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәтергә тиешлеген ассызыклап үтә. Борынгы бабаларыбыз гыйлемне шулкадәр хөрмәтләгән булганнар ки: хәтта Ислам дине әдәпләрен белмәгән һәм укымышлы булмаган кешеләр-не укытучы итеп түгел, хәтта гади, кара хезмәтче итеп тә алмаганнар. Аның фикеренчә, дөреслек һәм камиллек ияләре булган галимнәргә – теләсә нинди мәзһәбтә булса да, хөрмәт күрсәтергә, аларга карата әдәпле булырга һәм яхшы мөгамәлә күрсәтергә кирәк. Борынгы бабаларыбыз арасыннан булган галимнәр – гыйлемне шулкадәр яраталар иде ки: әгәр дә гыйлем юлында җан бирергә кирәк булса, җаннарын сөенә – сөенә корбан итәрләр иде. Бу мәсьәләдә булган хәбәрләр бик күп... Тарих китапларын укыган кешеләр – олы хөрмәткә лаеклы галимнәрнең гыйлемгә, өстенлеккә, яхшы холыкка һәм бөек табигатькә ия булуларын, гыйлемне яратуда һәм хөрмәтләүдә соңгы чиккә ирешүләрен күреп, хәйран кала торган булганнар
    Ризаэддин Фәхреддин, гыйлемне хөрмәт итүнең һәм яратуның иң бөек дәлиле итеп – хөрмәтле затлар һәм борынгы бөек бабайлар юлында йөрү, алар кебек гүзәл холыклы булу, бигрәк тә, гыйлем әһленә ярамый торган нәрсәләрдән мөмкин кадәр ерак торуны саный. Тәкәбберлек, көнчелек, комсызлык, ач күзлелек, үч алырга яратучылык, үзен генә яратучылык, дөнья малын яратучылык, канәгатьсезлек, явызлык һәм башка шундый бозык холыклар – һәркем өчен бик начар сыйфатлар булган хәлдә, укытучылар өчен алар бигрәк тә олы гаеп санала.
    Укытучының тугызынчы вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин дөреслек һәм игътибар кебек сыйфатларны күрсәтә. Ул, әхлак гыйлеме галимнәре тарафыннан кешеләрдә булган йөзләрчә яхшы һәм бозык холыкларның мактаулыларын – "дөреслек” дип, ә әшәкеләрен "ялган” сүзләре белән атауларын аңлатып бирә һәм укытучы кешегә үзенең фикерендә дә, кулында да, гамәлләрендә дә фәкать дөрес булырга тиешлеген ассызыклап куя. "Балаларга дөреслек өйрәтегез, дөреслек – аларга барлык яхшылыкны өйрәтер!” – дигән изге сүзләр – аның фикеренчә, тәрбия мәсьәләсендә эзлекле, чагылыш тапкан һәм гәүдәләнгән бер кагыйдә булып торалар.
    Ризаэддин Фәхреддин, укытучыларга үз укучыларын һәр нәрсәдә дөреслеккә гадәтләндерергә, моны үзенең эш кагыйдәсе итеп кулланырга һәм беркайчан да игътибарсызлык күрсәтмәскә тиешлеген аңлата. Укытучы булган кешенең һәр нәрсәдә игътибарлы булуы – иң җаваплы бер вазифа булып тора. Үзе аңламаган нәрсәләрне инкяр итеп кире какмау, гади халык арасында таралган хорафатларга һәм нигезсез нәрсәләргә ышанмау да – игътибарлы булуга керә. Гыйлем дигән нәрсә, аның фикеренчә, дини булса да, дөньяви булса да, тикшеренү һәм җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә арта һәм куәтләнә. Гыйлем хакында бик күп бәхәсләр булганга күрә, аңа юнәлдерелгән игътибар да шулкадәр үк күп булырга тиеш.
    Укытучының унынчы вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин дәрес укыту ысулына игътибар итүне күрсәтә.
    Гыйлем үзе – нигездә һөнәр төркеменнән булгач, ул гыйлемне бирү ысулы да, ягъни укыту рәвешләре дә – һөнәр төркеменнән булып чыга. Аның фикеренчә, гыйлем бирү, укыту ысулының төп өлеше – даими бер төрле булса, укыту ысулының тармаклары һәм бүлекләре заман, мәгърифәт һәм мәдәният таләп иткәнчә тулылана, камилләшә, үсә бара. Дәрес бирү ысулы һәм тәрбия кагыйдәләре – мөселманнар арасында иң бөек, иң кадерле һәм иң мөһим бер фән булып, аны укытырга яраклы булган галимнә-ре дә иң бөек затлар булып торалар.
    Ризаэддин Фәхреддин укыту эшенең бөтен нечкәлеген, җитдилеген һәм җаваплылыгын ачып биреп, дәрес бирү ысулының укытучының һәр гамәленең һәм һәр мөгамәләсенең үлчәве булуы, укытылачак дәресләренең дә аңа яраклаштырылган булуыннан чыгып нечкәләп, тирәнтен уйланган һәм тырышып әзерләнгән булырга тиешлеген күрсәтә. Аныңча, дәрес бирү ысулын олыламаган укытучы – үзенең бәйсез булуы сәбәпле, балаларның зиһеннәрен бутаудан һәм изүдән башка бер файда да китерми. Балаларны мондый укытучыга биргәнче, үзләренең табигый хәлләрендә калдыру – әйбәтрәк. Дәрес бирү кагыйдәләренең нигезен тәшкил итүче иң мөһимнәренә һәм иң игътибарга лаек булганнарына җентекләп тукталып, ул ундүрт ысулны тасвирлый һәм аларны "дәрес бирү ысулында нечкәләп, тирәнтен уйланачак олуг кагыйдәләр”, - дип атый.

    1. Китапсыз дәрес уздырып булмаганлыктан, ул китапның дәрес бирү өчен язылган булуы һәм укыту галимнәре тарафыннан дәреслек итеп тәкъдим ителүе кирәк. Мондый китап – фәкать фәнни ысулны гына кулланып язылып, төрле бәхәсләрдән һәм кирәкмәгән сүз көрәштерүләрдән азат булырга тиеш.

    2. Уздырылачак дәрес кыска һәм файдалы, тирән эчтәлекле булырга тиеш. Дәрес вакытында иң элек төп мәсьәлә һәм аннан соң кирәк кадәр аңа бәйле мәсьәләләр җентекләп аңлатылырга тиеш. Шуңа нигезләнеп, дәрес аңлатканда укытучы алдында артык бернәрсә дә, хәтта китап та булмаска тиеш Укытучы кеше укучыларына дәресне китаптан укып түгел, ә үзенең күңелендә булганын ачык, кыска, мәгънәле итеп аңлатып бирергә тиеш.

    3. Укытучы үзенең һәр уздырган дәресен укучыларның ничек үзләштерүен тикшереп, төрлечә сынап, тәҗрибәләр үткәреп, беркетеп барырга тиеш. Һәр фәннең үзенә күрә сынау алымнары бар, шуларны кулланып, укучыларның белемен тикшереп карамыйча, башка дәрескә күчәргә ярамый.



    4. Дәрес ничек кенә кыска һәм аз мәгълүматлы булса да, аның онытылу куркынычы бар. Узган дәресләр онытылмасын өчен аларны бүген биреләчәк дәресләр белән бәйләп, һәрвакытта кабатлап барырга кирәк.

    5. Укыту-тәрбия галимнәре дәресләрдә узган фәннәрне күңелдән ятлатуга ничек кенә каршы чыксалар да, без – мөселман балаларына  изге шәригать кушканча, кайбер нәрсәләрне күңелдән ятламый мөмкин түгел. Мондый ике төрле караш тудыручы нәрсәләр күп түгел. Кадерле Иман сүзләрен, "Фатиха” сүрәсе белән бергә тагын берничә кыскарак сүрәләрне, Аллаһы Тәгаләне мактау, аның барлыгына, берлегенә һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең Аның илчесе булуына шаһидлек – таныклык бирү һәм кадерле намазларны, шулай ук борынгылардан калган кайбер кыска һәм өстенлекле догаларны күңелдән ятлаудан һичбер мөселман азат ителми. Боларны ятлау – мөселман өчен мәҗбүри бер изге гамәл булып тора. Әлеге сүрәләрне һәм догаларны ятлаганда, аларның мәгънәләрен белдерү, аңлату да шарт, чөнки мәгънәсен белмичә ятлаудан бер файда да чыкмый. Ятлыйсы һәр нәрсәнең сүзләре, гыйбарәләре – сүз тезмәләре һәм җөмләләре бик төзек һәм камил булырга тиеш.

     6. Укытучының дәрес бирүдән тыш тагын бер бик мөһим вазифасы бар, ул да булса – вакытын һәм урынын туры китереп һәрвакытта динлелекнең һәм әхлакның күркәмлекләре хакында сүз сөйләү. Дин ул – әдәп, әхлакның нигезе буарак, аны өйрәтү мәсьәләсенә аеруча нык игътибар итәргә кирәк. Дин өйрәтү – ул яшь балаларга Иманны күңелдән ятлату гына түгел, ә борынгы бабаларыбыз юлын өч юнәлешкә бүлеп аңлату да. Ислам динендә булган Илаһият (теология, Аллалыкка бәйләнешле мәсьәләләр турында дини фәлсәфә), нәбүвәт – пәйгамбәрлек, сәмгыйят – ахирәт хәлләре турында бәхәс диелгән нәрсәләр – әнә шул өч юнәлешне тәшкил итәләр.

    Илаһиятнең төп максаты – укучылар күңелендә Аллаһы Тәгаләне яратуны барлыкка китерү. Аллаһыны ярату – теләкләрнең иң зурысы, максатларның иң ахыргысы булган кебек, моннан соң адәм баласы Аллаһы Тәгаләнең кушканнарына һәм тыйганнарына бик теләп буйсына.

    Нәбүвәт – пәйгамбәрлекне төшендергәндә кадерле Пәйгамбәр-ләребезнең хәлләре, холыклары, гадәтләре, тормышлары турында язылган изге китаплар, тарихи хәлләр һәм тәрҗемәи хәлләр аңлатыла. Укучылар аларның яхшы үрнәкләрендә тәрбияләнергә тиешләр.

    Сәмгыйят – Ахирәт хәлләре турында бәхәс. Моны өйрәткәндә – Изге Коръән һәм дөрес Хәдисләр өйрәткәндәге кебек гаять саф итеп, төрле юк – барга ышанулардан һәм уйдырмалардан сакланып өйрәтергә кирәк. Ахирәт хәлләре – икенче бер дөнья булганлыктан, алар – Аллаһы Тәгаләнең Үзенә генә һәм пәйгамбәрләргә генә билгеле икәнлегенә, ә гади кешеләргә аларны аңларлык һәм күзалларлык акыл куәте бирелмәгәнлегенә һәм рухлар дөньясы, фәрештәләр, җен һәм пәриләр барлыгына ышану да - әлеге ахирәт хәлләре турындагы бәхәскә караганлыгын да төшендерергә кирәк.

    7. Укытучы һәрвакыт үзе укытачак дәресләрне иң элек өендә рәткә – тәртипкә салып, хәтта иң җиңел саналган дәресләргә дә зур җаваплылык белән әзерләнеп, укучыларны шуның нигезендә укытырга тиеш. Болай әйбәт әзерләнмәгән укытучы – дәрес вакытында үзенең укучылары алдында хур булачак.

    8. Өендә ныгытып әзерләнеп килгән дәресләрен укытучы аңлаешлы итеп, бөтен көчен – тырышлыгын куеп, үткен тел белән, чиста итеп, фикерләрен һәм сүзләрен кабатламыйча сөйләргә тиеш. Укытучы кеше һәр дәресеннән бер тәҗрибә алып, үз җитешсезлеген бетерергә, камилләшергә тиеш. Тәҗрибә нәтиҗәсендә укучыларның белем үзләштерү дәрәҗәләрен, укучылар арасындагы аермаларны белү һәм аларга тиешле чараларны күрү, әлбәттә, укытучының вазифасы. Әгәр укытучының укучыларына биргән гыйлеменә караганда, тәрбия мәсьәләсендәге файдасы азрак булса, ул укытучы – бик камил укытучы була алмый...

     10. Укытучы үзенең дәресен укучыларның үзләштерү сәләтләренә яраклаштырып, сыйныфта иң көчсез укучыга йөз тотып, аңлаешлы тел белән ачык һәм кыска итеп аңлатырга тиеш. Укучыларның яшь һәм физиологик үзенчәлекләрен дә истә тотып, укытучы һәр дәрескә зур җаваплылык белән әзерләнергә тиеш.

    11. Укытучы үзенең дәресен уздырганда, өйрәнелә торган фән белән укучыларда кызыксындыруны арттыру өчен

Категорияләр: Гомуми чыгышлар | Өстәде: angel
Караулар: 1865 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 3.5/2
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024