Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Мондый тематик сайтлар кирәкме?
Барлык җаваплар: 1061

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 03.05.2024, 23:27
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Гомуми чыгышлар

Ризаэддин Фәхреддин мирасы
01.02.2014, 01:34
Ризаэддин Фәхреддин мирасы  

 


  

Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, тарихчы, дин белгече һәм фәлсәфәче Ризаэддин Фәхреддин татар халкына һәм, гомумән, төрки халыкларга бәяләп бетергесез фәнни хезмәтләр һәм иҗади мирас калдырган шәхес.

Озак еллар Совет хакимиятенең «кызыл кыршавы» кысаларында тоткынлыкта торган әлеге милли мирасыбыз соңгы елларда халкыбызга кире кайтарыла башлады. М.Госманов, М.Гайнуллин, Ә.Хәйри, Х.Миңнегулов, Р.Әмирхан, М.Әхмәтҗанов, М.Рәхимкулова, Г.Хөсәенов һ.б. галимнәребез вакытлы матбугатта, аерым һәм коллектив хезмәтләрдә Р.Фәхреддиннең фәнни-педагогик, дини-фәлсәфи, әдәби һәм тарихи хезмәтләрен бастырып чыгардылар.

Дәрәҗәле галимнәр, журналистлар белән бергә, мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, студентлар һәм мәктәп укучылары да бөек якташыбызның мирасын өйрәнү һәм пропагандалауда, укыту һәм тәрбия эшендә куллануда актив эш алып баралар. Р.Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференцияләрдә, педагогик укуларда катнашучыларның саны елдан-ел арта. Чөнки аның мирасы бүген дә актуальлеген югалтмый. Аның яшәү рәвеше, эш-гамәлләре безгә җәмгыятьтәге каршылыклы фикерләрне дөрес аңларга, дөрес чишәргә ярдәм итә.

 Ул заманда да нәшриятларда басылып чыккан китапларның бер нөсхәсен тиешле оешмаларга җибәрә торган булганнар. Шул рәвешле, мөфти Солтанов та Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре белән, китаплары белән даими танышып барган һәм аңа югары бәя биргән. Авыл мөгаллиме үз тырышлыгы, үз көче белән ирешә алган әлеге ихтирамлы дәрәҗәгә.

Алгарак китеп булса да әйтик, ул вакытта Диния нәзарәте карамагында 4 меңнән артык мәхәллә һәм шул кадәр үк мәчет булган, өч миллионнан артык мөселман исәпләнгән. Бу саннар Диния нәзарәтендә тупланган кулъязмаларның, тарихи документларның, хатларның ни дәрәҗәдә күп булуы турында сөйли. Р.Фәхреддин, Диния нәзарәтендә эшләгән елларда, аларның һәркайсын җентекләп өйрәнгән, тикшергән. «Фәнни хезмәтләрен язганда озаклап утыра. Тарихи хезмәтләрне, метрикә кенәгәләрен озаклап тикшерә. Һәр датаны төгәл ачыклаганчы өйрәнә иде», — дип яза үзенең истәлекләрендә, галимнең кызы Әсма Шәрәф.

 Риза Фәхреддин белеме, төгәллеге, үз-үзенә булган таләпчән-тырышлыгы белән дә бик күпләрне гаҗәпкә калдырган. Ул һәр тарихи факт турында тирән фикер йөртә алган. Аның һәр нәрсәгә карата үз сүзе, үз карашы, үз фикере булган. Татар, башкорт, рус теленнән тыш, төрек, гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә, яза алган. Аларны камилләштерү юнәлешендә даими шөгыльләнгән. 1891 елның 20 августында яшь казый Р.Фәхреддингә ахунлык дәрәҗәсе бирелгән.

«Толерантлык» дигән терминны без соңгы елларда еш кулланабыз, еш ишетәбез. Бу язмабызда да аңа тукталып үтү урынлы булыр.

Ризаэддин Фәхреддиннең Диния нәзарәтендәге эш бүлмәсе 2 нче катта була, тәрәзәләре көнбатышка карап тора. Каршыда православия хатын-кызлар училищесы, аның артында Уфа архириясе бинасы, аңа каршы Воскресенье соборы, уртада Уфа губернаторы йорты урнашкан. Дәүләт, православия һәм ислам... Ирексездән уйланып куясың... Толерантлыкның матур бер үрнәге түгелме соң бу? Әгәр дә син үз эшеңне белсәң, аны төгәл, акыл белән башкарсаң, милләтеңне, халкыңны, динеңне яратсаң, башкаларныкына хөрмәт белән карасаң, алтын урталыкны сакларга мөмкин икән бит. Ул заманда ук толерантлык дигән төшенчә гамәл буларак яшәгән.

 Р.Фәхреддин сабыр холыклы кеше булган, мөрәҗәгать итүчеләрнең фикерләрен игътибар белән тыңлый белгән. Дин, иман мәсьәләсендә дә һәр гамәле, фикере уйланылган, мантыйклы, эзлекле. Аны, заман мәдәнияте мәсьәләләренең бары әхлакый һәм фәнни ягы гына кызыксындырган. Дингә аек акыл белән карый, фани дөньядан аерылмыйча өйрәнә, гамәл кыла һәм башкаларга да шуны өйрәтергә тырыша. «Дини һәм иҗтимагый мәсьәләләр» дигән хезмәтендә Ризаэддин Фәхреддин исламның төп нигезләрен ачып бирә һәм заманча мөселман яшәешенең барлык аспектларын яктыртырга омтыла. Мөхәммәд пәйгамбәребез хәдисләрен шәрехләгән «Җәвамигуль калим шәрхе» хезмәте дә моңа ачык мисал. Әле бүгенге көнгә кадәр, пәйгамбәребезнең хәдисләрен шул дәрәҗәдә аңлатып биргән хезмәт юк.

Ризаэддин Фәхреддин тырышлыгы белән 1924 елда «Ислам мәҗлесе» исемле журнал да чыгарыла башлый.

Р.Фәхреддиннең намуслы хезмәте инкыйлабка кадәр үк патша хөкүмәтенең дәрәҗәле бүләкләренә — «Тырышлык өчен» («За усердие») дигән медальләренә лаек булуы мәгълүм. Моннан тыш 1905 елда христиан динендә булмаган 30 кеше Николай II Указы нигезендә «Шәхси почетлы гражданин» («Личный почетный гражданин») дигән исем-дәрәҗәгә тәкъдим ителгән. Шулар арасында 15 ел «тырышып хезмәт иткәне өчен» Риза казый да кертелгән. Әмма Р.Фәхреддин әлеге дәрәҗәле исемне рәсмиләштерүдән һәм аннан файдаланудан баш тарткан.

2004 елда Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты каршында галимнең иҗади һәм фәнни мирасын өйрәнү лабораториясе оештырылды.

Лаборатория түбәндәге бурычларны күздә тота:

галимнең мирасын туплау;

хезмәтләрен бүгенге алфавитка яраклаштырып күчерү һәм рус теленә тәрҗемә итү;

мирасыннан гамәли рәвештә файдалана алу мөмкинлеге тудыру һәм киң катлау укучыларга җиткерү;

Р.Фәхреддин үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү.

Урта мәктәп, гимназия укучылары, махсус һәм югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен Р.Шаһиев авторлыгында «Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗади мирасы» дигән махсус курс программасы төзелде. Милли төбәк компоненты сәгатьләре исәбеннән укыту планына кертелде. 2007 елда шул ук авторның «Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы» дип аталган дәреслек-кулланмасы бастырып чыгарылды.

2011 елда институт галимнең мирасын өйрәнү һәм пропагандалаудагы актив эшчәнлеге өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премиясенә лаек булды.

 Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты, эш-гамәле, яшәү рәвеше, дөньяга карашы заманыбызның һәр катлау кешеләренә укып, өйрәнеп һәм үрнәк алып яшәр өчен ачык бер мисал булып тора.

Категорияләр: Гомуми чыгышлар | Өстәде: angel
Караулар: 681 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024