Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Мондый тематик сайтлар кирәкме?
Барлык җаваплар: 1061

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 03.05.2024, 20:16
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Гомуми чыгышлар

Ризаэддин Фәхреддин китабына аннотация
31.01.2014, 23:44

Интерактив китапка аннотация. ( Ризаэддин Фәхреддин) Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты буенча филология фәннәре докторы Д.Ф.Заһидуллина җитәкчелегендә төзелгән интерактив китап (2007) татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, студентларга, мәктәп укучыларына һәм сый- ныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә. Җыентыктагы программаның эчтәлеге түбәндәге бүлек һәм бүлекчәләрдән тора: 1. Тормыш юлы. Бу бүлекчәдә Фәхреддиннең тормышына кагылышлы материаллар видео рәвешендә тәкъдим ителә, фотоальбомында фотосурәтләр һәм күренешләр бирелә,тормышы һәм эшчәнлегенең төп даталары күрсәтелә. 2. Иҗаты. Биредә бөек мәгърифәтченең документаль-әдәби портреты урын алган. Фәхрединнең тормышы һәм иҗатына багышланган бу бүлекчәдә М.Госманов, Ә.Хәйри, Кичучат музее директоры Д.Гыймранованың чыгышларыннан өзекләр китерелә. 3. Кичүчаттагы Р.Фәхреддин музее видеопрезентация итеп күрсәтелә.Әлеге бүлек музейның тышкы һәм эчке күренешләре, экспонатлар белән танышырга мөмкинлек бирә. 4. Фәнни-мәгълүмати бүлек Фәхреддин турында истәлекләр, документлар, хатлар, әдипкә багышланган хезмәтләр, мәкаләләр,библиография тәшкил итә. Шунда ук Миркасыйм Госмановның Фәхреддин хакында видеоинтервьюсы урнаштырылган. 5. Р.Фәхреддин мәктәптә бүлеге ике өлештән тора. Беренчесендә Фәхреддиннең тормышы һәм эшчәнлеге турында тест бирелә. Ул укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшереп карарга мөмкинлек бирә.Икенче өлеш методик җыентыктан гыйбарәт. Р.Фәхреддиннең дәресләрдә эпиграф итеп кулланырдай канатлы сүзләре китерелә, әсәрләренә күзәтү ясала. 6. Татар мәгърифәтчеләре бүлегендә Ш. Мәрҗани, И.Гаспринский,Р.Фәхреддин турында,аларның татар мәгърифәтен үстерүгә керткән өлешләре хакында видеопрезентация күрсәтелә. Интерактив китап – бүгенге көн мәгълүматый мөмкинлекләрдән файдаланып төзелгән дәреслек, укытучы һәм укучы өчен методик ярдәмлек, искиткеч бай һәм галимнең күпкырлы эшчәнлеген күзәтергә мөмкинлек бирә торган, бер шәхескә кагылышлы энциклопедия. Анда Фәхреддиннең тормыш юлы-иҗаты хакында җентекләп сөйләүче язмалар да, шәхескә һәм аның эшчәнлегенә замандашларының бәясе дә, әдипнең басылып чыккан хезмәтләре, әдәби әсәрләре дә ( "Әсма,яки Гамәл вә җәза”, " Сәлимә, яки Гыйффәт” һ.б) , бүгенге көн галимнәренең Фәхреддин хезмәтләренә анализы да урын алган. Китапның өч телдә язылуы , чыганакларны күчереп алу, файдалану мөмкинлеге булдырылу, мәктәп укытучысы өчен махсус методик материаллар бирелү, аның зәвыклы эшләнеше файдаланучыда канәгатьлек хисе уята.
Категорияләр: Гомуми чыгышлар | Өстәде: angel
Караулар: 669 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024