Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Сез Риза Фәхреддин турында беләсезме?
Барлык җаваплар: 1248

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 03.05.2024, 21:51
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Гомуми чыгышлар

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе.
31.01.2014, 23:25

Минем төп максатым:татар халкының горурлыгы булган гали зат, гаҗәеп киң карашлы, тирән энциклопедик белемле, милли тарихка һәм үз чорының рухи тормышына караган бихисап күп хезмәтләр иҗат иткән бөек галим Ризаэддин Фәхреддиннең әсәрләрендә әхлак тәрбиясен системалы бербөтен итеп иң ерак гасырлардан үзе яшәгән көннәргә кадәр иңләп карарга тырышуын күрсәтү.

    Теманың актуальлеге: борынгы бабаларыбызның тарихына битарафлык күрсәтеп, әхлак-тәрбия мәсәләләренең бүген бик актуаль проблемага әверелеүнә күз йомсак, "милләтнең юкка чыгуга хөкем ителүе " бик мөмкин. Шуңа күрә дә безгә бергәләшеп киләчәк өчен Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы нигезендә тәрбияләүне  ныклап дәвам итәргә кирәклеген яшь буынга җиткерү.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә "әхлак” сүзе болай тәкъбир ителә : 1)кешеләрнең җәмгыятькә һәм бүтән кешеләргә мөнәсәбәтләре 2)кешеләрнең мөнәсәбәтләре 3)кешеләрнең җәмгыятькә һәм бер-берләренә карата эчке һәм тышкы мөнәсәбәтендә идеал дип уйланган нормалар һәм принциплар 4)тәртип.

    Кешеләрдә әхлакый сыйфатларның кими баруы турында күп языла һәм сөйләнелә.  Билгеле, бу күренешнең күп төрле сәбәпләре бар. Алар нидән гыйбарәт соң? Монда тирә-юньнең, гаилә, мәктәп һәм диннең гаебе бармы? Бу сорауга әйе һәм юк дип тә җавап биререгә мөмкиндип уйлыйм.

    Милләте, халкы өчен җан аткан, күпкырлы талант иясе Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак тәрбиясе турындагы тупланмаларын бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы дип тә карарга ярый.  Яшьтән үк укыту-тәрбия эшенә бирелгән һәм гомере буена аңа тугры булып калган чын галим тәрбиягә, әдәп-әхлак мәсьәләренә багышланган бик күп китаплар бастыра.

     Рус телле белем йортында  эшләсәм дә, рухи остазыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең чын дәрәҗәдә кыйммәтле, асыл үгет-нәсихәтләре белән татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында  танышабыз, аның хезмәтләренә еш мөрәҗәгать итәбез, бәяләп бетермәслек хәзинәсенә таянабыз. Мәгърифәтче фикеренчә, югары әхлаклы кеше генә җәмгыятькә файда китерә ала.

    Яшьтән үк

укыту-тәрбия эшенә бирелгән галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышлаган хезмәтләре 100 гә якын (барлык иҗат иткән китапларының яртысы бу). Әле кулъязма хәлендә сакланып, матбугатта басылмыйча үз чиратын көтеп ятучы язмалары да мә шһүр галимебезнең әхлакый мәсьәләләребезгә нинди зур игътибар бирүен күрсәтә. 

     ”Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” дигән сүзләрне беренче тапкыр Казанда 1908 нче елда бастырылган китабының беренче битенә куюы, Ризаэддин Фәхреддиннең Аллаһының киң күңелле, хөрмәтле кешесе-Гали хәлифә сүзләренең үз хезмәтендә зур игътибарга лаек икәнен күрсәтмиме?  Яшь буынны югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп олы тормыш юлына әзерләү гамәлен, Ризаэддин Фәхреддин, бөтен җәмгыятьнең иң изге, иң мөһим эше дип карый.  Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре һәркем аңлашырлык гади тел белән, үтемле, тормыштан һәм тарихтан  алынган мисаллар, чагыштырулар белән баетылган. Аның шул юнәлештәге "Гыйлем әхлак” ("Әхлак гыйлеме-этика”) сериясе барлыкка килә. Бу әсәрләре кабат-кабат бастырылып, мәдрәсәләрдә дәреслекләр булып файдаланылган. "Әхлак гыйлеме”нең тугызынчы кисәге булган "Адәбе тәгълим” (Укыту кагыйдәләре) китабындагы вазифаларга кереш сүзендә Әнвәр Хәйри әфәнде укытуга багышланган әхлак тәрбиясенең көчен шулкадәр көчле бәяли, хәтта  бу кагыйдәләрне укытучылар һәм укытучы булачак кешеләр "үз һөнәрләренең устав программасы итеп ятлап өйрәнсәләр дә бик яхшы булыр иде” ди.

    Укучы балаларның иң изге һәм олы вазифалары-гыйлем үзләштерү булганлыктан, беренче бүлекне "Гыйлем. Могаллим. Тәрбия”дип атый. Укытучы хезмәтен саваплы, вазифасын-авыр һәм мактаулы итеп тасвирлый. Төрле укытучылар бар:”Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдыручы укытучы” һәм "Туфрак булачак бер баланы алтын итә белүче укытучы”. Бу сүзләре белән генә дә ул безгә, укытучыларга,  күпме әхлак тәрбиясе биргән! Укытучы үзе дә рухи яктан камил зат, укучыларга өлге булырга тиеш. Бу хакта Ризаэддин Фәхреддин: "Укытучы- кулын сузса, шәкерт-аның күләгәседер”, яки укытучы-бер китап язучы икән, шәкерте дә аның язган китап нөсхәседер. Язылган китап нөсхәсен күреп, язучының гыйлем һәм гакылда булган дәрәҗәсен тәкъдир итү мөмкин булган кебек, шәкертен күреп, укытучысының кем икәнен белү авыр булмас. Тикшерелгән мәсьәләләрне тәфсилләп өйрәнгән галимнең бу искәрмәсе дә бик гыйбрәтле.

     "Әхлакый тәрбиягә нигез кайчан салына башлый соң?” дигән сорауга галим безнең илебез белән генә чикләнмичә, чит мәмләкәтләрдә дә, бигрәк тә Ислам дөньясында киң таралган  хезмәтләре белән  "Гаиләдән” дип җавап бирә. Балага туганнан соң дөрес тәрбия бирелсә, ата-ана үз бурычын намус белән үтәсә, һичшиксез,  тормыш матур булыр иде. Кеше тормышында иң мөһим, иң кирәкле, иң матур, иң хөрмәтле  сыйфатлар-әхлак нигезе- безгә кече яшьтән үк  салынган булырга тиеш. Татар халкының рухи хәзинәсенең кыйммәтле асылташларына әверелгән китапларның исемнәре дә әхлак тәрбиясенә багышланганын күрсәтеп тора, әдәп төшенчәсендә йөргән сүзләр белән аталган: "Тәрбияле ана”, "Тәрбияле бала”, "Тәрбияле хатын”, "Шәкертлек әдәпләре”, "Гаилә”, "Нәсыйхәт” һ.б. Бу китаплар Уфада казыйлык вазифасын үтәгән чорда, Шиһабеддин Мәрҗанинең алдынгы укыту алымнарын кулланып, тәрбия буенча бай тәҗрибә туплаган елларында язылган.

     "Юаныч” исемле китабындагы "Зыяфәт, ягъни кунакчыллык һәм туй ", "Ашау-эчү” дип аталган бүлекләр шулай ук зур әһәмияткә ия. Чөнки ул биредә бүген инде күбесе онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү һәм аны сыйлау әдәпләре, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, исерткеч эчүдән котылу чаралары, исерткеч эчү аркасында килеп чыккан кайбер гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган башка бик күп кыйммәтле мәълүматлар бирә.” Җәмгыятебез әхлакый яктан шактый бозылу нәтиҗәсендә "әхлак” дигән югары төшенчә Ризаэддин Фәхреддин аңлаган дәрәҗәдән бик күпкә түбән төшеп, әхлакый һәлакәт чигенә килеп җиткән бүгенге көндә бу язмаларның әһәмияте бигрәк тә зур”ди Ризаэддин Фәхреддин хезмәтен өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәребезнең берсе Әнвәр Хәйри. Мәктәптә 30 елдан артык хезмәт куйган укытучы буларак та, ана буларак та, мин аның белән килешәм: үзе дә иманлы зат- итагатьлелеге, тыйнаклыгы, әхлаклыгы, фикер карашлары белән безгә үрнәк булып торучы милли каһарманыбыз бит ул Ризаэддин Фәхреддин.

 

Әдәбият.

1.Галимнең тарихи хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе. Диләрә Гыймранова.Мәйдан, 2009 нчы ел,1 нче саны, 150-151 нче битләр.

2.Ризаэддин Фәхреддин. "Җәвамигуль-кәлим” шәрехе. Казан. "Рухият” нәшрияты, 2005.

3. Ризаэддин Фәхреддин. Адабе тәгълим.(Укыту кагыйдәләре). Гыйлем әхлактән тугызынчы кисәк. Икенче басма. Казан, 2006.

4. Татарның олуг улы. Мәгариф. 2009 нчы ел, 1 нче саны.

5.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Баш редактор Ф.Ә.Ганиев.. Казан.”Матбугат йорты” нәшрияты, 2005, 751 бит.

6.Әнвәр Хәйри. Бөек галимебез. Казан утлары, 2009 нчы ел, 1 нче саны,149-153 нче битләр.

Категорияләр: Гомуми чыгышлар | Өстәде: angel
Караулар: 714 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024