Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Сайтның файдасы булдымы?
Барлык җаваплар: 1079

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Шимбә, 04.05.2024, 05:11
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Гомуми чыгышлар

Ризаэддин Фәхреддин иҗатын укыту-тәрбия процессына кертү
31.01.2014, 23:37

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

 

Эчтәлек

Әдипнең тәрҗемәи хәле...................................................................................................4-5

Ризаэддин Фәхреддиннең тормышына һәм эшчәнлегенә караган төп даталар.........6-7

Библиография. Ризаэддин Фәхреддиннең басылып  чыккан хезмәтләре һәм  

әсәрләре............................................................................................................................8-16

Ризаэддин Фәхреддиннең иҗатыннан үрнәкләр.

Гыйлем, мөгаллим, тәрбия...........................................................................................17-20

Гыйбрәтле сүзләр................................................................................................................21

Яхшы тәрбия вә яман тәрбия.......................................................................................22-24

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест, кроссвордлар....25-26

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш мизгелләре..........................................................27-31

Ризаэддин Фәхреддин музееннан күренешләр...........................................................32-34

Кулланылган әдәбият..........................................................................................................35

Ярдәмлекне төзүче Мөхәммәтшина В.Ф.

 

Аңлатма язуы

Мәгърифәтче  Ризаэддин Фәхреддин иҗатын укыту-тәрбия процессына кертү буенча мәгълүматлар  тупланган ярдәмлек кулланма укытучыларга, тәрбиячеләргә тәкъдим ителә.

   Энциклопедик  белем иясе, рухи-иҗтимагый тормышның төрле тармакларында  йөзләрчә кыйммәтле хезмәтләр иҗат иткән шәхес Ризаэддин  Фәхреддиннең исеме  үз халкына яңадан кайтты. Ризаэддин Фәхреддин бөтен гомере буе ата-аналарга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту проблемаларын уңай хәл итәргә, тәрбияви эчтәлекле хезмәтләр, методик кулланмалар булдырырга омтылучы һәм бөтен теләкләрен диярлек уңышлы рәвештә гамәлгә ашыручы данлы шәхес буларак тарихка керде. Шуңа бәйле рәвештә  укытучыларга тәкъдим ителә торган бу хезмәтне  олы итеп "Мәгърифәтче  Ризаэддин Фәхреддин” дип атадык. Ризаэддин  Фәхреддиннең әдәби һәм педагогик мирасын барлау буенча укытучыларга ярдәм булыр дип, аның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә  багышлап җыентык әзерләнде.

 

   Максатыбыз - олугъ галимнең күпкырлы иҗаты турында  күзаллау булдыру һәм укытучыга шул файдалы мирасны укыту-тәрбия процессында  куллану.

 

ӘДИПНЕҢ ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЕ

 

    Ризаэтддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Самара  губернасының Бөгелмә өязе (хәзер  Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат  авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин  улы шул авылның имамы булган.  Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек  вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан  алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның  язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә  ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган.  Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам  итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин башка  елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган,  үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы  мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле  белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына  җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә  үзе дә сабак укыта башлаган. 1889  елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә  хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем  биргән.

    Ризаэддин  Фәхреддин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм  дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның  19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык  шәһадәтнамәсе - указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэддин Фәхреддиннең  гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып  чыга.

  1888 елның җәендә Петербургка барып, анда  ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэддин Фәхреддингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Ш.Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.

1889-1891 елларда Р.Фәхреддин Бөгелмә оязенең  Илбәк авылында имам һәм мөдәррис Вазыйфаларын башкарган. 1891 елда  ахунлык дәрәҗәсен алган.

Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә)  беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен  шул ук Вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга  хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Р.Фәхретдиннең казыйлык  вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең  таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре  өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.

    Уфага килгәнче  Р.Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада  исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра.  Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук  «Сәлимә,   яки Гыйффәт»  (1899),   «Әсма,  яки Гамәл вә җәза»  (1903)  кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар»  кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик,  дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр,  хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы  намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык  төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.

   Оренбург шәһәрендә чыга  башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуган Шакир һәм Закир  Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза  казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе  белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы  идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган  мәкаләләр язып бастыра.

   Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  «Шура»  («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал  1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире  итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Журнал  1918   елда ябылганчыга хәтле Р.Фәхреддин «Шура»ны мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел  дәвамында нәшер ителгән  бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья  күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне - әдәбият, тарих,  сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый  мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм  кызыклы булып чыгуы да - баш мөхәрриренең  армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында  да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән,  хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оиенбургтагы  «Хөсәения»   мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан. «Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык Вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек Вазыйфаларын башкара. 1923  елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.

   Совет хакимлеге елларында Р.Фәхретдин,  авыр дини Вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам  иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә  үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан  булуы - аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.

   Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә  Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.

    Дингә  карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый  һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге  сәбәпле Р.Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар  онытылып торган. Фәкать 1960 нчы елларның ахырларында  гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.

   Ризаэддин Фәхреддин - иң күренекле затларның  берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы  да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе  дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.

 РИЗАЭТДИН ФӘХРЕТДИННЕҢ ТОРМЫШЫНА ҺӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ КАРАГАН  ТӨП ДАТАЛАР

 

1859, 13   гыйнвар

Самара губернасы Бөгелмә өязенең (хәзер Татарстан Республикасының  Әлмәт районы) Кичүчат авылында дөньяга килә

1867, көз - 1868, яз

Чистай  мәдрәсәсе шәкерте

1869 – 1889

Түбән Шәлчәле (Чыршылы) авылы мәдрәсәсе  шәкерте һәм хәлфәсе

1885, 10 июнь

Нурҗамал Габденнасыйр  кызы белән никахлашалар

1886

Казанга сәяхәт итә. Мәшһүр  тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. галимнәр  белән таныша

1887, 5  март

Улы Габдрахман дөньяга килә

1887, 19 июнь

Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйб һәм мөдәррис дәрәҗәсен белдергән  шәһадәтнамә (указ) ала

1888, җәй

Петербургка барып, анда ике айга якын тора.  Танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән таныша

1889, июль-1891, февраль

Бөгелмә өязе Илбәк авылында имам вә мөдәррис

1889, 17  сентябрь

Улы Габделәхәт дөньяга килә

1891, 24  август

Ахунлык  дәрәҗәсен ала

1891, февраль  - 1906, май

Уфа шәһәрендәге  Мәхкәмәи Шәргыядә  (Диния Нәзарәтендә) казыйлык хезмәтендә

1892, 22 гыйнвар

Улы Габдеррәшит дөньяга килә

1893, 27  декабрь

Кызы Зәйнәп  дөньяга килә

1894, 1897

Патша хөкүмәте тарафыннан  көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнә

1897, 25 ноябрь

Улы Хәсән дөньяга килә  һәм 1899 елда вафат була

1900, 13 февраль

Улы Сәгыйть дөньяга килә

1901, 5 сентябрь

Улы Хәсән дөньяга килә

1906, май-1907,  декабрь

Оренбург шәһәрендә чыккан «Вакыт» газетасы мөхәррирләреннән берсе

1906, 28  июнь

Кызы  Әсма дөньяга килә

1908, гыйнвар - 1917, декабрь

Оренбург шәһәрендә нәшер ителгән «Шура» журналы мөхәррире

1918, 9  гыйнвар

Милләт Мәҗлесе тарафыннан Диния Нәзарәтенә казый итеп сайлана

1918, март 1921, декабрь

Уфада Диния Нәзарәтендә казый

1921, декабрь 1923, июнь

Диния Нәзарәтендә мөфти вазыйфаларын башкаручы

1923, 10 июль

Мөфти вазыйфасына сайланып куела

1923-1936

Мөфтилек вазыйфаларын үти

1925, сентябрь

Ленинград шәһәрендә  СССР Фәннәр академиясенең 200 еллык юбилее тантанасында катнаша

1926, җәй

Мәккә  шәһәрендә Бөтендөнья мөселманнарының  беренче конгрессында катнаша

1936, 12 апрель

Уфада  77 яшендә вафат була

Категорияләр: Гомуми чыгышлар | Өстәде: angel
Караулар: 507 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024