Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Мондый тематик сайтлар кирәкме?
Барлык җаваплар: 1061

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Шимбә, 04.05.2024, 04:45
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Гомуми чыгышлар

Ризаэддин Фәхреддин – Болгар төрекләренең дин вә мәзһәбләре
01.02.2014, 01:06

Рәссам Р. Шарафутдинов


Болгар төрек кавеменнән булганлыктан, аларның иске төрекләр ияргән диннәрдән һәм мәзһәбләрдән берәрсенә ияргән булулары табигый. Ислам барлыкка килгәннән соң, кайсы еллардадыр, Болгар мәмләкәтенә һәм Болгар кавеме арасына ислам дине керде һәм яхшы гына таралды. Чөнки боларның рухи халәтләренә ислам дине яраклы һәм туры килә торган иде.

Башлап ислам динен кабул итүләренә тышкы сәбәпләрне бәян итүчеләр дә бар. Ләкин шул төрле сәбәпләр арасыннан җиңелен һәм дөресен табу – беркадәр авыр. Аны белүгә зур ихтыяҗ да юк.

Һәрхәлдә, Болгар төрекләре үзләре белән сәүдә мөнәсәбәтендә һәм солых хәлендә яшәүче иранлылар аркылы Гарәбстан җирендә барлыкка килгән ислам хәбәрен бик иртә белгәннәр булса кирәк. Габделмәлик бине Мәрдан заманында ислам кабул иткән хәзәр төрекләре арадашлыгы белән дә боларга ислам дине кергән булуы ихтимал.

Болгар төрекләренең ислам динендә булуы рәсми рәвештә һиҗри белән 310, милади белән 922 елның 12 нче мөхәррәме, ягъни 12 нче майдан саналырга тиешле.

Бу көнгә кадәр дә Болгарда ислам дине ачыктан-ачык һәм җиренә җиткереп тотылуы, хәтта мәчеттә дә җомга намазы укылу һәм хотбәдә Болгар ханы телгә алынып, дога кылынуы Ибне Фазланның: «Без килгәнгә кадәр хотбә вакытында падишаһ өчен мөнбәрдә «Аллаһеммә әслихәл-мәликә Бәлтуар – мәликә Болгар»,– дип дога кылына торган булган»,– дигән сүзләреннән мәгълүм. Мәчетләр һәм мөнбәрләр төзелү, җомга намазы укылу һәм җомга хотбөсендә падишаһка дога кылыну – бу мәмләкәттә күп заманнар элек ислам дине тамыр җәйгән булуга дәлил.

Ибне әл-Әсирнең һиҗри белән 433 ел вакыйгаларыннан итеп: «Болгар кавеме төрек һәм сәкълаблар арасында туган. Аларның шәһәрләре – төрекләрнең иң ерак шәһәре. Алар кяферләр иделәр, Карибләреннән, ягъни якыннарыннан ислам динен кабул иттеләр. Алар – Әбү Хәнифә (Алланың аңа ризалыгы булсын!) мәзһәбендә» дигән сүзендәге «кариб»не беркадәр еллардан гына гыйбарәт дип белү яраклы түгел, бәлки ул сүздән булган максат – болгарларны Сәмәрканд, Амудәрья һәм Сырдәрья далаларындагы төрекләр итеп күрсәтүдер.

Мәсгуди, Болгар хакында: «Болгар шәһәре Мантыш диңгезе ярына урнашкан. Мин аларның җирнең җиденче кисәгендә урнашканннарын күрәм. Алар – төрекләрнең бер төре. Харәзем һәм алар арасында Хорасан һәм Харәзем җирләреннән һәм башка җирләрдән кәрваннар йөриләр. Ә инде, әгәр тегендә, ягъни башка тигезлекләрдә төрекләрдән кәрваннар йөрсә – алар болгарларның милке санала. Безнең хәзерге вакытыбыз – 332 ел. Мөселман диненә әл-Моктәдир көннәрендә – 310 елда керделәр. Теге күрүче аны күрде һәм ул хаҗга барып, тынычлык шәһәрендә, ягъни Багдадта догалар укыды. Аның белән әл-Моктәдир байрак күтәрде һәм аларны мәчеткә алып барды»,– ди.

Якут Хәмәви: «Болгар хөкемдары һәм аның кешеләре әл-Моктәдир биллаһ көннәрендә ислам динен кабул иттеләр һәм Багдадка илче җибәрделәр, әл-Моктәдирне белделәр һәм аннан намазлар укырга һәм шәригать кануннарына өйрәтүен сорадылар. Ләкин алар исламга бу сәбәптән генә кермәделәр»,– ди .

Хәмөвинең бу сүзеннән болгарларның элек ислам кабул итеп, шуннан соң хәлифәгә илче күндереп, дин өйрәтүчеләр җибәрүен сораганлыклары аңлашыладыр.

Һәрхәлдә, болгар төрекләренең ислам кабул итүләренең сәбәбе ачык беленми. Төрле сәбәпләр булуы ихтимал Болгар сәүдәгәрләренең Багдадта ислам диненнән хәбәрдар булып, кызыксынып кайткан булулары, Багдадта төрекләрнең дәрәҗә яулаулары һәм шуның тәэсире булуы кебек эшләр – һәммәсе болгар төрекләренең ислам кабул итүләренә сәбәп булырга мөмкин.

Ибне Фазланның: «Сәкълабларның хөкемдары Алмас бине Сүлки Бәлтуарның мөэмин-мөселманнарның әмире әл-Моктәдир биллаһка хаты иреште. Анда ул ислам шәригатен кабул итеп, диннең кануннарын өйрәнеп, аңа тугрылыклы булулары турында ант итүләре хакында һәм үзләре өчен мәчетләр һәм мөнбәрләр төзүне сорап яза. Мәмләкәтнең бөтен шәһәрләрендә төрле хөкемдарларның һөҗүмнәреннән саклану өчен крепостьлар тезүне сорый...» – дигән сүзеннән ислам диненең инде кабул ителгән, аның мәмләкәт эченә инде кертелгән булуы, хәзер төп максат кальга (крепость) төзү икәнлеге, дин турында бары тик ияртеп кенә искә алынуы аңлашыладыр.

Һәрхәлдә, болгар төрекләрендә ислам дине ныклы рәвештә урнашты, хәлифәлек үзәгеннән һәм ислам бишегеннән ерак булуларына карамастан, Аллаһе тәгаләнең өстенлеге һәм мәрхәмәте белән дини гадәтләр үтәлеп торды. Бу эш – болгар төрекләренең ислам кабул итүләре дөньяви бер киңлек өчен генә булмыйча, бәлки хаклыкны тирәң аңлаулары аркасында динне күңелдән тануларына дәлил. Юкса, җилдән килгән мәхәббәт, төш һәм кәрамәт юнәлешендәге эшләр сәбәбеннән генә хасил булган ихласның шул эшнең киресе булган икенче төрле җил һәм икенче төрле кәрамәт сәбәбеннән югалуы һәм, һәрхәлдә, ныклы булмавы, гомумиләшмәве мәгълүм.

Өч йөз еллардан артык вакытлар үтте. Болгар төрекләре әхлаклары соңгы дәрәҗәдә бозык, мөгамәләләре җәбер һәм золым булган рус түрәләренең истибдадлары астында яшәп тә, үзләренең әхлакларын, гореф-гадәтләрен саклап килделәр, дингә ышанулары ныклы һәм какшамас булды. Руслар арасында торган хәлдә сакланган дин һәм дөньяга караш, Алла теләсә, дәҗҗал көненә кадәр сакланыр.

Болгар вә Казан төрекләре, 1912 ел.
Категорияләр: Гомуми чыгышлар | Өстәде: angel
Караулар: 495 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024