Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Минем сайтымны бәяләгезче!
Барлык җаваплар: 5796

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Шимбә, 04.05.2024, 02:40
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Гомуми чыгышлар

РИЗА ФӘХРЕДДИНОВ ВАҺҺАБИЛАР ХАКЫНДА
14.01.2014, 22:43


Р.Фәхреддиновның ваһһабилар хакындагы мәкаләсе 1906 елда «Әл-гасрел-җәдид» («Яңа гасыр») журналының 2 нче санында дөнья күрә. Ул аны «Ваһһабилар кемнәр»? башы астында урнаштырган. Авторы Ризаэддин бине Фәхреддин, Уфа дип күрсәтелгән. Димәк, автор аны Уфа шәһәрендә яшәгән чагында ук язган, жанрына караганда ул, фәнни хезмәттән бигрәк, журналистик мәкалә стилендә эшлә­нелгән һәм фикерләрен публицистик калыпка корган. Шунлыктан бу мәкаләсен асылда сәяси юнәлештә иҗат ителгән публицистик әсәр дип карый алабыз.

Билгеле булганча, XIX йөзнең башлангыч чорында ук ваһһабичылык татар дөньясына үтеп керә. Шул ук йөзнең соңгы чирегендә иҗтимагый фикер үсешендә ныклап ур­нашкан алдынгы мәгърифәтчелек идеяләре дә ваһһабичы-лык тәэсирендә формалаша. Мәгърифәтчелекнең гәүдәләне­ше булган «җәдидчелек»тә ваһһабичылык идеяләрен табуы кыен түгел. Асылда Р.Фәхреддиновның үзен дә, аның дини карашларын һәм тәрбия-әхлак тематикасын күргәндә нинди мәсьәләләргә зур игътибар бирүен дә искә алсак, бу яктан да аны ваһһабичы дип белдерә алабыз. Әмма бу караш­ларны татар әдәбияты һәм иҗтимагый фикере тарихында яктыртканда ваһһабичылык белән бәйләп карау әлегә акту­аль булмады, шунлыктан ни сүзлекләрдә, ни фәнни мәкаләләрдә бу хакта ачык кына язылган һәм хәтта ваһһабичылыкның нәрсә икәнлеге аңлатылып бирелгән материалларны таба алмыйбыз. Хәтта ваһһабичылыкка караган үзенчәлекләр татар җәдидчелек хәрәкәтенең, татар мәгърифәтчелегенең асыл сыйфатлары итеп аңлатыла һәм тасвир кылына киләләр. Мәсьәлә киң планда алынып, һәрьяклап тикше-ренү-эзләнүләрне, бәяләр бирүне таләп итә.

Ваһһабичылыкны прогрессив хәрәкәт дип карамау хата булыр иде. Шунысын алдан ук белдерергә тиешбез, согудиләрнең  сәяси  омтылышларында  төп  идеологик  ко­ралга әверелдерелгән ваһһабичылык милли-азатлыкны хәрәкәтләндерү  өчен  дә  актив  файдаланылган.

Р.Фәхреддинов журналдагы мәкаләсен «Бу сүз башы-ны күрән затлардан бер чугысы: «Ваһһабилары белмәк нәдән лазем улды, беленмәсе лязим улан башка шәйләре-мез юкмы?» - дия бәхәс итәчәкләре күңелә кәлер», дип башлап китә һәм реаль училищеда укучы улының: «Әткәй? Ваһһабилар кемнәр?.. » - дигән сорауны бирүен, аңа җавап биргәнендә генә бу мәсьәләгә дикъкать итүен белдерә. Урыс мәктәпләрендә укучы татар балаларына ваһһабилар хакында хаталы фикерләр бар икән. Мисалга И.Янчинның «География» (Ч.11, - изд. 25-ое. - Москва, 1904. - С.48) хезмәте алына һәм аннан ваһһабилар - «секта, не призна­ющая Магомета» дигән билгеләмә китерелә. Шуннан соң Р.Фәхреддинов бу фикернең хата булуын аңлату өчен «Ваһһаби җәмгыяте» тарихын сөйләүгә күчә.

Мөхәммәд бине Габделваһһап бине Сөләйман Ән-Ниҗ-әди Әт-Тәмйәми Әл-Ханбали (1703-1787), «Ваһһаби мәзһәбе»нә нигез салучы галим, үз чорының иң укымышлы затларын­нан булган. Туган иле Йәмәндә белем алганнан соң Басра, Хиҗаз һәм Шам вилаятьләрендә сәяхәтләр итеп, анда исемнәре мәшһүр галимнәр белән очрашкан, алар белән кайнар бәхәсләр оештырган. Ул таркаулыкка дучар ителгән Ислам дөньясын ныгыту өчен җан ата. Шунлык­тан шигый һәм сөнни мәзһәпләрдә урнашкан, бер-берсен инкяр итешүгә корылган каршылыкларны юкка чыгаруның, суфичылыктан һәм диндарлыктан, халык фикерен буып торганнарына күрә, котылырга кирәклеген яхшы аңлап эш иткән. Аның бу омтылышлары шул заманның галимнәре тарафыннан тәнкыйтькә очраган. Әмма Мөхәммәд бине Габделваһһап динне сафландыру, заман тузаныннан арын­дыру кирәклеген кайнар бәхәсләрдә дәлилләү юлын да тапкан һәм шул вакытларда ук аның теоретик карашлары да формалашкан. Аның «Китабу-тәүхид» хезмәтендә алар чагылыш тапканнар. Мөхәммәд бине Габделваһһап бу фикерләрен хаҗилар алдында да,  гарәпләр  арасында да кайнарлык белән аңлата торган булган. Ул Ислам динен саф көенчә саклауны, Мөхәммәд пәйгамбәр заманындагы рәвешенә кайтаруны, бары тик Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси үзеннән теркәлеп алынган хәдисләр белән генә гамәл  кылуны алга сөрә.

Р.Фәхреддинов шушы мәсьәләләргә тукталып, Мөхәммәд бине Габделваһһапның эшчәнлегенә уңай бәя бирә, аның үз артыннан күпләрне ияртә алуын да билгеләп уза һәм шул вакытларда Йәмәндә сәясәт белән шөгыльләнгән Габделгазиз шушы мәзһәбне үз максатларында файдалана башлавын да искәртә.

Габделагазиз бине Сөгуд ваһһабиларының җитәкчесе мәртәбәсенә күтәрелеп, бу мәзһәбкә сәяси төс кертә. Асылда диннең сафлыгы өчен көрәшкән ваһһабилар дин карендәшләре булган сөнни Төрек империясенә каршы азатлык хәрәкәте җәелдерәләр, Мәккәне үз кулларына төшерәләр, ваһһабилар буларак бик күп җирләрне буй­сындыралар, хәтта Мисыр һәм Төрек мәмләкәтләренең гаскәрләре белән аяусыз сугышлар алып баралар. Р.Фәхредди-нов ваһһабилар мәзһәбенең тәэсире тиз арада барлык Ислам дөньясына таралуын билгеләп уза. Гарәбстанда гына түгел, хәтта һиндстанда да галимнәр Мөхәммәд бине Габделваһһапның фикерләрен яклап чыгалар. Ваһһабилык-ны Р.Фәхреддинов асылда яңа бер мәзһәб булмыйча, «бәлки Исламны җәнабе Рәсүлуллаһ вә әсхабе гасырында улан садәлегенә вә табигый хәленә куймактан гыйбарәт-тер»1, - дип аңлата. Әмма алар хакында һаман «Ваһһаби мәзһәбе» исеме астында яза. Мөхәммәд пәйгамбәр мәзһәбе буларак аңлатылган сөнниләрне инкяр итүчеләр буларак аларны бәяләү зур хата икәнлегенә аерым тукталып уза2.

Ваһһабилар бу вакытларда мөселманнар арасында урнашып җиткән күп кенә йолаларны инкяр иткәннәр. «Бунлара күрә, үлекләр хозурына варып Аллаһтан хаҗәт сорамак, үлекләр исеме илә нәзерләр әйтмәк вә корбан­нар чалмак, үлекләрдән ярдәм эстәмәк, каберләрә зиярат итәр өчен сәфәр әйләмәк, каберләр өстенә биналар сал­мак, мәсҗедләргә манаралар куймак - мәнһи* эшләрдән-дер»3. Р.Фәхреддинов ваһһабиларның шушы фикерләре белән килешүен белдерә, бу гамәлләрнең чыннан да Аллаһыга мөшриклек икәнлеген таный. Чыннан да Ислам дине бәла-казалардан бары тик Аллаһыга гына сыенуны таләп итә, гыйбадәт Аллаһыдан гайрегә дөрес түгел, чөнки бөтен галәмнең хуҗасы бары тик Ул гына. Бу -Мөхәммәд бине Габделваһһапның «Китабу-тәүхид»ендә генә түгел, бәлки мөселманлыкның нигезе булган иманның асыл эчтәлеген аңлатучы китапларда да тәфсилле языл­ган. Ә ваһһабилар һәммә йолаларны да тәүхид күзле­геннән уздыралар һәм тарихи үсеш дәверендә барлыкка килгән шәригатьтәге күп кенә хаталанудан гыйбарәт ик­әнлеген дәлилләп чыгалар. Әгәр дә татар әдәбиятының XIX нчы йөз башыннан үсешен күзәтсәк, ваһһабиларның йогынтысыннан безнең җәмәгатьчелекнең дә читтә калма-ганлыгын күрербез. Ваһһабилар дөньяви карашларны дини схоластика белән сугаруга каршы килгәннәр, шуның белән фикер хөрлеген яклап чыкканнар. Шунлыктан аларны турыдан-туры фанатизмда гаепләүне хата дип бәяләр идем. Р.Фәхреддинов исә ваһһабиларны көферлектә га­епләргә омтылучыларның сүзләренә каты бәрелмичә генә, моны  «гүзәл  эш түгел»  дип  бәяли4.

Ваһһабилар сугышка хәвеф намазы укып кергәннәр, тәкбир әйтеп көрәшкәннәр. Бу хәл Мисыр һәр Төрек гаскәрләрен куркуга салган. Мәкаләсендә Р.Фәхреддинов, тарихи чыганакларга таянып, Мисыр һәм Төрек гаскәрләре арасында ваһһабиларга карата симпатиянең шактый көчле булганлыгын да бәян итә. Ахырда: «Ваһһабилар - Рәсүл әкрам өммәтеннән вә безем дин карендәшемез улан мөсел-маннардыр»5, - дип белдерә. Әмма аңа карап кына бу юлдагыларга иярүне кирәк эш дип санамый. «Шуйлә исә дә, - дип яза ул, - игътикад вә гамәл тугрысында мөтәббигать итәргә тиешле улан бер мәзһәб вар исә, ул да ялгыз Фәхрел-әнбия әфәндемез Мөхәммәд бине Габдул­ла Әл-һашими Әл-Корәйши Әл-Мәкки Әл-Мәдинәи мәзһәбе­дер. Мөмкин кадәр буның юлына иярмәк вә һич улмадыгын-да иярер өчен лязим улыр. Халыклар истәр ваһһаби улсын-нар, истәр әшгари вә матриди мәзһәбендә улмак ла ифтихар тисеннәр, хаклык исә Рәсүлуллаһ юлында улмактадыр»6.

Р.Фәхреддинов мәкаләсен шуның белән төгәлли һәм улына да бу рәвешле аңлатып биргәнлеген яза, урыс китапларындагы хаталы аңлау-аңлатуларга таянып эш итүнең буталуларга гына китерүен белдерә.

Ваһһабилар мәсьәләсенә әйләнеп кайтып, аларның Ис­лам мәдәнияте үсешенә керткән өлешләре зур булганлы­гын ассызыклап үтәргә кирәк. Әмма дин юлы, ХҮ11 нче йөз татар шагыйре С.Аллаһияр язганча, бик нәзек, анда бик тиз ялгыш юлга басарга, читкә чыгып китәргә мөмкин. Ничек кенә булмасын, дин ул рухани өлкә генә түгел, ул мәдәни, фәнни берәмлекләрне генә түгел, хәтта гадәти күзаллауларны да үз эченә ала, әхлакый нормалар­ны төзи. Тарихи үсеш дәверендә барлыкка килгән йола­лар да нормалашып киткән икән, мәсәлән, Мәүлид бәйрәмен һ.б., аларны фундаменталистик-ревизионистик карашлардан чыгып инкяр итү динне сафландыра дип фикер йөртергә нигез була алмый. Ваһһабиларның фикерләре белән артык мавыгып китмичә, әмма мәдәниятебезне үсертүдә аларның идеяләреннән файдаланып, Р.Фәхреддинов кебек галимнә­ребез дөрес эшләгәннәр.

ИСКӘРМӘЛӘР

1.     Әл-гасрел-җәдид. - 1906. № 2. - 91  б.

2.     Шунда ук. - 92 б.

* Мәнһи - тыелган; мөшриклек - мәҗүсилек; тәүхид - бер генә Аллага ышану.

3.     Шунда ук.

4.     Шунда ук.

5.     Шунда ук. - 93 б.

6.     Шунда ук.

Татардагы мәгърифәтчелекне катгый төстә ваһһабичылыкка кайтарып калдыру белән килешеп булмый. Ваһһабичылар - борынгы «саф» ислам нигезләренә кайту тарафдарлары. Ә мәгърифәтчеләр, аерым алганда, Р.Фәхреддин, шушы нигезгә таянып, ислам тәгълиматын вакыт-заман таләпләреннән чыгып, иҗади рәвештә аңлау, үстерү позициясендә торганнар. - Ред.

Категорияләр: Гомуми чыгышлар | Өстәде: angel
Караулар: 587 | Күчереп алулар: 100 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024