Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Мондый тематик сайтлар кирәкме?
Барлык җаваплар: 1061

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 03.05.2024, 13:13
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Гомуми чыгышлар

Р. Фәхреддиннең дәресләре. Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы
[ Сервердан күчереп алырга (34.5 Kb) ] 14.01.2014, 21:38
Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы
Х-ХI класс укучылары  өчен электив курс программасы
Аңлатма язуы
«Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы» дип  аталган электив курс программасы гуманитар  профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре очен тәкъдим  ителә. Бу программаның нигезенә өч әдәби  чорны (Мәрҗаниләр дәвере, XX йөз  башы, Октябрь инкыйлабыннан соңгы елларны) бергә бәйләүче, аларның үсешенә  үзеннән зур өлеш кертүче, зыялы, укымышлы нәсел вәкиле — күренекле тарихчы,  әдип, рухани, философ, мәгърифәтче язучы,  библиограф, журналист, археограф Ризаэддин Фәхреддиннең  күпкырлы эшчәнлеге һәм аның бай мирасының татар дөньясына керткән өлеше турында  мәгълүмат салынган.
Электив курсның  эчтәлеге интеграль характерда. Шуңа да бу курсны тарихчы  да, әдәбиятчы да, дин әһеле дә тигез дәрәҗәдә файдалана ала.
Электив курсның максаты Ризаэддин Фәхреддин шәхесе үрнәгендә һәм аның бай мирасына таянып, укучыларда  милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый нормалар  формалаштыру.
Электив курсның бурычлары:
1.Күренекле  галим Р. Фәхреддин шәхесе үрнәгендә укучыларга татар  милли  минталитетының характерлы үзенчәлекләрен күрсәтергә.
2.Фән эшлеклесе, күпкырлы талант иясе Р. Фәхреддин турында  түбәндәге юнәлешләрдә белем бирергә:
• мәгърифәтче һәм педагог;
• әдәбиятчы галим һәм тәнкыйтьче;
• тарихчы, библиограф һәм археограф;
• дин әһеле һәм фәлсәфәче.
3.Тәрбия өлкәсендәге үгет-насыйхәтләре ярдәмеңдә укучыны үз әхлагын формалаштыручы шәхес  итеп тәрбияләргә.
Программаның билгеләнеше:
Электив  курс материалы Х-ХI класс укучыларына адреслана. Түбәндәге юнәлешле мәгариф учреждениеләрендә кулланыла ала:
• Ризаэддин Фәхреддин турында мәгълүмат бирү максатында тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның белем күтәрү курсларында;
• гомуми  белем бирү мәктәпләрендә;
• культурологик дисциплиналарны тирәнтен өйрәнүче  классларда;
• төбәк һәм мәктәп компоненты буларак, гуманитар  профильдәге классларда.
Электив курсның төп функцияләре:
«Ризаэддин  Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы» электив курсы нигездә өч функцияне  үти:
1.Гуманитар юнәлешле укучыларның милли үзаңы  формалашу өлкәсендәге танып-белү  эшчәнлекләрен тирәнәйтү функциясе;
2."Татар мәгърифәтчеләре" махсус курсына  өстәмә;
3.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм тәрбия  өлкәсендә эшләүче класс җитәкчеләренә, методистларга түгәрәк эше планы буларак.
Электив курсның актуальлеге:
Белем  эчтәлеген гуманлаштыру һәм шул нигездә толирант шәхес тәрбияләү — заман  педагогик теорияләрен характерлаучы төп сыйфат. Мәгариф учреждениеләрендә бу  максат, һичшиксез, гуманитар цикл предметлары һәм тәрбияви чаралар аша гамәлгә  ашырыла. Бу принциптан караганда, даны  бөтен төрки, хәтта ки ислам дөньясына киң таралган, Европа, Америка илләрендә яхшы мәгълум булган акыл иясе  Р.Фәхреддиннең мирасын барлау, кылган гамәлләрен һәм иҗатын өйрәнү, аларга объектив үлчәмле бәя бирү — электив курсның  актуальлеген раслаучы бер дәлил.
Программа эчтәлегенең төзелеше:
Программа 5 бүлектән тора, һәр бүлек үз эчендә темаларга бүленгән.
Кереш.
1.Р.Фәхреддиннең тарихи эшчәнлеге.
2.Галимнең  әдәби һәм тәнкыйди эшчәнлеге.
3.Р.Фәхреддин  — мәгърифәтче һәм педагог.
4.Р.Фәхреддин  дин әһеле һәм фәлсәфәче.
5.Р.Фәхреддин  — мөхәррир.
«Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар  доньясы» электив курсы буенча укучылар белергә тиешле белем һәм  күнекмәләр:
1. Ризаэддин  Фәхреддин яшәгән чорның иҗтимагый, сәяси, мәдәни һәм әдәби үзенчәлекләрен аера белергә.
2. Бу чорның тулаем татар дөньясы яшәешенә керткән өлеше турында күзаллау булдырырга.
3. Күпкырлы галим Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм  иҗади мирасы турында  тарафдар булырга.
4. Р.Фәхреддин мирасының  татар әдәбияты, мәдәпияты һәм тарихына керткән өлеше һәм аның әһәмиятен аңлата белергә.
5. Әдәби  әсәрләренә анализ ясый белергә.
6. Тәрбияви  һәм әхлакый хезмәтләрендә, аның үгет-нәсыйхәтләренә  таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алын барырга.
7. Татар мәгърифәтчеләре  К.Насыйри, Ш.Мәрҗәни, Курсави һәм башкалар рәтендә  Р.Фәхреддиннең лаеклы урын тотуын аңларга.
8. Р.Фәхреддин иҗаты буенча үзләштерелгән белемне  гамәлдә кулланырга.
Электив курсның укыту тематик планы
(24 сәгать)
1."Ризаэддин  Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы" электив курсының максаты һәм  бурычлары. XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы мәдәни һәм иҗтимагый тормышына  характеристика (Кереш дәрес).
2.Ренессанс чорының  күренекле вәкиле Р.Фәхреддин турында гомуми белешмә. Библиографик чыганакларга  күзәтү. Галимнең тормыш юлын өйрәнү(Дәрес-лекция):
• Туган якта (1859—1891)
• Уфада (1891—1906)
• Оренбургта  (1906—1918)
• Уфада (1918—1936)
3. Иҗаты турында  гомуми белешмә(Күзәтү дәресе):
• Р.Фәхреддиннең XIX гасыр  ахыры XX гасыр башындагы иҗаты  (1859—1917);
• Р.Фәхреддин Совет чорында (1917—1936).
I бүлек
4. Р.Фәхреддиннең тарихи эшчәнлеге: Р.Фәхреддиннең татар халкының килеп чыгуына кагылышлы этногенетик карашлары(Дәрес-лекңия).
5. Р.Фәхреддиннең "Болгар вә Казан төрекләре” китабы (Ә.Хәйри эшкәртүендә)( Дәрес-практикум).
6. Р.Фәхреддиннең "Казан ханнары” һәм "Алтын Урда ханнары” китаплары (Р.Әмирхан эшкәртүендә)( Семинар дәрес).
7. Р.Фәхреддиннең «Ибн-Фадланның Болгарга килүе»китабы (Дәрес-диалог).
8. Асарь-библиографик хезмәте һәм аның тарих һәм әдәбият өлкәсендәге әһәмияте(Дәрес-конференция)
II бүлек
9-10.Р.Фәхреддиннең әдәби эшчәнлеге: «Сәлимә, яки гыйффәт»  (1898) повесте, аны уку һәм анализлау(Дәрес-әңгәмә).
11-12. «Әсма, яки гамәл вә җәза» романы, аны уку һәм анализлау (Дәрес-диспут)
13. Р.Фәхреддин әсәрләрендә хатын-кыз бәхете темасының яктыртылышы БСҮ(сочинение)
14. Р.Фәхреддиннең  тәнкыйди эшчәнлеге (Дәрес-лекция)
III бүлек
15-16.Р.Фәхреддин  мәгърифәтче һәм педагог. «Нәсыйхәт»  китаплары (Ачык класс сәгатьләре):
• Нәсыйхәт I (малайлар  өчен)
• Нәсыйхәт II (кызлар  өчен)
• Нәсыйхәт III (олылар  өчен)
17-19. «Тәрбияле ата», «Мәшһүр адәмнәр» 'Тәрбияле ана", «Мәшһүр хатыннар» «Тәрбияле  бала», «Шәкертлек әдәбе»(Дәрес-практикумнар)
20-21."Әдәбе тәгьлим", «Әхлак гыйлеме», «Юаныч» китабы (Дәрес-әңгәмә)
IV бүлек
22.Р.Фәхреддиннең дини һәм фәлсәфи эшчәнлеге Р.Фәхреддин хезмәтләреңдә Ислам фәлсәфәсе  («Ислам дине» һәм «Коръәни Кәрим тәфсире» китаплары) (Дәрес-лекция)
23. Р.Фәхреддиннең Европа һәм шәрыкъ фәлсәфәсенә карашы. «Җәвамигуль-кәлим  шәрхе» хезмәте (Дәрес-лекция)
V бүлек
24.Р.Фәхреддиннең  вакытлы матбугат юнәлешендәге әдәби эшчәнлеге (Дәрес-лекция)
Электив курс  буенча контроль төре: Реферат язу һәм яклау
Р.Фәхреддин эзләре  буйлап музейларга экскурсия
«Ризаэддин Фәхреддин  мирасы һәм татар дөньясы» электив курс программасының эчтәлеге
Кереш. "Ризаэддин  Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясың электив курсының максаты һәм бурычлары.  Р.Фәхреддиннең мәдәни һәм иҗтимагый тормышта тоткан урыны. Аның тормыш юлы һәм  иҗади мирасы. Библиографик чыганаклар белән  танышу.
I бүлек.Р.Фәхреддиннең тарихи  эшчәнлеге.
Галимнең тарих фәне алдында куйган бурычлары. Р.Фәхреддин  карашынча милләт төшенчәсе,  Болгарлык концепциясенең чагылышы. Этногенез  мәсьәләләре, Болгар тарихының эзлекле бер системасы. Казан ханлыгы һәм  Алтын Урда чоры ханнары турында белешмәләр. Татар тарихын өйрәнү өлкәсендәге энциклопедик хезмәтләре.
II бүлек. Р.Фәхреддиннең әдәби һәм тәнкыйди эшчәнлеге.
Р.Фәхреддин — киң  карашлы әдәбият белгече. Галимнең мөселманлык концепциясе.  Татар проза жанрын үстерүдә тоткан урыны. Сәяхәтнамәләр жанрына нигез салуы.  Әдәбият теориясе буенча мәгълүматлы галим булуы. Татар әдәбиятын Көнчыгыш  әдәбияты белән бәйләнештә каравы. Әдәбият тарихын, әдипләрнең тормыш юлын,  иҗатын халыкка җиткерүдәге роле. Әсәрдә хатын-кызлар мәсьәләләрен яктыртуы.
III бүлек. Р.Фәхреддин мәгърифәтче һәм педагог.
XIX гасыр  азагында җәдитчелек хәрәкәте. Галимнең мәгърифәтчелек карашлары.  Мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору, дөньяви фәннәрне укыту буенча  яңа проеклар тәкъдим итүе. Дәреслекләр (татар морфологиясе) чыгару  өлкәсендә эшчәнлеге.
Милли тәрбияне тулы системада күз алдына китерүе. Гаилә  тәрбиясе, мәктәп-мәдрәсә тәрбиясе. Ата-ана булу мәсьәләләре, җәмгыятьтә  хатын-кызның, ананың, атаның роле. Әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге күпсанлы (70тән артык) хезмәтләр чыгаруы.
XX йөз башында иҗтимагый-сәяси,  педагогик, этик, эстетик фәлсәфи карашларының формалашып җитүе.
IV бүлек. Р.Фәхреддин  дин белгече һәм фәлсәфәче.
Бу дәвердә  фәлсәфәнең торышы.  Галимнең фәлсәфи карашларының формалашу җирлеге. Ислам фәлсәфәсен  кабул итүе. Фәлсәфәне гарәп, көнчыгыш  фәлсәфәчеләре аша кабул игүе.
Р.Фәхреддиннең  хезмәтләрендә ислам  фәлсәфәсе.
Казыйлык  эшчәнлеге, «Ахун» дәрәҗәсе  бирелү. Аның бу юнәлештә дини, дини-хөкем һәм гыйльми эшчәнлеге.
V бүлек. Р.Фәхреддиннең мөхәррирлек  эшчәнлеге.
Тарихи-педагогик, фәнни-популяр «Шура» журналының  чыга башлавы.
Галимнең  бу елларда тарихчы, ислам белгече һәм башка юнәлешләрдә ачылуы.
Татар  әдәбияты үсешендә «Шура»ның роле. Журналда халык тарихына, аның этногенезына кагылышлы мәсьәләләр  яктыртылышы. «Вакыт» газетасында  эшчәнлеге.
VI бүлек. «Р.Фәхреддин  мирасы һәм татар дөньясың электив курсы буенча белемнәрне тикшерү — реферат  яклау.
Реферат өчен темалар:
1. Ризаэддин Фәхреддиннең фәлсәфи карашлары.
2. Р.Фәхреддин иҗатында гуманизм идеяләре.
3. Р.Фәхреддиннең педагогик мирасында  рухи-әхлакый проблемалар.
4. Р.Фәхреддин иҗатындагы хатын-кыз бәхете темасының  татар әдәбиятында чагылышы.
5. Р.Фәхреддин хезмәтләреңдә толерантлык проблемалары.
6. Р.Фәхреддин  — әдип һәм әдәбиятчы.
7. Үз шәхесеңне тәрбияләүдә Р. Фәхреддиннең мирасын файдалану.
8. Фәхреддин  һәм М.Бигиев иҗатыңда тема уртаклыгы.
9. Р.Фәхреддиннең „Асар" библиографик хезмәтендә  әдип-галимнәрнең яктыртылышы.
10. Шәрыкъ әдәбияты классикларын татар халкына  җиткерүдә Р.Фәхреддиннең  роле.
11. Р.Фәхреддиннең тәнкыйди эшчәнлеге.
12. Р.Фәхреддин  —  публицист.
13. Р.Фәхреддиннең дини эшчәнлеге.
14. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең милли мәгариф системасында тоткан урыны.
15. Р.Фәхреддин  — тарихчы һәм энциклопедист.
16. Р.Фәхреддин иҗатында мәгърифәтчелек идеяләре.
Әдәбият исемлеге
1.Ризаэддин бине Фәхреддин. Ислам дине нинди  дин?//Мирас. — 1991. -1. — 60-66 б., 1992. —     1. — 67-72 б., 2. — 67-72 б., 3. — 62-64 б., 4. — 89-93 б„ 5. -109-113 6.,  6. -69-73 6., 7. -53-55 6., 8. -44-45 6., 9. -47-516., 10. -42-44 6., 11. -49-51 6.,  12. -43-45 6.
2. Ризаэддин бине Фәхреддин. Нәсыйхәт. Ялгыз кыз  балалар өчен // Мәгариф. — 1992. — 6. — 53-54 6.
3. Ризаэддин бине Фәхреддин. Ибне Фазланның Болгарга  килүе // Мирас.— 1994, — 5/6. — 75-88  б.
4. Ризаэддин бине Фәхреддин. Казан ханнары. — Казан:  Тат.кит.нәшр., 1995. — 189 6.
5. Ризаэддин бине Фәхреддин. Алтын Урда ханнары —  Ханы Золотой Орды.—Казан: Тат. кит. Нәшр.,1996. — 176 б.
6. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль-кәлим шәрхе. — Казан: Тат. -кит.нәшр., 1996 — 552 6.
7. Ризаэддин бине Фәхреддин. Тәрбияле хатын: һәрбер өйдә вә  һәрбер хатын кулында бу китаптан бер данәсе булырга тиешледер. — Казан:  »Иман" нәшр., 1996. — 16 б.
8. Ризаэддин бине Фәхреддин. Болгарларның  мәмләкәтләре һәм хөкүмәтләре // Мирас. — 1997. — 10. — 72-73 б.
9. Ризаэддин бине Фәхреддин. Тарих вә аның бер өлеше  булган нәсел-нәсәп гыйлемнәрнең файдасы чиксез... // Гасырлар авазы = Эхо  веков. — 1998. — ¾ —  247-256 6.
10. Ризаэддин бине Фәхреддин. Тәрбияле бала //  Тәрбия. — 1999. — 7.
11. Ризаэддин Фәхреддин. Фәнни-библиографик җыентык = Ризаэддин Фахреддинов. Научно- библиографический сборник. — Казан:  "Рухият" нәшр. -1999. — 223 б.
12. Фәхреддинов Р.  Әсма, яки гамәл вә җәза. Татар әдәбияты. XIX йөз. —  Казан: Тат.кит.нәшр.,  1968. — 630-670 6.
13. Фәхреддинов Р. Әсма, яки гамәл вә җәза. Татар  мәгърифәтчелек әдәбияты (1860—1905). — Казан: Тат.кит.нәшр., 1979. — 312-352 6.
14. Фәхреддинов Р. Сәлимә, яки гыйффәт. Татар мәгърифәтчелек  әдәбияты (1860—1905).  — Казан: Тат. кит.нәшр., 1979. — 264-3116.
15. Фәхреддинов Ризаэддин. Болгар вә Казан төрекләре.  — Казан: Тат.кит.нәшр., 1993. — 287 б.
16. Фәхреддинов Р. Әсма (яки гамәл вә җәза). Татар әдәбиятыннан  хрестоматия (Борынгы һәм урта гасыр, XX йөз әдәбияты). Урга  махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей  укучылары өчен. — Казан: Мәгариф. — 1995. — 320-343 б.
17. Әмирхан Равил. Риза Фәхреддинов — тарихчы //  Мирас. — 1992. — 12. -64-72 6.
18. Баишев Ф. Н.  Общественно-политические и нравственно-этические взгляды Ризы  Фахретдинова. — Уфа: Китап. -1996. -175 с.
19. Гайнуллин М. Татарская литература XIX века. — Казань: Тат.кн.изд-во,1975. — 229-241 с.
20. Гайнуллин М. Риза Фәхретдинов //  Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 2 том. XIX йөз татар әдәбияты. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1985. — 319-334  б.
21. Госманов М. Катлаулы чорның карашлыклы вәкиле //  Казан утлары. —1984. — 1. — 142-157 б.
22. Госманов Миркасыйм. Ризаэддин Фәхреддинов мирасы  // Үткәннән-киләчәккә: Фәнни-публицистик мәкаләләр. — Казан: Тат.кит.нәшр.,  1990. — 51-72 6.
23. Карурманны чыккан чакта...: XIX гасыр әдәбияты. — Казан: Мәгариф, 2001. -319 6.
24. Миңнегулов X., Садретдинов Ш. Ризаэддин Фәхреддин // Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбияты. — Казан: «Китап» нәшр., 1998. — 272-276 б.
25. Рәхимкулова М. Р.Фәхреддинов педагогик эшчәнлеге  // Совет мәктәбе.—1984. — 1. -55 6.
26. Рәхимкулова Мәдинә. Р.Фәхреддиннең педагогик  карашлары // Хәзинә.—1999. — 21 гыйнвар.
27. Ризаэддин Фәхреддин: мирасы һәм хәзерге заман.  Мәкаләләр җыентыгы.—Казан. — 2003. — 332 б.
28. Хәйруллин Әнвәр. Күпкырлы галим // Социалистик  Татарстан. — 1989.—10 февраль.
29. Хәйри Әнвәр. Риза Фәхреддиннең «Болгар вә  Казан төрекләре» дигән әсәрендә  татар халкының килеп чыгышына бәйле фикерләр // Мирас. — 1992. -3. — 74-77 б.
30. Шакиров Я. Остазыбыз мирасы безнең өчен тиңсез хәзинә // Хәзинә. — 1999. — 21 гыйнвар.
31. Шаһиев Рәфкать. Бөек якташыбыз // Әлмәт таңнары. — 1992. — 27 март.
32. Шаһиев Рәфкать. Әсма апа // Сөембикә. — 1999. — 3. -18-19 б.
33. Шаһиев Рәфкать. Ризаэддин бине Фәхреддиннең  тормыш юлы һәм иҗади мирасы. Махсус курс программасы. — Әлмәт. — 2004.
34. Шәрәф Әсма. Ул зур галим, гыйлем әһеле иде...  //Татарстан хәбәрләре.—1992. — 24, 25, 28 январь.
35. Шәрәфетдинов 3 .Т., Даутов Г. Ф. XX йөз башы татар мәгарифе тарихында Ризаэддин Фәхреддин. — Яр Чаллы. «Идел-йорт» нәшрияты. 2000. — 92 б.

Аңлатма язуы

«Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы» дип  аталган электив курс программасы гуманитар  профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре очен тәкъдим  ителә. Бу программаның нигезенә өч әдәби  чорны (Мәрҗаниләр дәвере, XX йөз  башы, Октябрь инкыйлабыннан соңгы елларны) бергә бәйләүче, аларның үсешенә  үзеннән зур өлеш кертүче, зыялы, укымышлы нәсел вәкиле — күренекле тарихчы,  әдип, рухани, философ, мәгърифәтче язучы,  библиограф, журналист, археограф Ризаэддин Фәхреддиннең  күпкырлы эшчәнлеге һәм аның бай мирасының татар дөньясына керткән өлеше турында  мәгълүмат салынган.

Электив курсның  эчтәлеге интеграль характерда. Шуңа да бу курсны тарихчы  да, әдәбиятчы да, дин әһеле дә тигез дәрәҗәдә файдалана ала.

Электив курсның максаты Ризаэддин Фәхреддин шәхесе үрнәгендә һәм аның бай мирасына таянып, укучыларда  милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый нормалар  формалаштыру.

Электив курсның бурычлары:

1.Күренекле  галим Р. Фәхреддин шәхесе үрнәгендә укучыларга татар  милли  минталитетының характерлы үзенчәлекләрен күрсәтергә.

2.Фән эшлеклесе, күпкырлы талант иясе Р. Фәхреддин турында  түбәндәге юнәлешләрдә белем бирергә:

• мәгърифәтче һәм педагог;

• әдәбиятчы галим һәм тәнкыйтьче;

• тарихчы, библиограф һәм археограф;

• дин әһеле һәм фәлсәфәче.

3.Тәрбия өлкәсендәге үгет-насыйхәтләре ярдәмеңдә укучыны үз әхлагын формалаштыручы шәхес  итеп тәрбияләргә.

Программаның билгеләнеше:

Электив  курс материалы Х-ХI класс укучыларына адреслана. Түбәндәге юнәлешле мәгариф учреждениеләрендә кулланыла ала:

• Ризаэддин Фәхреддин турында мәгълүмат бирү максатында тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның белем күтәрү курсларында;

• гомуми  белем бирү мәктәпләрендә;

• культурологик дисциплиналарны тирәнтен өйрәнүче  классларда;

• төбәк һәм мәктәп компоненты буларак, гуманитар  профильдәге классларда.

Электив курсның төп функцияләре:

«Ризаэддин  Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы» электив курсы нигездә өч функцияне  үти:

1.Гуманитар юнәлешле укучыларның милли үзаңы  формалашу өлкәсендәге танып-белү  эшчәнлекләрен тирәнәйтү функциясе;

2."Татар мәгърифәтчеләре" махсус курсына  өстәмә;

3.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм тәрбия  өлкәсендә эшләүче класс җитәкчеләренә, методистларга түгәрәк эше планы буларак.

Электив курсның актуальлеге:

Белем  эчтәлеген гуманлаштыру һәм шул нигездә толирант шәхес тәрбияләү — заман  педагогик теорияләрен характерлаучы төп сыйфат. Мәгариф учреждениеләрендә бу  максат, һичшиксез, гуманитар цикл предметлары һәм тәрбияви чаралар аша гамәлгә  ашырыла. Бу принциптан караганда, даны  бөтен төрки, хәтта ки ислам дөньясына киң таралган, Европа, Америка илләрендә яхшы мәгълум булган акыл иясе  Р.Фәхреддиннең мирасын барлау, кылган гамәлләрен һәм иҗатын өйрәнү, аларга объектив үлчәмле бәя бирү — электив курсның  актуальлеген раслаучы бер дәлил.

Программа эчтәлегенең төзелеше:

Программа 5 бүлектән тора, һәр бүлек үз эчендә темаларга бүленгән.

Кереш.

1.Р.Фәхреддиннең тарихи эшчәнлеге.

2.Галимнең  әдәби һәм тәнкыйди эшчәнлеге.

3.Р.Фәхреддин  — мәгърифәтче һәм педагог.

4.Р.Фәхреддин  дин әһеле һәм фәлсәфәче.

5.Р.Фәхреддин  — мөхәррир.

«Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар  доньясы» электив курсы буенча укучылар белергә тиешле белем һәм  күнекмәләр:

1. Ризаэддин  Фәхреддин яшәгән чорның иҗтимагый, сәяси, мәдәни һәм әдәби үзенчәлекләрен аера белергә.

2. Бу чорның тулаем татар дөньясы яшәешенә керткән өлеше турында күзаллау булдырырга.

3. Күпкырлы галим Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм  иҗади мирасы турында  тарафдар булырга.

4. Р.Фәхреддин мирасының  татар әдәбияты, мәдәпияты һәм тарихына керткән өлеше һәм аның әһәмиятен аңлата белергә.

5. Әдәби  әсәрләренә анализ ясый белергә.

6. Тәрбияви  һәм әхлакый хезмәтләрендә, аның үгет-нәсыйхәтләренә  таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алын барырга.

7. Татар мәгърифәтчеләре  К.Насыйри, Ш.Мәрҗәни, Курсави һәм башкалар рәтендә  Р.Фәхреддиннең лаеклы урын тотуын аңларга.

8. Р.Фәхреддин иҗаты буенча үзләштерелгән белемне  гамәлдә кулланырга.

Электив курсның укыту тематик планы

(24 сәгать)

1."Ризаэддин  Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы" электив курсының максаты һәм  бурычлары. XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы мәдәни һәм иҗтимагый тормышына  характеристика (Кереш дәрес).

2.Ренессанс чорының  күренекле вәкиле Р.Фәхреддин турында гомуми белешмә. Библиографик чыганакларга  күзәтү. Галимнең тормыш юлын өйрәнү(Дәрес-лекция):

• Туган якта (1859—1891)

• Уфада (1891—1906)

• Оренбургта  (1906—1918)

• Уфада (1918—1936)

3. Иҗаты турында  гомуми белешмә(Күзәтү дәресе):

• Р.Фәхреддиннең XIX гасыр  ахыры XX гасыр башындагы иҗаты  (1859—1917);

• Р.Фәхреддин Совет чорында (1917—1936).

I бүлек

4. Р.Фәхреддиннең тарихи эшчәнлеге: Р.Фәхреддиннең татар халкының килеп чыгуына кагылышлы этногенетик карашлары(Дәрес-лекңия).

5. Р.Фәхреддиннең "Болгар вә Казан төрекләре” китабы (Ә.Хәйри эшкәртүендә)( Дәрес-практикум).

6. Р.Фәхреддиннең "Казан ханнары” һәм "Алтын Урда ханнары” китаплары (Р.Әмирхан эшкәртүендә)( Семинар дәрес).

7. Р.Фәхреддиннең «Ибн-Фадланның Болгарга килүе»китабы (Дәрес-диалог).

8. Асарь-библиографик хезмәте һәм аның тарих һәм әдәбият өлкәсендәге әһәмияте(Дәрес-конференция)

II бүлек

9-10.Р.Фәхреддиннең әдәби эшчәнлеге: «Сәлимә, яки гыйффәт»  (1898) повесте, аны уку һәм анализлау(Дәрес-әңгәмә).

11-12. «Әсма, яки гамәл вә җәза» романы, аны уку һәм анализлау (Дәрес-диспут)

13. Р.Фәхреддин әсәрләрендә хатын-кыз бәхете темасының яктыртылышы БСҮ(сочинение)

14. Р.Фәхреддиннең  тәнкыйди эшчәнлеге (Дәрес-лекция)

III бүлек

15-16.Р.Фәхреддин  мәгърифәтче һәм педагог. «Нәсыйхәт»  китаплары (Ачык класс сәгатьләре):

• Нәсыйхәт I (малайлар  өчен)

• Нәсыйхәт II (кызлар  өчен)

• Нәсыйхәт III (олылар  өчен)

17-19. «Тәрбияле ата», «Мәшһүр адәмнәр» 'Тәрбияле ана", «Мәшһүр хатыннар» «Тәрбияле  бала», «Шәкертлек әдәбе»(Дәрес-практикумнар)

20-21."Әдәбе тәгьлим", «Әхлак гыйлеме», «Юаныч» китабы (Дәрес-әңгәмә)

IV бүлек

22.Р.Фәхреддиннең дини һәм фәлсәфи эшчәнлеге Р.Фәхреддин хезмәтләреңдә Ислам фәлсәфәсе  («Ислам дине» һәм «Коръәни Кәрим тәфсире» китаплары) (Дәрес-лекция)

23. Р.Фәхреддиннең Европа һәм шәрыкъ фәлсәфәсенә карашы. «Җәвамигуль-кәлим  шәрхе» хезмәте (Дәрес-лекция)

V бүлек

24.Р.Фәхреддиннең  вакытлы матбугат юнәлешендәге әдәби эшчәнлеге (Дәрес-лекция)

Электив курс  буенча контроль төре: Реферат язу һәм яклау

Р.Фәхреддин эзләре  буйлап музейларга экскурсия

«Ризаэддин Фәхреддин  мирасы һәм татар дөньясы» электив курс программасының эчтәлеге

Кереш. "Ризаэддин  Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясың электив курсының максаты һәм бурычлары.  Р.Фәхреддиннең мәдәни һәм иҗтимагый тормышта тоткан урыны. Аның тормыш юлы һәм  иҗади мирасы. Библиографик чыганаклар белән  танышу.

I бүлек.Р.Фәхреддиннең тарихи  эшчәнлеге.

Галимнең тарих фәне алдында куйган бурычлары. Р.Фәхреддин  карашынча милләт төшенчәсе,  Болгарлык концепциясенең чагылышы. Этногенез  мәсьәләләре, Болгар тарихының эзлекле бер системасы. Казан ханлыгы һәм  Алтын Урда чоры ханнары турында белешмәләр. Татар тарихын өйрәнү өлкәсендәге энциклопедик хезмәтләре.

II бүлек. Р.Фәхреддиннең әдәби һәм тәнкыйди эшчәнлеге.

Р.Фәхреддин — киң  карашлы әдәбият белгече. Галимнең мөселманлык концепциясе.  Татар проза жанрын үстерүдә тоткан урыны. Сәяхәтнамәләр жанрына нигез салуы.  Әдәбият теориясе буенча мәгълүматлы галим булуы. Татар әдәбиятын Көнчыгыш  әдәбияты белән бәйләнештә каравы. Әдәбият тарихын, әдипләрнең тормыш юлын,  иҗатын халыкка җиткерүдәге роле. Әсәрдә хатын-кызлар мәсьәләләрен яктыртуы.

III бүлек. Р.Фәхреддин мәгърифәтче һәм педагог.

XIX гасыр  азагында җәдитчелек хәрәкәте. Галимнең мәгърифәтчелек карашлары.  Мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору, дөньяви фәннәрне укыту буенча  яңа проеклар тәкъдим итүе. Дәреслекләр (татар морфологиясе) чыгару  өлкәсендә эшчәнлеге.

Милли тәрбияне тулы системада күз алдына китерүе. Гаилә  тәрбиясе, мәктәп-мәдрәсә тәрбиясе. Ата-ана булу мәсьәләләре, җәмгыятьтә  хатын-кызның, ананың, атаның роле. Әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге күпсанлы (70тән артык) хезмәтләр чыгаруы.

XX йөз башында иҗтимагый-сәяси,  педагогик, этик, эстетик фәлсәфи карашларының формалашып җитүе.

IV бүлек. Р.Фәхреддин  дин белгече һәм фәлсәфәче.

Бу дәвердә  фәлсәфәнең торышы.  Галимнең фәлсәфи карашларының формалашу җирлеге. Ислам фәлсәфәсен  кабул итүе. Фәлсәфәне гарәп, көнчыгыш  фәлсәфәчеләре аша кабул игүе.

Р.Фәхреддиннең  хезмәтләрендә ислам  фәлсәфәсе.

Казыйлык  эшчәнлеге, «Ахун» дәрәҗәсе  бирелү. Аның бу юнәлештә дини, дини-хөкем һәм гыйльми эшчәнлеге.

V бүлек. Р.Фәхреддиннең мөхәррирлек  эшчәнлеге.

Тарихи-педагогик, фәнни-популяр «Шура» журналының  чыга башлавы.

Галимнең  бу елларда тарихчы, ислам белгече һәм башка юнәлешләрдә ачылуы.

Татар  әдәбияты үсешендә «Шура»ның роле. Журналда халык тарихына, аның этногенезына кагылышлы мәсьәләләр  яктыртылышы. «Вакыт» газетасында  эшчәнлеге.

VI бүлек. «Р.Фәхреддин  мирасы һәм татар дөньясың электив курсы буенча белемнәрне тикшерү — реферат  яклау.

Реферат өчен темалар:

1. Ризаэддин Фәхреддиннең фәлсәфи карашлары.

2. Р.Фәхреддин иҗатында гуманизм идеяләре.

3. Р.Фәхреддиннең педагогик мирасында  рухи-әхлакый проблемалар.

4. Р.Фәхреддин иҗатындагы хатын-кыз бәхете темасының  татар әдәбиятында чагылышы.

5. Р.Фәхреддин хезмәтләреңдә толерантлык проблемалары.

6. Р.Фәхреддин  — әдип һәм әдәбиятчы.

7. Үз шәхесеңне тәрбияләүдә Р. Фәхреддиннең мирасын файдалану.

8. Фәхреддин  һәм М.Бигиев иҗатыңда тема уртаклыгы.

9. Р.Фәхреддиннең „Асар" библиографик хезмәтендә  әдип-галимнәрнең яктыртылышы.

10. Шәрыкъ әдәбияты классикларын татар халкына  җиткерүдә Р.Фәхреддиннең  роле.

11. Р.Фәхреддиннең тәнкыйди эшчәнлеге.

12. Р.Фәхреддин  —  публицист.

13. Р.Фәхреддиннең дини эшчәнлеге.

14. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең милли мәгариф системасында тоткан урыны.

15. Р.Фәхреддин  — тарихчы һәм энциклопедист.

16. Р.Фәхреддин иҗатында мәгърифәтчелек идеяләре.

Категорияләр: Гомуми чыгышлар | Өстәде: angel
Караулар: 1550 | Күчереп алулар: 89 | Фикерләр: 5 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 1
1 SergCot  
0
<a href=http://zmkshop.ru/>нагинский завод металлоконструкций официальный сайт</a>

Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024