Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Сайтның файдасы булдымы?
Барлык җаваплар: 1079

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Шимбә, 04.05.2024, 04:07
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Гомуми чыгышлар

Идел-Урал регионында мөселман фикере тарихы дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләренең әхлакый-ихтыярый
01.02.2014, 00:11

  

Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын.

                                                                                                                                                                                                  Ризаэддин хәзрәтләре Фәхреддин

Кешелек дөньясы үзенең асыл табигате белән дустанә яшәү өчен яратылган. Әмма, ни кызганыч, моңа кадәр тарих илара, халыкара сугышлар, инсанияткә каршы эш-гамәлләр белән шыплап тулган. Хезмәттәшлек, игелеклек, бер-береңә ярдәм итү урынына кан кою, аерым кавемнәрне сыту, изү, аерым халыкларның фаҗигасенә китерде. XVI йөздә татар милләтенә карата башланган геноцид татар зыялыларын, галимнәрен һәм руханиларын ныклап борчый.http://magarifrt.ru/ru/wp-includes/js/tinymce/plugins/wordpress/img/trans.gif Утыз Имәни, Таҗеддин Ялчыгол, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезхановлар һәм башкалар халыкның рухи тарихын ачыкларга, таралган ядкярләрен бөртекләп җыярга омтыла һәм бу юнәлештә шактый игелекле эшләр башкаралар. Ш.Мәрҗани татар тарихын ачыклауга, күренекле шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләрен һәм кылган гамәлләрен тикшерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Каюм Насыйри халкыбызның фольклор әсәрләрен, язма истәлекләрен туплый, аларны тиешле аңлатмалар белән киң җәмәгатьчелеккә җиткерә. Күренекле якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин үзенең күпкырлы эшчәнлегендә тырышлыкның, фидакарьлекнең, инсанилыкның, остаз-мөгаллимлекнең, галим һәм дин эшлеклесенең күркәм үрнәге. Бу олуг затлар тарихта, иҗтимагый һәм гыйльми–мәдәни тормышта гаять зур роль уйнаулары, дөньяви һәм дини белем белгечләре булулары белән алар мәдрәсә шәкертләре өчен тәрбияви өлге булып торалар. Әлмәт төбәген дөньякүләм таныткан шәхесләр — Ризаэддин Фәхреддин, Фатыйх Кәрими һәм Һади Атласи. Тарих милләтнең дөньядагы урынын билгели. Нәкъ менә тарих үткәнне бүгенге белән, бүгенгене киләчәк белән бәйли торган гыйлем. Шуңа күрә тарих фәненең әһәмияте, Р.Фәхреддин әйткәнчә, файдасы чиксез. Һ.Атласи тарихны «инсанны чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлем» дип атый. Ул тарих милләт хисе уята, милләтне бергә туплый дип ассызыклый. Һ.Атласи «Наданлык һәм аның җимешләре» дигән мәкаләсендә «татарларны коткаручы бер нәрсә бар исә, ул да булса уку, гыйлем вә шуларның җимеше булган икътисади хәлнең яхшылануыдыр» дип яза. Р.Фәхреддин исә түбәндәгечә фикер йөртә: «Милләтләргә нисбәт илә байлык белән гыйлем бер-береннән һич аерылмас. Болар  исә бер кошның ике канаты яки бер көймәнең ике ишкәге кебек булырлар. Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас». Безнең мәдрәсәбез Ризаэддин Фәхреддин исемен йөрткәнгә без бу олуг шәхеснең иҗатың, дини фикерләвен өйрәнүгә зур игътибар биреп, әсәрләрен шәкертләребезне тәрбияләүдә киң кулланабыз.

Бөек якташыбыз хезмәтләрен куллану — киләчәк буынны шәхес итеп тәрбияләүдә отышлы чара. Чыннан да, безнең укучыларыбыз, Ризаэддин хәзрәтләре Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк  булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык зур шәхесләр булсыннар иде.

Аның фикеренчә, «инсан улмак өчен гыйлем илә күркәм холык кирәктер…» Ул кечкенәдән ук белемгә хирыс була. Шунысы гыйбрәтле: Ризаэддин Фәхреддин атаклы уку йортларында, мәшһүр остазлар кул астында белем алмаган, күбрәк үзлегеннән, мөстәкыйль рәвештә гыйлем туплаган һәм гомере буе эзләнүен, күзәтү-тикшеренүләрен дәвам итә. Мәдрәсәнең өлкән сыйныф шәкерте булганда ук Ризаэддин хәзрәт үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә: башлангыч сыйныф балаларын укыта. Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә ул яшь буынны тәрбияләү эше — ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә, дигән фикер уздыра. Моңа дәлил итеп аның тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге җитмештән артык китап язылуын күрсәтергә мөмкин. Октябрь инкыйлабына кадәрге барлык татар мәдрәсәләрендә әдәп, әхлак дәресләре укытылган  һәм аның әлеге китаплары шул дәресләрдә киң кулланылган. «Нәсихәт» дәреслегендә автор: «Һәрбер шәкерт, бигрәк тә үз мәктәбегезнең шәкертләре белән гүзәл яшәгез, аларны туганнарыгыз кебек хисап итегез, очраган вакытларда шатлык белән каршылагыз, шатлыкларын вә кайгыларын уртаклашыгыз», — ди.

Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда галимебезнең бай мирасын гыйлем һәм тәрбия чарасы буларак кулланалар. Сыйныфтан тыш уку дәресләр исәбенә Р.Фәхреддин иҗатын укучыларга тирәнрәк өйрәтергә тырышабыз. Әхлакый проблемаларны яктырткан әсәрләрне укыганнан соң, фикер алышу өчен нәсыйхәтләрдән өзекләр китерәләр, укучыларда кешенең эчке дөньясына кызыксыну уятып, үзара мөнәсәбәтләрнең асылы турында уйланырга мәҗбүр итәләр. Мәдрәсәбез шәкертләре иске имлә дәресләрендә өстәмә рәвештә Ризаэддин Фәхреддиннең «Тәрбияле ана», «Шәкертлек әдәбе» китапларын иске татар язуыннан укып анализ ясыйлар. Шулай ук бөек якташыбызның тормышы, эшчәнлеге һәм әсәрләре белән танышу өчен мәдрәсәбез шәкерләренә Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музеена экскурсияләр оештырабыз.

Гаиләдән тыш мәктәпкә дә, мәдрәсәләргә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р.Фәхреддин бу эштә мәктәп-мәдрәсәләрнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә дә игътибар юнәлтә: «…Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?…әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләүдер… Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да — фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күнелләренә Аллаһны сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр…» Ул мәдрәсәдәге укучыларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүзе белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә. Аның фикеренчә: «Хозурында саф-саф булып төзелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр… Чөнки күп вакытта балалар мөгаллимнең сүзенә түгел, бәлки арт көпчәк ал көпчәккә ияргән кебек, фигыленә иярерләр. Соныңнан, ияргән нәрсәләре — аларда бер гадәт булып китәр. Шуның өчен, гүзәл холык өйрәтү турында балалар мөгаллимнең «Шулай булыгыз! Болай булыгыз!» дип биргән фәрманнарына түгел, бәлки холкы гүзәл булуына мохтаҗ булырлар…» «Шәкертлек әдәбе» исемле китабында Р.Фәхреддин әхлакый, рухи, этик һәм эстетик тәрбия турында төшенчә бирә һәм яшь егетләргә киләчәк һөнәр сайлауда киңәшләрен тәкъдим итә, дуслар сайлаганда ялгышмаска һәм ялкау иптәшләр белән аралашмаска киңәш итә. Ул: «Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә  һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала», — дип саный һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү максатында язылганнар. «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын» хезмәтләрендә ананың гаиләдәге роле һәм җәмгыять алдындагы җаваплылыгы бәян ителә. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге баланы тәрбияләү буенча күрсәтмәләр бирелә, төрле холыклы балалар белән эш итү ысуллары яктыртыла. Бу мәгълүматлар ана кешеләргә генә түгел, безнең заман психологларына, педагог һәм тәрбиячеләренә дә төпле чыганак булып торырлык. Балалар белән гадел булырга, аларның алдау гадәтләрен кисәтергә, пәри, җен, шүрәле кебек нәрсәләр белән куркытмаска, баланың һәр кылган гамәленә җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәклеге турында киңәшләре бүгенге балалар психологиясе фәне һәм педагогиканың нигезе булып торалар. Күренгәнчә, Р.Фәхреддин хатын-кыз тегенди, мондый булырга тиеш дип сүз кайнатып кына калмый, үз күңелендә йөрткән хатын-кызны тормышта күрер өчен аңа киңәш-тәкъдимнәрен бирә, һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша.  «Адәм балаларының дөньяга килүләренә сәбәп булганлыклары өчен, хатыннарның кешеләр җәмгыятендәге урыны бик хөрмәтледер», — ди ул. Галим хатын-кызларның кычкырып көлүен, матурлыгы белән мактануын, пычраклыгын, белемсезлеген, өйдәге эшләрне үтәмичә теләсә кайда йөрүен, мин-минләнүен кабул итми. Бу сыйфатларга ия хатыннарга һәрвакыт чисталык-пөхтәлекне сөюче, тыйнак, әдәпле һәм белемлеләрне каршы куя.

Ризаэддин Фәхреддиннең шәхси үрнәгендә һәм аның әсәрләре нигезендә без шәкертләрдә түбәндәге әхлакый-ихтыярый сыйфатларны тәрбияләргә тырышабыз: максатчанлык, мөстәкыйльлек, үҗәтлек, сабырлык, тәвәккәллек, тырышлык, инициативлык, үзеңнең хис-кичерешләреңне контрольдә   тота белү, үрнәк шәхес буларак башкаларга уңай йогынты ясый алу, батырлык. Шулай ук дәресләребездә аңлы-иҗади активлыкны, белемгә омтылуны, аналитик һәм гомумиләштерү сәләте, квалификацияләү, тәнкыйди фикерләү, кызыксынучанлык,чагыштыру сәләте, иҗади мөстәкыйльлек тәрбияләүгә өстенлек бирелә. Без шәкертләребезне пассив кулланучы итеп түгел, ә киресенчә уку процессының актив субъекты итеп тәрбияләүне кулланабыз. Бу тәрбиягә сүз аркылы гына түгел, ә практик эшчәнлек аркылы ирешелә.

Безнең эшкә тарих бәя салыр,

әмәнәтнең бездә изгесе.

Безнең кулда милләт киләчәге,

шәкертләрнең күңел көзгесе.

 


Категорияләр: Гомуми чыгышлар | Өстәде: angel
Караулар: 608 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024