Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Минем сайтымны бәяләгезче!
Барлык җаваплар: 5796

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 26.04.2024, 15:20
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Дәрес эшкәртмәләре

“Сәлимә, яки гыйффәт” әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек
25.02.2014, 22:36

Автор.

Мисырда университет тәмамлаган Иран бае кызы Сәлимә һәм татар шәкерте Иделдә сәяхәт вакытында танышып китәләр.

 Сәлимә туташ олуг вә гүзәл булган Самара шәһәрен күрсәтүе өчен шәкерткә рәхмәт әйтә. Биредә эшләрен бетергәч,

" Пушкин” атлы пароходның номерына урнашып, кузгалып китәләр.

Сәлимә. Әфәндем, пароходыбыз "Пушкин” атлы. Сез аның турында бәян итмәссезме? Ул кем булган, минем бик тә беләсем килә.

Шәкерт. Пушкин — рус халкының  бөек шагыйредер.  Егерме җиде яшендә вафат булса да, ул безгә зур әдәби байлык калдырган. Руслар гына түгел, татарлар да аны яхшы беләләр. (Илһамланып сөйли)

Күңелләрнең гүзәл омтылышын

Багышлыйк без, дустым, ватанга!

Мой друг, отчизне посвятим

Души прекрасные порывы!

Сәлимә. Әйе, үзләренең мәгъриф, мәшһүр кешеләрен, вә шагыйрь һәм әдипләрен онытмаган рус халкына лаеклы мактаудыр. Бездә дә Сәгъди, Фирдәүси, Фозули, Касими, Фикри кебек пароходларга исемнәрен нәкыш итәрлек затлар бардыр. Бу исемнәр куелыр исә, йөзләрне кызартмаслар иде, ләкин бездә пароходлар юк!

        Шәкерт.  Бездә пароходлар бар барын да, әмма татар исемнәре куелганнары юк шул. Вәләкин шагыйрь вә әдипләребез дә азрак.

        Сәлимә. Әфәндем, бу мәмләкәттә булган төрки кавемнәре хакында хәбәрдармы сез, мәгълүматыгыз ни?

Шәкерт. Э-э, гафу итегез, туташ, ни чара, белмимен шул, мәктәптә үткәрмеш көннәремнең һәр сәгатен тырышлык итмәдем. Бәлки тик йөргән, буш торган көннәрем күп була иде. Аһ, гафләт! Аһ, гафләт!

(Халыкка карап)

Кашки, бераз гыйльме тарих, гыйльме нәсәб кеби нәрсәләр белән шөгыльләнгән булса идем, шушы көндә бер кыз хозурында оятлы булып калмас идем.

Сәлимә. Юк, һич кенә дә сез борчылмагыз. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп булыр. Миндә бер китап бар иде, теләсәгез, мин сезгә шуннан төрек кавемнәре турында французча укып китәм.

Шәкерт. Туташ, мин бик теләп тыңлармын да, әмма чит телләрне белмәвем аркасында, сезнең каршыгызда уңайсыз хәлдә калуым ихтимал.

Сәлимә.  Зарар юк. Алайса, мин сезгә тәрҗемә итеп укырмын.

(Сәлимә укый).

Шәкерт. Сәлимә туташ, шул дәрәҗәдә чит телләрне камил беләсез, аңлавымча! Ай – яй! Тел белү – ил гизү шул ул. Шуңадыр да сез безнең мәмләкәтебездән әйләнеп, сәфәр тотамсыз?

      ( халыкка)

      Француз язган сүз монда тәмам булды, француз әсәреннән бер Иран кызының ярдәме белән бу кадәр сүз ишетүем белән хәйран калдым. Һәрбер хәлебезне Сәлимә туташның белүенә һич кенә дә шөбһәм калмады.

                             Икенче күренеш

Сәлимә.  Сезгә бер хезмәт илә килдем, анам җибәрде, сезнең юлдашлыгыгыздан разый булмыш. Бу сәфәрдә  яныбызда кыйммәтле вә бәһале нәрсәләребез, вә беркадәр акчабыз бар. Мондый чит мәмләкәттә бер юлдашка ихтыяҗыбыз бар. Әгәр дә мөмкин булса, Бакуга кадәр юлдаш булмассызмы? Бер  сәгать соңра безгә бер җавап бирсәгез иде.

(Әнисе кереп нәрсәдер әйтә).

Шәкерт. Гомер барынча юлдаш булырга хәзермен, рәхәт булыгыз, ханым әфәнде, юлдашлыкны дәвам итәргә әзермен. Теләсәгез, Эльбрус тауларының башына кадәр китәрмен. Самарада бераз йомышым бар, пароход бер сәгать туктаса, тәмам итәрмен. Аннан юлым сезнең белән.

Категорияләр: Дәрес эшкәртмәләре | Өстәде: angel
Караулар: 1023 | Күчереп алулар: 87 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024