Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Мондый тематик сайтлар кирәкме?
Барлык җаваплар: 1061

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Шимбә, 04.05.2024, 07:58
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Гомуми чыгышлар

Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы.
01.02.2014, 01:29

 "Балаларыгызны    үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр,” – дип,  гаять файдалы киңәш әйтеп калдырган безгә бөек фикер иясе, мәшһүр мәгърифәтче, педагог, тарихчы, язучы, дин әһеле, галим Ризаэддин Фәхреддин. Аның хезмәтләре әйтерсең лә киләчәктә яшәячәк балалар, яшьләр, ирләр һәм хатын – кызлар, укытучы һәм тәрбиячеләр өчен язып калдырылган. Алар һаман да актуаль, әле дә безне борчыган сорауларга җавап бирерлек, бүгенге заман кешеләрен дә сокландырырлык.
       Без бу дөньяга ни өчен килгән? Ни өчен яшибез? Ничек яшәргә тиешбез? Ни эшләсәк дөрес була, нәрсә эшләү дөрес түгел?  Тирә – юньдәгеләр белән нинди мөгамәләдә булырга? Балаларны ничек тәрбияләргә? дигән сорауларга җавап эзләгән кеше, һичшиксез, Р. Фәхретдин әсәрләрен ачып укырга тиеш. Аларның үзәгендә – кеше, аның холкы, табигате, ата – анасына, әби – бабасына, кардәш туганнарына, күршеләренә, тирә – юньгә, терек һәм терек булмаган табигатькә, милләтенә һәм туган иленә мөнәсәбәте.
       Менә шул гүзәл әсәрләрне, алардагы бетмәс – төкәнмәс акыллы һәм бик тә файдалы киңәшләрне үсеп килүче буынга да, инде ата – ана булган кешеләргә дә җиткерү бурычы, нигездә,  безгә – укытучыларга, тәрбиячеләргә, китапханәчеләргә йөкләнгән. Р. Фәхреддиновның камил фикерләре чагылган җөмләләрне татар теле дәресләрендә кулланып, аларны тел белеме берәмлеге итеп файдалану барышында  мәгънәләрен укучыларның аңнарына сеңдерү  - бик отышлы алым. Мәсәлән: "Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җиткергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә – гыйлемдер”, "Дөньяга килгән сәгать белән балалар тәрбиягә мохтаҗдыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә – аналардыр. Аналар балаларының һәр эшен гадәткә салырлар. Тәрбияле аналар – олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар”, "Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк”, "Милләтегезгә хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез”,  "Холкы гүзәл булган кыз – бала бөтен гаиләсе өчен олуг байлык һәм бәхеттер”, "Игелек орлыклары чәчегез, Бәхет игеннәре игәрсез”, "Адәм балаларының хәлен белү кирәк булганда, иң элек: "Дуслары кемнәр?” – дип дусларыннан сорашырлар”,   дигән һәм башка уйланырга мәҗбүр иткән җөмләләре һәр дәрестә, һәр чарада, җыелышта яңгырарга, диварларга язылып куелырга лаеклы. Бүгенге болгавыр заманда, ата – улны, ана кызны белмәгән чорда; наркомания, эчкечелек, фахишәлек чәчәк аткан, әхлак югалган, иман нуры сүнгән ,  көчленеке замана булганда алар аеруча кыйммәтле.

Категорияләр: Гомуми чыгышлар | Өстәде: angel
Караулар: 587 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024