Бу фаный дӛньяга бик күпләгән сәләтле, талантлы затлар килеп киткән. Аларның бер өлеше үз чорында билгеле булып та, бераздан онытылган. Икенчеләре — моның киресе. Ӛченчеләре исә — болары чагыштырмача аз санлы — үзе исән вакытта да, аннан соңгы буыннар хәтерендә дә яшәвен дәвам итә, кешелекнең, милләтнең юлдашына, сердәшенә, остазына әверелә. Бөек Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин (1859—1936), аның исеме, бай мирасы —вакыт кысалары белән чикләнмәгән әнә шундый күренешләрнең берсе. Аннан башка без хәзер милли-рухи, гыйльми-мәдәни тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Иҗтимагый-мәгърифәти мәйданга әле яңарак кына аяк баскан вакытында ук ул мәшһүр Акмулланың (1831—1895) «Хӛрмәтле Ризаэддин — бу камил зат» дигән бәясенә лаек була. Бераздан аның эшчәнлеге башка бик күп күренекле шәхесләр тарафыннан югары бәяләнә. |