Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Мондый тематик сайтлар кирәкме?
Барлык җаваплар: 1061

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Дүшәмбе, 20.05.2024, 15:18
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Дәрес эшкәртмәләре

“Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәрен сәхнәләштереп күрсәтү
25.02.2014, 22:33

(укучылар, укытучылар һәм әти-әниләрнең хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә туган уртак проектны яклау0

Соңгы 8-10 ел вакыт эчендә республика укытучылары күренекле мәгърифәтче, тирән мәгълүматлы галим Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия эшендә файдалану буенча шактый тәҗрибә туплады. Әмма галимнең мәгърифәтчелек карашларын киң чагылдырган әдәби әсәрләре рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларының  игътибарыннан читтәрәк калып килгән кебек. Бу Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрен өйрәнү өчен  мәктәп программаларында сәгатьләр бөтенләй каралмавы белән дә аңлатыла. Без хатын-кыз мәсьәләсен дәүләт һәм милләт дәрәҗәсенә күтәргән "Сәлимә, яки гыйффәт”(1899) һәм "Әсма, яки гамәл вә җәза”(1903) әсәрләрен бүгенге заман укучы балалары күңеленә җиткерү юлын таптык. Проза әсәрләрен сәхнәләштерү өчен әзерләү, рольләр өйрәнү, бу эшкә әти-әниләрне җәлеп итү укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә мавыктыргыч эш булды. Әсәрләрне сәхнәләштергәндә  Ризаэддин Фәхреддиннең телен, әсәрләрнең стиль һәм грамматик төзелешен тулысынча сакларга тырыштык. Сәхнәләштерелгән әсәрләр балалар алдында да уйналды, татар әти-әниләре конференциясендә һәм "Ризаэддин Фәхреддин мирасы –мәңге саекмас белем һәм тәрбия чишмәсе ул” темасы астында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә күрсәтелде.  Әнисе һәм әтисе тарафыннан "затлы, бөек табигатьле” итеп тәрбияләнгән  Әсманың, никадәр пычраклыклар күреп тә, кер кунмаган, саф килеш кала алуы, Аллаһының рәхмәте илә бәхеткә ирешүе балаларга да , әти-әниләргә дә уйландырырлык үрнәк булды.

"Әсма, яки гамәл вә җәза”, "Сәлимә, яки гыйффәт”  әсәрләренең сәхнәләштерелгән вариантын һәм  мәдрәсә тормышыннан  күрсәтелгән бер өзекне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

"Әсма, яки гамәл вә җәза”                             

                                   Беренче күренеш

    Автор.

Габбас мулла хаҗ сәфәренә китеп бер ай вакыт үткәннән соң Гайшә абыстай кулына бер хат бирелде.

     Гайшә абыстай.  Һай, яхшы хәбәр булса ярар иде, яраббым! (Хатны ача, укый).Аһ! (Сыгылып төшә). И бәнем газиз яклаучым! (Һушыннан язып идәнгә егыла). Вай, бәнем мөхтәрәм ирем! Аерылу уты яндырадыр… Аһ!

     Әсма (елау тавышына йөгереп чыга).  Әнием, елама, әнием! Әтием кайда, аңа нәрсә булган? Әтием кайчан кайта?

     Гайшә абыстай.  Кызым, безнең газизебез, газиз яклаучыбыз атаң вафат булмыш! Я раббым! Иртәге көн кызым белән мине мөхтәрәм ирем белән берлектә, рәхмәтләрең күләгәсендә кавыштыр! (кызын кочаклап). Ярабби, кызым Әсманы ничекләр тәрбия кылырмын?(Кычкырып елый).

     Автор.

Габбас мулланың үлү хәбәреннән бер ел соңында Гайшә абыстай үзе дә вафат булды. Аның вафатыннан бер атна соңра күршеләрдән чыккан янгында Габбас мулланың барлык әйберләре һәм йортлары янып, бернәрсәләре калмады. Хәсрәт күп вакытта бер-беренә тоташ килмәктәдер. Унынчы яшенә чыккан Әсма иң газиз вә иң мәрхәмәтле ата һәм анадан ятим калды…

Әсманы авылдагы Йосыф бабай белән карчыгы үзләренең ханәләренә тәрбиягә алдылар. Биредә ул бер шәкерт белән танышып китте.                                         

                                            Икенче күренеш

     Шәкерт.  Туташ, мин сезне бик кызганам. Әгәр кулымнан килсә, үз җанымны фида итеп синең атаң вә анаңны кире дөньяга кайтарыр идем.

     Әсма.  Юк, юк, алай димә. Әйдә,миңа берәр хикәят укы. (Укыйлар, бер-берсенә мәхәббәт белән карашалар).

     Шәкерт. Мин иртәгә китәм, әниемнән ядкяр буларак калган алтын тәңкәм бар. Шуны  сиңа бүләк итәм. Сакла, икенче мәртәбә күрештегемез булса, үземә кайтарырсың.

     Әсма.  Минем дә әниемнән калган ядкяр көмеш балдагым бар. Ал! Истәлегем итеп сакла!

ШәкертХуш, исән бул!

     Автор.

Берничә ел вакыт узды. Затлы, бөек табигатьле Әсма! Нинди хурлык, түбәнлекләр күрмәде: теләнчелектә йөрде, кыз балалар белән сату итүче Зәйнүш, Хәмидә кебекләр кулында күпме җәбер- золым күрде. Әмма кешелеген җуймады. Күп маҗаралардан соң ятимнәр тәрбияханәсенә алынып, гыйлем-мәгърифәт алып, ошбу тәрбияханәдә мөгаллимә булмыш иде.

Тәрбияханәдә булган дөрес тәрбия вә бигрәк тә ахыр сыйныфларда Юныс хәзрәтнең килдеге, аның гүзәл нәсихәтләре һәм тырышлыгы сәбәбеннән, мөгаллимә Әсманың әхлагы гаять гүзәл иде. Аның кеби милләт аналары килеп чыгу милләтемез өчен бөек бер бәхеттер.

Өченче күренеш

 =(Тәрбияханә хуҗасы Салих бай Әсмага никах укытырга әзерләнә)

     Салих бай. Алай икән! Атаң вә анаң кемнәр? Исемнәрен белерсеңме?

     ӘсмаАтам Бикмәт авылында Габбас исемендә бер имам вә анам да Гайшә исемендә улып, бән дә ул вакытта Әсма исемендә идем. Ләкин озын маҗаралар соңында Зәйнәп исемен алдым. Тәрбияханәгә бу исем илә кабул ителдегем соңында, кем идекемне ачык белүчеләргә сәбәп улмадыгыннан Зәйнәп улып йордем.

     Салих бай. Ай-һай, алай икә-ә-ән! (аптырауда).

     Әсма. Әфәндем, бонлар бәнем тарихымдың соң кәгазьләредер. Мөсагадә итәр итсәгез башыннан сөйләем дә, төп чыгышым, кем икәнлегем ачык мәгълүмегез улсын. Бу көндә атам да сез, анам да сезсез.

     Салих бай.  Хикәятеңне белдем. Ләкин бу гаҗәеп вакыйга сәбәбеннән беркадәр һушым китте дә сөйләшә алмый тордым. Азрак утыр! Бонда дәхи бер башка эш килеп чыкты (чыгып китә, бераз вакыт  Әсма ялгыз).

     Әсма. Әман, ярабби, хәерле улса иде!

     Салих бай. Атаңны күрер исәң, таный алырсыңмы?

     Әсма. Күрмәк насыйп булса, әлбәттә, таныр идем, аның йөзе вә кара сакалы төштә күрдегем кеби һәмишә хыялымдадыр. Ләкин вафат улган кемсәне күрмәк һич мөмкин улырмы?

     Салих бай. Атаң вафат дәгел, бәлки сәламәтдер. Ошбу шәһәрдә, үзегез тормакта улган тәрбияханәдә булган карт Юныс хәзрәттер. Хәзер чакырттым, атаң илә күрешәчәксең. Инде бер туй җиренә ике туемыз булачактыр.

     Әсма. Юныс хәзрәт бәнем атам улачакмы?

     Салих бай. Син Зәйнәп исеме йөрдегең кеби, атаң да, Габбас улдыгы хәлдә, бәгъзы сәбәпләргә күрә Юныс исемен алмыштыр.

     Әсма. Я Алла! Ярабби, хәлемә мәрхәмәт әйлә! Гакылыма куәт бир! Дәхи ни хәлләр күрәчәкмен! Дөньяның күп зәхмәтләрене күрдегем соңында, иншаллаһ, боннан соң рәхәт күрәчәкмен! Йа, Алла, мәрхәмәт! Йа, Алла, мәрхәмәт!

     Автор.

Никах вә туйлар узды.

Дүртенче күренеш

                  (Әсма үзенең никахлы ире белән)

     Ир(балдагын биреп). Һәр нәкадәр кыйммәтле дәгел исә дә, гаять тә кадерле булган бу балдакны сиңа бүләк иттем, кабул боер!

     Әсма.  Рәхмәт, сәннән бирелмеш һәрнәрсә бәнем өчен һәм кадерле, һәм кыйммәтледер.

     Ир. Минем шәкерт булган чагымда бик кызганыч булган бер ятим кызның, үзем кеби атадан вә анадан мәхрүм улган бер гаҗизнең ядкяре улдыгы илә кыйммәтле вә кадерледер.

     Әсма. Ләкин бу балдак балаларныкы дәгел, зурларныкыдыр.

     Ир. Аңа да анасыннан калмыш кадерле ядкяр иде. Авыл имамының кызы иде. Аһ, бичара, никадәр шаян мәрхәмәт иде! Фәкать бу дөнья хәсрәтләреннән котылды. Чөнки Казанга бардыгыннан өч ай соң вафат улдыгыны ишеттем. Үзе һаман хәтеремнән китмәйдер…

     Әсма. Эһем, эһем (сачы очына тагылган бер алтын тәңкәне иренә биреп). Ул балага шундый бер алтын тәңкә бирдегең хәтереңдә юкмы?

     Ир. Бирдем, бик яхшы хәтерлим. Әмма боның кеби дәгел, хәтерем ялгышмаса, бу тәңкә минем бирмеш тәңкәмнең үзе! Бонда нинди сер бар? Боны сиңа кем бирде?

    Әсма.  Икенче мәртәбә күрешкәндә кире үземә бирмәк шарты илә ошбу балдакны алган зат бирде. Ялгышмасам, иптәшләрең белән Казан шәһәренә укырга киткән вакытта саубуллашканда син бирдең…

      Автор.

Адәмнәр, кирәк яхшы, кирәк яман улсын, гамәлләренә күрә җәза күрерләр.

                                 Укытучы сүзе

Әнисе Гайшә абыстай һәм әтисе Габбас мулла тарафыннан "затлы, бөек табигатьле” итеп тәрбияләнгән  Әсманың, никадәр пычраклыклар күреп тә, кер кунмаган, саф килеш кала алуы, Аллаһының рәхмәте илә бәхеткә ирешүе балалар, сезгә дә , әти-әниләр, сезгә дә уйландырырлык үрнәк булсын. Онытмагыз, "Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

 

тәмам

Категорияләр: Дәрес эшкәртмәләре | Өстәде: angel
Караулар: 1514 | Күчереп алулар: 90 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024