Ризаэддин бине Фәхреддин шәҗәрәсенең төп бабалары булып Тансар, Кармыш, Бакшанды, Кайбулла, Җангилде исемле кешеләр санала.Бу шәхесләр турында рәсми тарихи документларда, шәҗәрәләрнең үзләрендә Каюм Насыйри язып алган тарихи-генеологик легендаларда байтак хәбәрләр саклануы мәгълүм. Каюм Насыйриның "Зөя өязе” исемле хезмәтендәге шәҗәрәсенең мәгьлүматларына караганда исә, Кармыш баба Тәтештән, Янгилде /Җангилде/ һәм Заид исемле уллары белән килеп, Кармыш авылын нигезли. Кармышның икенче улы Заид бераз вакыт /Бакырчы/ авылында имам була, аннан Кошманга күчә. Аның нәсел шәҗәрәсе түбәндәгечә: Кармыш бабаның бабаларының бабасы Нәреш, аның углы Тунтар, аның углы Кармыш баба, аның углы Заид, аның углы Гомәр, аның углы Сәйфеддин, аның углы Фәхреддин, аның углы Шәрәфеддин /хәзердә Кошманда имам/, аның углы Хәйреддин. |