Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Аның турында [4]
Аның әсәрләре [8]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Сайтның файдасы булдымы?
Барлык җаваплар: 1079

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 11:55
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Каталог статей


Төп бит » Язмалар » Аның турында

Аның турында

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

 
 

Эчтәлек

Әдипнең тәрҗемәи хәле...................................................................................................4-5

Ризаэддин Фәхреддиннең тормышына һәм эшчәнлегенә караган төп даталар.........6-7

Библиография. Ризаэддин Фәхреддиннең басылып  чыккан хезмәтләре һәм  

әсәрләре............................................................................................................................8-16

Ризаэддин Фәхреддиннең иҗатыннан үрнәкләр.

Гыйлем, мөгаллим, тәрбия...........................................................................................17-20

Гыйбрәтле сүзләр................................................................................................................21

Яхшы тәрбия вә яман тәрбия.......................................................................................22-24

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест, кроссвордлар....25-26

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш мизгелләре..........................................................27-31

Ризаэддин Фәхреддин музееннан күренешләр...........................................................32-34

Кулланылган әдәбият..........................................................................................................35

Ярдәмлекне төзүче Мөхәммәтшина В.Ф.

 

Аңлатма язуы

 

     Мәгърифәтче  Ризаэддин Фәхреддин иҗатын укыту-тәрбия процессына кертү буенча мәгълүматлар  тупланган ярдәмлек кулланма укытучыларга, тәрбиячеләргә тәкъдим ителә.

   Энциклопедик  белем иясе, рухи-иҗтимагый тормышның төрле тармакларында  йөзләрчә кыйммәтле хезмәтләр иҗат иткән шәхес Ризаэддин  Фәхреддиннең исеме  үз халкына яңадан кайтты. Ризаэддин Фәхреддин бөтен гомере буе ата-аналарга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту проблемаларын уңай хәл итәргә, тәрбияви эчтәлекле хезмәтләр, методик кулланмалар булдырырга омтылучы һәм бөтен теләкләрен диярлек уңышлы рәвештә гамәлгә ашыручы данлы шәхес буларак тарихка керде. Шуңа бәйле рәвештә  укытучыларга тәкъдим ителә торган бу хезмәтне  олы итеп “Мәгърифәтче  Ризаэддин Фәхреддин” дип атадык. Ризаэддин  Фәхреддиннең әдәби һәм педагогик мирасын барлау буенча укытучыларга ярдәм булыр дип, аның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә  багышлап җыентык әзерләнде.

 

   Максатыбыз - олугъ галимнең күпкырлы иҗаты турында  күзаллау булдыру һәм укытучыга шул файдалы мирасны укыту-тәрбия процессында  куллану.

 

ӘДИПНЕҢ ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЕ

 

    Ризаэтддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Самара  губернасының Бөгелмә өязе (хәзер  Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат  авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин  улы шул авылның имамы булган.  Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек  вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан  алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның  язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә  ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган.  Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам  итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин башка  елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган,  үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы  мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле  белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына  җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә  үзе дә сабак укыта башлаган. 1889  елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә  хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем  биргән.

    Ризаэддин  Фәхреддин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм  дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның  19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык  шәһадәтнамәсе - указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэддин Фәхреддиннең  гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып  чыга.

  1888 елның җәендә Петербургка барып, анда  ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэддин Фәхреддингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Ш.Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.

    1889-1891 елларда Р.Фәхреддин Бөгелмә оязенең  Илбәк авылында имам һәм мөдәррис Вазыйфаларын башкарган. 1891 елда  ахунлык дәрәҗәсен алган.

   Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә)  беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен  шул ук Вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга  хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Р.Фәхретдиннең казыйлык  вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең  таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре  өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.

    Уфага килгәнче  Р.Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада  исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра.  Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук  «Сәлимә,   яки Гыйффәт»  (1899),   «Әсма,  яки Гамәл вә җәза»  (1903)  кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар»  кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик,  дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр,  хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы  намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык  төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.

   Оренбург шәһәрендә чыга  башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуган Шакир һәм Закир  Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза  казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе  белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы  идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган  мәкаләләр язып бастыра.

   Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  «Шура»  («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал  1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире  итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Журнал  1918   елда ябылганчыга хәтле Р.Фәхреддин «Шура»ны мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел  дәвамында нәшер ителгән  бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья  күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне - әдәбият, тарих,  сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый  мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм  кызыклы булып чыгуы да - баш мөхәрриренең  армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында  да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән,  хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оиенбургтагы  «Хөсәения»   мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан. «Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык Вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек Вазыйфаларын башкара. 1923  елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.

   Совет хакимлеге елларында Р.Фәхретдин,  авыр дини Вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам  иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә  үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан  булуы - аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.

   Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә  Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.

    Дингә  карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый  һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге  сәбәпле Р.Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар  онытылып торган. Фәкать 1960 нчы елларның ахырларында  гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.

   Ризаэддин Фәхреддин - иң күренекле затларның  берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы  да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе  дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.

 РИЗАЭТДИН ФӘХРЕТДИННЕҢ ТОРМЫШЫНА ҺӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ КАРАГАН  ТӨП ДАТАЛАР

 

1859, 13   гыйнвар

Самара губернасы Бөгелмә өязенең (хәзер Татарстан Республикасының  Әлмәт районы) Кичүчат авылында дөньяга килә

1867, көз - 1868, яз

Чистай  мәдрәсәсе шәкерте

1869 – 1889

Түбән Шәлчәле (Чыршылы) авылы мәдрәсәсе  шәкерте һәм хәлфәсе

1885, 10 июнь

Нурҗамал Габденнасыйр  кызы белән никахлашалар

1886

Казанга сәяхәт итә. Мәшһүр  тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. галимнәр  белән таныша

1887, 5  март

Улы Габдрахман дөньяга килә

1887, 19 июнь

Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйб һәм мөдәррис дәрәҗәсен белдергән  шәһадәтнамә (указ) ала

1888, җәй

Петербургка барып, анда ике айга якын тора.  Танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән таныша

1889, июль-1891, февраль

Бөгелмә өязе Илбәк авылында имам вә мөдәррис

1889, 17  сентябрь

Улы Габделәхәт дөньяга килә

1891, 24  август

Ахунлык  дәрәҗәсен ала

1891, февраль  - 1906, май

Уфа шәһәрендәге  Мәхкәмәи Шәргыядә  (Диния Нәзарәтендә) казыйлык хезмәтендә

1892, 22 гыйнвар

Улы Габдеррәшит дөньяга килә

1893, 27  декабрь

Кызы Зәйнәп  дөньяга килә

1894, 1897

Патша хөкүмәте тарафыннан  көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнә

1897, 25 ноябрь

Улы Хәсән дөньяга килә  һәм 1899 елда вафат була

1900, 13 февраль

Улы Сәгыйть дөньяга килә

1901, 5 сентябрь

Улы Хәсән дөньяга килә

1906, май-1907,  декабрь

Оренбург шәһәрендә чыккан «Вакыт» газетасы мөхәррирләреннән берсе

1906, 28  июнь

Кызы  Әсма дөньяга килә

1908, гыйнвар - 1917, декабрь

Оренбург шәһәрендә нәшер ителгән «Шура» журналы мөхәррире

1918, 9  гыйнвар

Милләт Мәҗлесе тарафыннан Диния Нәзарәтенә казый итеп сайлана

1918, март 1921, декабрь

Уфада Диния Нәзарәтендә казый

1921, декабрь 1923, июнь

Диния Нәзарәтендә мөфти вазыйфаларын башкаручы

1923, 10 июль

Мөфти вазыйфасына сайланып куела

1923-1936

Мөфтилек вазыйфаларын үти

1925, сентябрь

Ленинград шәһәрендә  СССР Фәннәр академиясенең 200 еллык юбилее тантанасында катнаша

1926, җәй

Мәккә  шәһәрендә Бөтендөнья мөселманнарының  беренче конгрессында катнаша

1936, 12 апрель

Уфада  77 яшендә вафат була

БИБЛИОГРАФИЯ

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ БАСЫЛЫП ЧЫККАН ХЕЗМӘТЛӘРЕ ҺӘМ ӘСӘРЛӘРЕ

1887

 Китабет-тасрыйф.-Казан, 1887.-75 б.

1888 

Китабел-игътибар.-Казан.-1888.-95 б. 

Китабе       мөкаддимә. Әттәхрирел-мосаффа.-Казан,1888.

1889 

Тәрбияле бала: Беренче сыйныф шәкертләре өчен.-Казан,1889.-16       б.

1897

  Моталәга: Идарәи исламияи оренбургыя үзәренә галимнәремез тарафыннан никах хосусында язылмыш әфкярләрнең холәсасы җәмыгь ителмеш рисаләдер. Әрбабе игътибар вә бәсыйрәтә гарыз.-Казан: Б.Л.Домбровский матбагасы, 1897.-72 б.

Рихләтел-Мәрҗани: Фазыйль Мәрҗанинең 1297 елда Гарәбстан сәфәрендә янында улган хатирә дәфтәреннән.-Казан: Кәримевләр матбагасы, 1897.-30 б.

Сәгыйдь/ Мөрәттибе: Ризаэтдин бине Фәхреттдин.-Казан, 1897.-32 б. 

Тәрбияле бала: Ибтидаи мәктәпләремездә беренче сыйныф шәкертләре өчен ана телемездә язылмыштыр: «Гыйльме әхлак»тан 1 җөзъэ.-Казан: «Милләт».-1897.-16 б.

1898

Рихләтел-Мәрҗани.-Казан: Кәримевләр матбагасы.- 1898.  Тәнзыймат.-Казан, 1898.-80 б.

Тәрбияле ана. Ачык ана телемездә язылмыштыр: «Гыйльме әхлак»тан 1 җөзъэ.-Казан: Казан университеты матбагасы, 1898.-16 б. 

Тәрбияле ата: Төрки таныган балалар аталарына укып күрсәтмәк өчен.-Казан,1898.-16 б. 

Тәрбияле бала: «Гыйльме әхлак»тан 1 җөзъэ.-Казан: М.Чиркова варислары матбагасы, 1898.-16 б.

1899 

Мәгашәрәт адабе, яки Галимәтелбәнат ханым // Китапта: Г.Биктимерова. Мәгашәрәт адабе.-СПб: И.Бораганский матбагасы.-1899.-Б.21-23. 

Сәлимә, яки Гыйффәт.-Казан: Б.Л.Домбровский матбагасы.-1899.-80 б.

Тәрбияле бала: Ибтидаи мәктәпләремездә 1 нче сыйныф шәкертләре укыр өчен ачык ана телебездә. «Гыйльме әхлак»тан 1 җөзъэ. 3 басма.-Казан, 1899.-16 б.

Тәрбияле хатын: Һәрбер өйдә һәрбер хатын кулында бу китапның бер данәсе булырга    тиеш.-Казан, 1899.-22 б. 

Шәкертлек адабе. «Гыйльме әхлак»тан 5 җөзъэ.-Казан, 1899.-47 б.1900

Асар: Үз мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Беренче җөзъэ.-Казан: Типо-Лит.Ун-та, 1900.-32 б. 

Коръән вә табагать: Мәмләкәтемездә Коръәне Шәриф бастырмак хосусына беркадәр мәгълүматтыр. Күбесе Җәмгыяте шәргыя (собрание)нең архивасыннан алынмышдыр.-Казан: Борадәран Кәримиләр матбагасы, 1900.-43 б. 

Тәрбияле бала: Ибтидаи мәктәпләремездә беренче сыйныф шәкертләре укыр өчен, ана телемездә язлмыштыр.«Гыйльме әхлак»тан беренче җөзъэ.-Казан: М.Чиркова варислары матбагасы, 1900.-16 б. 

Шәкертлек адабе: «Гыйльме әхлак»тан 5 җөзъэ. 2 басма. Казан, 1900.-48 б.

1901 

Асар: Мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренең тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Беренче җилд. Икенче җөзъэ.-Оренбург: Гыйльман бине Ибраһим Кәримев матбагасы, 1901.-87 б.1902 

Адабе тәгълим. «Гыйльме әхлак»тан икенче җөзъэ.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх Гыйльман улы Кәримев матбагасы, 1902.-95 б

Гаилә: Йорт вә өй эчендә гаилә вә җәмәгатьләр арасында ригая итәргә тиешле улан Ислам әдәпләрене бәян иткән бер рисаләдер. «Гыйльме әхлак»тан алтынчы җөзъэ.-Оренбург: Гыйльман Кәримев матбагасы, 1902.-85 б.

  Тәрбияле бала.-Казан,1902.-16 б.

  Тәрбияле хатын: Хөрмәтле галимнәр әсәреннән җыелды. Һәрбер өйдә вә һәрбер хатын кулында бу китаптан бер данәсе булынырга тиешледер.«Гыйльме әхлак»тан 4 нче җөзъэ. Икенче табыгь.-Оренбург: Гыйльман бине Ибраһим Кәримев матбагасы, 1902.-29 б.

1903

Асар: Мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренең тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Беренче җилд. Өченче җөзъэ.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх Гыйльман утлы Кәримев басмаханәсе, 1903.-[72] б. 

Асар: Мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренең тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Беренче җилд. Дүртенче җөзъэ. Оренбург: Мөхәммәдфатыйх Гыйльман утлы Кәримев матбагасы, 1903.-[43] б.

Әсма, яки Гамәл вә җәза.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх Гыйльман утлы Кәримев матбагасы, 1903.-130 б.

Исмәгыйль сәяхәте.-Казан, 1903.-32 б.

Мәшһүр хатыннар: Ислам әсәрләрендә вә әһле Исламга күпме хезмәт күстәрән хатыннарын тәрҗемәи хәлләре бәян иделән бер китаптыр. Кызым Зәйнәп өчен яздым.-Оренбург, 1903.-448 б. 

Моталәга: Идарәи исламияи оренбугыя үзәренә галимнәремез тарафыннан никах хосусында язылмыш әфкярләрнен холәсасы җәмыг ителмеш рисаләдер.-Оренбург, 1903.-92 б.

Нәсыйхәт. Беренче.-Оренбург, 1903.-42 б. 

Нәсыйхәт. Икенче: Ялгыз кыз балалар өчен.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх Гыйльман утлы Кәримев матбагасы, 1903.-32 б.

Нәсыйхәт. Өченче: Олуглар вә бөекләр өчен.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх Гыйльман утлы Кәримев  матбагасы, 1903.-46 б.

1904

Асар: Мәмләкәтебездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренен тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Беренче җилд. Бишенче җөзъә.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх Гыйльман утлы Кәримев матбагасы, 1904.-[55]

Асар: Мәмләкәтебездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренен тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Беренче җилд. Алтынчы җөзъә.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх Гыйльман утлы Кәримев матбагасы, 1904.-[72] б.

Асар:Мәмләкәтебездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренен тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Беренче җилд. Җиденче җөзъә.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх Гыйльман угьлы Кәримев матбагасы, 1904.-Г71] б. 

Асар:Мәмләкәтебездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренен тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Беренче җилд. Сигезенче җөзъэ.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх Гыйльман утлы Кәримев матбагасы, 1904.-[66] б.40.

Гаилә.«Гыйльме әхлак»тан 6 җөзъэ. 2 басма.- Казан, 1904.-60 б.

Мәшһүр хатыннар: Ислам әсәрләрендә вә әһле Исламга күпме хезмәт күстәрән хатыннарын тәрҗемәи хәлләре бәян иделән бер китаптыр. Кызым Зәйнәп өчен яздым.-Оренбург: Мөхәммәтфатыйх Гыйльман утлы Кәримев матбагасы, 1904.-4326.

Нәсыйхәт: Беренче. Балалар өчен. «Гыйльме әхлак»тан җиденче җөзъэ.-Казан: И.Н.Харитонов матбагасы, 1904.-39 б. 

Сәлимә, яки Гыйффәт. 2 басма.-Казан.-48б. 

Тәрбияле хатын. «Гыйльме әхлак»тан 4 җөзъэ. 3 басма.-Казан: И.Н.Харитонов матбагасы, 1904.-24 б. 

Шәкертлек адабе: Гыйлем тәхсыйль иткән заманда шәкертләр өчен кирәк булган нәрсәләр (әдәпләр) бәян ителмештер.Бишенче җөзъэ.-Казан: Харитонов матбагасы, 1904.-48 б.

1905

  Асар:Мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренең тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Икенче җилд. Тугызынчы җөзъэ.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх бине Гыйльман Кәримев матбагасы, 1905.- 93 б. 

Асар:Мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренең тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Икенче җилд. Унынчы җөзъә.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх бине Гыйльман Кәримев матбагасы, 1905.- [91] б. 

Асар:Мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренең тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Икенче җилд. Унберенче җөзъэ.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх бине Гыйльман Кәримев матбагасы, 1905.- 77 б. 

Ибне Рөшд. «Мәшһүр ирләр» мәҗмугасеннән 2 җөзъэ.-Казан: «Идрисов», 1905.-51 б. 

Нәсыйхәт. Икенче. Ялгыз кыз балалар өчен «Гыйльме әхлак»тан 8 җөзъэ.-Казан, 1905.-27б. 

Тәрбияле ана: «Гыйльме әхлак»тан Знче җөзъэ.- Икенче табъгы.-Казан: Матбагаи Кәримия,1905.-16 б. 

Тәрбияле бала.-Казан, 1905.1906 

Нәсыйхәт.-Оренбург, 1906.

Русия мөселманнарының ихтыяҗлары вә анлар хакында интикад: Каргалының Хәйрулла хәзрәт Госманов илә Гомәр хәлфә Дәүләтьяровның  мәктүбләренә-сөальләренә җавап уларак каләмә алынмыштыр.-Оренбург: Мөхәммәдфатыйх бине Гыйльман Кәримев матбагасы, 1906.-44 б. 

Тәрбияле ана.-Казан, 1906. 

Тәрбияле бала.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1906. 

Шәкертлек адабе.-Уфа, 1906.

1907 

Асар:Мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренең тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Икенче җилд. 12 нче җөзъэ.-Оренбург: Кәримев, Хөсәенов ширкәте матбагасы, 1907.-[77] б. 

Асар: Мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүркемсәләренең тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. 2 нче җилд. 13 нче җөзъэ.-Оренбург: «Кәримев, Хөсәенов шөрәкясе» матбагасы, 1907.-[79] б. 

Гаилә.-Оренбург:«Вакыт» матбагасы, 1907. 

Исламнар хакында хөкүмәт тәдбирләре. Беренче җөзъэ.-Оренбург: «Кәримев, Хөсәенев вә шөрәкясе» матбагасы, 1907.-34 б. 

Тәрбияле ана.-Казан, 1907.

Нәсыйхәт.-Уфа. 1907. 

Нәсыйхәт.Өченче.-Казан, 1907. 

Фазыйль Мәрҗанинең кыскача тәрҗемәи хәле // Китапта: Мәшһүр шагыйрь Акменланың «Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе» вә башка шигырьләре.-Казан: «Шәрәф» матбагасы, 1907.- Б.2.1908 

Адабе   тәгълим: «Гыйльме әхлак»тан   тугызынчы җөзъэ. 2 басма.-Казан: «Шәрәф» матбагасы, 1908.-100 б. 

Асар: Мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренең тәрҗемә  вә табәкаләре,  тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. Икенче җилд. 14 нче җөзъэ.-Оренбург:«Кәримев, Хөсәенов вә шөрәкясе» матбагасы,1908.-[79] б. 

Асар: Мәмләкәтемездә улан Ислам галимнәренең вә мәшһүр кемсәләренең тәрҗемә вә табәкаләре, тарихе вилядәт вә вафатлары, вә башка әхвальләре хакында язылмыш бер китаптыр. 2 җилд. 14 җөзъэ.-Оренбург,1908.-60 б. 

Әбел-Галәэ әл-Мәгарри. «Мәшһүр ирләр». Икенче җөзъэ.-Оренбург: «Кәримев, Хөсәенев вә шөрәкясе» матбагасы, 1908.-72 б.

Әһле гаял. Кыз балалар вә хатыннар өчен кирәк улан әдәбләрне бәйан әйләмеш бер       рисаләләдер.-Оренбург: «Кәримев, Хөсәенев вә шөрәкясе» матбагасы, 1908.-28 б.

Гакыйдә.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1908.-21 б.

Җәвамигуль-кәлим шәрхе.-Оренбург, елы күрсәтелмәгән, [1908].- 552 б.

Исламнар  хакында хөкүмәт тәдбирләре. Икенче җөзъэ.-Оренбург: «Кәримев, Хөсәенов вә шөрәкясе»  матбагасы, 1908.-55 б. 

Мәнасибе диния: «Әлгасрел-җәдид» журналында нәшер ителдеке  соң аерым рисалә сурәтендә басылды.-Оренбург: «Кәримев. Хөсәенев вә шөрәкясе» матбагасы, елы күрсәтелмәгән, [1908].-69 б. 

Мәктәп вә зәкят; Хәзинә вә земство ярдәме: Әһле исламның  мәктәпләрене вә дини мәдрәсәләрне ислах итмәк, буның өчен лязим улачак  байлыкың мәнбәгъләрене беркадәр тәфтиш итмәк хакында тәртип ителмеш бер рисаләдер.-Оренбург: «Кәримев, Хөсәенев вә шөрәкясе»  матбагасы, елы күрсәтелмәгән, [1908].-64 б.

  Мөхәммәд. Фәхри кяинат әфәндемез Рәсулулла әкрәм саллалаһу галәйһи-ссәлям хәзрәтләренең мөбарәк шәҗәрәсе, нәсел вә нәсәбләре вә бәгъзе әхвале язылмыш бер рисаләдер / Мөрәттибе Ризаэтдин бине Фәхретдин. - Оренбург, 1908.-64 б.

Нәсыйхәт беренче: Балалар өчен. «Гыйльме әхлак»тан 7 җөзъэ. 5 нче табыгъ.-Казан: «Милләт» матбагасы, 1908.-42 б. 

Нәсыйхәт. Беренче.-Оренбург, 1908.

 Нәсыйхәт. Беренче.-Уфа, 1908. 

Нәсыйхәт икенче. Ялгыз кыз балалар өчен. «Гыйльме әхлак»тан 8 җөзъэ. Өченче табыгъ.-Казан: «Милләт».-1908.-31 б. 

Тәрбияле бала.-Казан, 1908. 

Шәкертлек адабе. Гыйлем тәхсыйль иткән заманда шәкертләр өчен кирәк улан нәрсәләр (әдәпләр) бәян ителмештер. «Гыйльме әхлак»тан 5 җөзъэ.-Казан: «Милләт», 1908.-48 б.

1909

Америка  фикерләре.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы. 1909.

Гаилә: Йорт вә өй эчендә гаилә вә җәмәгатьләр арасында  ригая итәргә тиешле улан Ислам әдәпләрене бәян идән кир'әкле бер рисаләдер «Гыйльме әхлак»тан алтынчы җөзъэ.-Казан: «Милләт» матбагасы, 1909.-68 б.

  Ибне Гарәбшаһ. 1909.

Имам Газали. «Мәшһүр ирләр». 3 нче җөзъэ.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1909.-96 б. 

Исламнар хакында хөкүмәт тәдбирләре.-Оренбург: «Кәримев, Хөсәенев вә шөрәкясе» матбагасы, 1909.- б. 

Мөхәммәд галәйһиссәлам / Мөрәттибе Ризаэтдин бине Фәхретдин.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1909.-58 б

Нәсыйхәт:Балалар өчен. 2 нче җөзъэ. 6 нчы басма.- Казан: «Милләт», 1909.-36 б. 

Нәсыйхәт беренче. Балалар өчен. «Гыйльме әхлак»тан 7  җөзъэ. 6 басма.-Казан: «Милләт».-1909.-42 б.

Нәсыйхәт. Өченче. Олугълар вә бөекләр өчен. «Гыйльме әхлак»тан 9 җөзъэ. 3 басма.-Казан: «Милләт». -1909.-40 б.

Тәрбияле  ана. «Гыйльме әхлак»тан 2 җөзъэ.-Оренбург: М.-Ф.Кәримев матбагасы, 1909.-16 б. 

Тәрбияле бала. «Гыйльме әхлак»тан 1 җөзъэ. Ибтидаи мәктәпләремездә 1 нче сыйныф шәкертләре укыр өчен ачык ана телемездә язылмыштыр. 7 басма.-Казан: «Милләт», 1909.-16 б.

  Тәрбияле хатын. «Гыйльме әхлак»тан 4 җөзъэ. 4 басма.-Оренбург: Ф.Кәримев матбагасы, 1909.-74 б. 

Шәкертлек адабе: Гыйлем тәхсыйль иткән заманда шәкертләр өчен кирәк улан нәрсәләр (әдәпләр) бәян ителмештер. «Гыйльме әхлак»тан бишенче җөзъэ. Алтынчы табгы.-Казан: «Милләт», 1909.-48 б. 

Шәкертлек адабе: Гыйлем тәхсыйль иткән заманда шәкертләр өчен кирәк улан нәрсәләр (әдәпләр) бәян ителмештер. «Гыйльме әхлак»тан бишенче җөзъэ. Җиденче табгы. 7 басмасы.-Казан: «Милләт», 1909.-48 б.

1910 

Әхмәд бай. Русия мөселманнары файдасы өчен ярым миллион сум микъдарында вәкыф       каддырмыш мәшһүр сәүдәгәр Әхмәд бай хакында язылмыш  бер әсәрдер.-Оренбург: «Вакыт», 1910.-54 б.

Әһле гыял. Кыз балалар һәм хатыннар өчен кирәк улан әдәпләрне  бәян әйләмеш бер рисаләдер. «Гыйльме әхлак»тан 2 жөзъэ. 2 басма.-Оренбург, 1910.-28 б. 

Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Хәдис вә сөннәт галимнәре  кашында мәгьруф улан көтебе ситтә вә шәрехләре, мөәллифләренең тәрҗемәи хәлләре, хәдис гыйлеме хакында бәгъзе бер кирәкле файдаларны мөштәмил рисаләдер Гыйльме хәдистән.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1910.-120 б. 

Нәсыйхәт. Икенче. Ялгыз кыз балалар өчен. «Гыйльме. әхлак»тан 8 нче җөзъэ. 4 басма.-Казан, 1910.- 31 б.

Рәхмәте илаһия мәсьәләсе: «Хади әл-әрвах» китабыннан икътибас ителенеп язылмыштыр / Мөрәттибе: Ризаэтдин бине Фәхретдин.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1910.-16 б. 

Тәрбияле       хатын: Хөрмәтле галимнәр әсәреннән җыелды. Һәрбер өйдә вә һәрбер хатын кулында бу китаптан бер данәсе булынырга тиешледер. Дүртенче җөзъэ.-Оренбург: «Кәримев, Хөсәенев вә шөрәкясе» матбагасы, 1910.-24 б.

Р.Фәхретдин  әсәрләреннән өзеклә. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре./ Төзүчесе Г.Тукай.-Казан: "Үрнәк  матбагасы",1910.-Б.1-2, 32-33, 59-61, 66-68. 

«Шура»ның «Тел ярышы» / Мөрәттибе: Ризаэтдин бине Фәхретдин.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1910.-195 б.

1911 

Әхмәд бай: Русия мөселманнары файдасы өчен ярым миллион сум микъдарында вәкыф калдырмыш мәшһүр сәүдәгәр Әхмәд бай хакында язылмыш бер әсәрдер. Икенче табгы.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1911.-54 б. 

Гакыйдә. 3 табыг.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы 1911. 

Җәвамигуль-кәлим шәрхе.-Оренбург, 1911. 

Ибне Тәймия. «Мәшһүр ирләр» мәҗмугасеннән 5 нче җөзъэ.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1911.-148 б. 

Нәсыйхәт. Беренче: Балалар өчен. "Гыйльме әхлактан 7 җөзъэ. 6 басма.-Казан: "Милләт", 1911.-42 б. 

Нәсыйхәт. Икенче: Ялгыз кыз балалар өчен. "Гыйльме әхлак"тан 8 җөзъэ. 5 басма.-Казан: "Милләт", 1911.-32 б. 

Нәсыйхәт. Өченче: Олуглар вә бөекләр  өчен. «Гыйльме әхлак»тан тугызынчы җөзъэ. 4  табыгъ.-Казан: «Милләт» матбагасы,1911.-40 б.

Нәсыйхәт. Өченче.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1911.-42 б.

Рәхмәте илаһия мәсьәләсе."Хади әл-әрвах" китабыннан икътибас итеп алынмыш. 3 басма.-Оренбург, 1911.-16 б.

1912 

Гаилә: Йорт вә өй, гаилә вә җәмәгатьләр арасында ригая итәргә тиешле улан Ислам әдәпләрен бәян идән бер рисаләдер. 4 басма.-Оренбург, 1912.-70 б. 

Гыйбадәте нисуан: Язу таныган яшь кыз балалар укыр өчен. 2 басма-Оренбург, 1912.-16 б. 

Ибне Гарәби. «Мәшһүр ирләр» мәҗмугасеннән 4 нче җөзъэ.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы,1912.-144 б.

Мөхәммәт галәйһиссәлам. 2 басма.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1912.-64 б. 

Нәсыйхәт. Беренче: Балалар өчен. 8 басма.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1912.-45 б. 

Нәсыйхәт. Икенче: Кыз балалар өчен.6 басма.- Оренбург. «Вакыт» матбагасы,1912.-32 б. 

Нәсыйхәт. Өченче: Олуглар өчен.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1912.-42 б. 

Тәрбияле бала. Ибтидаи мәктәпләрнең беренче сыйныф балалары өчен. 8 басма.-Оренбург, 1912.-16 б. 

Тәрбияле бала. 9 басма.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1912. 

Шәкертлек адабе: Гыйлем тәхсыйль иткән заманда шәкертләр өчен кирәк улан нәрсәләр (әдәпләр) бәян ителмештер. "Гыйльме әхлак"тан 5 нче җөзъэ. 8 басма.-Казан: "Милләт", 1912.-39 б.

1913

Әхмәд  Мидхәт әфәнде.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1913.-144 б. 

Көтебе ситтә вә мөәллифләре. Гыйльме хәдистән.- Оренбург:«Вакыт» матбагасы, 1913.-120 б. 

Нәсыйхәт. Беренче: Балалар өчен. 9 басма. - Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1913.-36 б. 

Нәсыйхәт. Икенче.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1913.

Тәрбияле бала: Ибтидаи мәктәпләрнең беренче сыйныф шәкертләре өчен. 10 басма.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1913.-16 б.

1914 

Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1914.-208 б 

Ибне Тәймия. «Мәшһүр ирләр»  мәҗмугасеннән 5 нче җөзъэ.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1914.-148 б.

Тәрбияле бала: Ибтидаи мәктәпләрнең беренче сыйныф шәкертләре өчен.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1914.-16 б.

Шәкертлек адабе: Гыйлем тәхсыйль иткән заманда шәкертләр өчен кирәк булган нәрсәләр (әдәпләр) бәян ителмештер. «Гыйльме әхлак»тан бишенче җөзъэ. -Казан: «Милләт» матбагасы, елы күрсәтелмәгән,[1914].-48 б. 

Шәкертлек адабе: Гыйлем тәхсыйль иткән заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителмеш рисаләдер.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1914.-34 б.

1915

Ибне Фазланның Болгарга килүе.-Оренбург, 1915.

Нәсыйхәт. Өченче. 6 басма-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1915.-40 б

Мәрҗани // Җыентыкта: Мәрҗани. Виладәтенә йөз ел тулу (1233-1333) мөнәсәбәтилә.-Казан: Мәгариф, 1915.- Б.382-416.

1916 

Нәсыйхәт. Балалар өчен. Беренче кисәк. 10 басма. - Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1916.-36 б. 

Җәвамигуль-кәлим шәрхе.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1916.-552 б.

1917 

Ибне Баттуттаның Дәшти Кыпчакта сәяхәте: «Төхфәтен-нәзар   фи гараибел-әмсар   вә гаҗаибел-әсфар» исемле әсәрдән алынып төркичәгә тәржемә кылынды /Мөтәрҗиме: Ризаэтдин бине Фәхретдин.-Оренбург: «Вакыт» матбагасы.-1917.-48 б.

Җәвамигуль-кәлим шәрхе.-Оренбург, 1917.-552 б.

Исламнар хакында хөкүмәт тәдбирләре.-Оренбург: "Вакыт", 1917.-55 б  

Мөнасибы диния.-Оренбург, 1917. 

Шәйхе Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле / [Төзүчесе - Р.Фәхретдин].-Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1917.-106 б.

1936

Мөфти хәзрәтләренең кайбер хосусый мәктүбләре // Яңа милли юл (Берлин).-1936.-№7/8.-Б.34-38.

Ризаэтдин  хәзрәтнең 1913 елда рус хөкүмәтенә биргән җавабы // Яңа милли юл (Берлин).-1936.-№7/8.-Б.32-34.

1968 

Әсма, яки Гамәл вә җәза // Китапта: М.Гайнуллин. Татар әдәбияты. XIX йөз.-Казан: Татар. китап нәшр., 1968.- Б. 630-670.

1979 

Әсма, яки Гамәл вә җәза // Китапта: Татар мәгърифәтчелек әдәбияты (1860-1905) / Төзүчесе, сүз башы һәм биографик белешмәләрне язучы  М.Х.Гайнуллин.-Казан: Татар, китап нәшр.,  1979.-Б.312-352

Сәлимә, яки Гыйффәт // Китапта: Татар мәгърифәтчелек әдәбияты (1860-1905) / Төзүчесе, сүз башы һәм биографик белешмәләрне язучы М.Х.Гайнуллин.-Казан:

Категорияләр: Аның турында | Өстәде: angel (21.06.2014)
Караулар: 438 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024