Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Календар

«  Ноябрь 2014  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Минем сайтымны бәяләгезче!
Барлык җаваплар: 5796

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 29.03.2024, 15:56
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Төп бит » 2014 » Ноябрь » 23 » “Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт” темасына конференция булды
19:01
“Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт” темасына конференция булды

 Кичә Әлмәт районының Кичүчат авылында “Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт” дип аталган конференция оештырылды. Шушы авылда туып, соңыннан киңкүләм танылган дин әһеле һәм галим Р.Фәхретдиннең тууына 155 ел тулуга багышланган фәнни чара дини даирәләрне, мөгаллимнәрне, галимнәрне һәм җирле хакимият вәкилләрен җыйды. Алар арасында татар халкының күренекле галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Фаяз Хуҗин, Фоат Галимуллин бар иде. Чарада нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм катнашты.

Конференция Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Коръән укып, дога әйтүе белән башланып китте. Хәзрәт белән бергә барча катнашучылар галим рухына дога кылдылар. Конференцияне оештыручы, Р.Фәхретдинов мемориаль музее директоры Диләрә Галләмова ике атна элек Уфада булулары хакында әйтеп, анда җылы каршы алулары өчен Мөхәммәт хәзрәткә рәхмәтен белдерде.

Конференциянең икенче өлешендә төрле секцияләргә бүленеп, җирлекнең дини тормышы тарихы, Р.Фәхретдиновның рухи мирасы белән таныштылар. Шулай ук фәнни чарада катнашучылар Кичүчат авылы мәчетендә һәм Р.Фәхретдинов музеенда булдылар.

Чыганак:  http://tat.tatar-inform.ru

Караулар: 507 | Өстәде: angel | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024