Күренекле дин галиме, мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан уздырыла торган чаралар кысаларында“Сәләт-Чаллы” җәйге аланында ял итүчеләр галимнең туган ягы Әлмәт районы Кичүчат авылында мәдәни-гыйльми фестивальгә җыелдылар. Аларга Кичүчат, Мәмәт, Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәп һәм Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучылары да бик теләп кушылдылар. Данлыклы Кичүчат җирлегендә узучы әлеге фестивальнең Әлмәт районы башлыгы М.Салихов, "Татнефть" ААЖ җитәкчелеге, Кичүчат авылы имам-хатыйбы Мисхәт хәзрәт Садриев һәм башкаларның кайгыртучанлыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә узуын да билгеләп үтми мөмкин түгел.
14 августта фестивальне ачу тантанасында Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов үзенен хәер-фатихасын биреп, Р.Фәхреддиннең туган җирендә җыелу - галимебезне данлау, аның мирасын таныту дип билгеләп үтте.”Һәр кешегә сәләт бирелгән. Аллаһы Тәгалә аны ачарга, күрсәтә белергә насыйп итсен”, - дип, ул фестивальдә катнашучыларга күңел көрлеге, иман байлыгы, күтәренке кәеф, сәламәтлек теләде. “Сәләт” татар яшьләр оешмасына нигез салучы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, КДУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов, ТР ФА Ш.Мәрҗәни ис.Тарих институты фәнни-тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин һәм башкалар әлеге чарада Р.Фәхреддин мирасы белән танышу, аны өйрәнүнең әһәмиятле булуын ассызыкладылар. Сәләтле балалар һәм яшьләрнең талантларын ачу, үстерү белән шөгыльләнүче “Сәләт-Чаллы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрит Мөдәрисов фестиваль программасының бик бай булуын йтеп узды.
Материал http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды |