Роза Абзалова-Сәлманованың бу китабы әлеге авылның үткәне, күренекле кешеләре, шулай ук Ризаэддин Фәхреддиннең нәсел тамырлары турында турында сөйли
(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Халкыбызның мәшһүр мәгърифәче галиме, тарихчы, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан, ул 10 ел буена сабак алган һәм шуның кадәр үк вакыт белем биргән авылда - Лениногорск районы Түбән Чыршылыда (борынгы исеме - Чәшеле) кичә стела ачылу тантанасыннан соң, авылның Мәдәният йортында китап туе үткәрелде.
Шушы төбәктә - күрше Югары Чыршылыда туып үсеп, озак еллар укытучы булып эшләгән һәм хәзерге вакытта иҗат эше белән шөгыльләнүче Роза Абзалова-Сәлманованың “Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабында (Казан: “Сүз” нәшрияты, 2008. – 272 б.) авыл тарихы, аның мәгърифәт учагы булган мәдрәсәнең эшчәнлеге, күренекле кешеләре, авылга бәйле зур вакыйгалар киң яктыртыла. Басма сирәк очрый торган һәм бүгенге көн өчен кыйммәтле, кызыклы фотосурәтләр, документлар белән баетылган, Бикчура хан, Ризаэддин Фәхреддин, башка күренекле, укымышлы шәхесләрнең шәҗәрәләре, нәселләре турында мәгълүматлар бирелгән, гомумән, китап авылга һәм аның кешеләренә мөнәсәбәте булган һәм хәзер илнең төрле төбәкләрендә гомер итүчеләрнең истәлекләренә нигезләнеп язылган.
Китап тәкъдим итү чарасында Ризаэддин Фәхреддиннең туган авылы Кичүчаттагы (Әлмәт районы) мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова, Ризаэддин Фәхреддин нәселенең 14-15 нче буын вәкиле педагог Венера Әхмәрова-Сөләйманова, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт төбәге бүлеге рәисе Данил Салихов, язучы Әсхать Сәлахов һ.б. катнашып, истәлекләре, фикерләре белән уртаклаштылар, кайсылары нәсел тамырларын барлады. Татар җыр-моңары белән ямьләндерелеп торган сәхнә түренә чыгып сүз алучының һәркайсы китап авторының хезмәтен югары бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук авылның үзәк урамнарының берсенә Ризаэддин Фәхреддин исеме бирергә, дигән тәкъдим дә булды. Анда әйтелгән уртак фикер шул: нәсел җепләрен барларга, туган төбәкнең тарихын әйбәтләп өйрәнергә, тулыландырырга, киләчәк буын алдында оят булмасын өчен, аны бары тик матур гамәлләр белән баетырга, яшьләрне үрнәк затлар өлгесендә тәрбияләргә. |