Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Сез Риза Фәхреддин турында беләсезме?
Барлык җаваплар: 1248

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 16:18
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Дәрес эшкәртмәләре

Риза казый дәрес бирә
25.02.2014, 22:38

(6 нчы сыйныф укучылары белән элекке мәдрәсә тормышыннан бер фрагмент)

(Мәдрәсә шәкертләре идәнгә тезелешеп сабак тыңларга әзерләнгәннәр.

Азан тавышы яңгырый).

Хәлфә керә.  Әссәламегаләйкем, балалар!

     Балалар.  Вәгаләйкемәссәлам, хәлфә!

      Хәлфә. Я, балалар, азан  яңгырады. Өйлә намазына вакыт. (Хәлфә җитәкчелегендә намаз укыйлар).

      Тәмам, дәрескә утырдык. балалар. Я, инде миңа сабакларыгызны тыңлатыгыз. Әйдә, Вәли.

       Вәли. Хәлфәм, кичә кәҗәбез көтүдән кайтмаган иде. Шуны эзләп йөрдем. Сабагымны укый алмадым.

      Хәлфә. Ярар, Вәли. Әти-әниеңә булышу фарыз гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дә "Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр”, — дигән. Көчегездән килгәнчә ата-аналарыгызга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез. Әйдә. Гали, син сөйлә.

Гали. Мин, хәлфәм, Закирнымы, Габдулланымы өйрәнергә — белмәдем.

Хәлфә. Ху- у-ш. Ник Хәйретдиннән сорамадың?

Гали. Сораган идем, ул да белмәде.

Хәлфә. Ай-һай, балалар. Гыйлем өйрәнүче шәкертләрнең бик тырыш булуы кирәк. Гыйлем өйрәнү – бәндәләр өстендәге олуг бурычтыр. Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер. Я, Гыйльметдин, сине тыңлап карыйк.

        Гыйльметдин.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ, оят. хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ошбу җиһанда изге ат,

       Тир белән тапсын ашарын, итсен әлбәт иҗтиһад.

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,

"Уйнады” дип бирмиләр ошбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез. иң мөкатдәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

      Хәлфә. Афәрин, Гыйльметдин. Ярар, балалар, уку дәресе тәмам. Иртәгә сабакларыгызны белеп килегез. Онытмагыз, "Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә…”.

Категорияләр: Дәрес эшкәртмәләре | Өстәде: angel
Караулар: 438 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024