Сәлам, Кунак!

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Аваздаш сайтларым

КЕРЕГЕЗ!
//mirasybyz.ucoz.ru/: Каюм Насыйри мирасы

КАРАГЫЗ!
//mirasybys.ucoz.ru/: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

УКЫГЫЗ!
//mardjani.ucoz.ru// Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

ФАЙДАСЫН КҮРЕГЕЗ!
//chc.ucoz.ru/ Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

Бездә шулай

Лаешта һава торышы

Бүлек категориясе

Гомуми чыгышлар [25]
Дәрес эшкәртмәләре [9]

Эзләү

Сурәтләр

Ишетми калмагыз!

Безнең сорау

Минем сайтымны бәяләгезче!
Барлык җаваплар: 5796

Мөселман бәйрәме

Мөселман бәйрәмнәре

Торган җирем

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Имәнкискәм





Җомга, 29.03.2024, 09:46
Исәнмесез, хөрмәтлем! Гость | RSS

РИЗАЭДДИН   ФӘХРЕДДИН

                 

Төп бит | Теркәлү | Керү
Файллар каталогы


Төп бит » Файллар » Дәрес эшкәртмәләре

Әдәп төбе-матур әхлак
24.02.2014, 11:06

1 нче бит .”Исәнмесез.”

Кешеләр белән һәрвакыт исәнләшеп йөр!

Ничек исәнләшү дә бик әһәмиятле.

 

Укытучы : Укучылар бу биттә нинди сүз язылган , кычкырып укыйк әле.

" ИСӘНМЕСЕЗ!”

  Бүгенге сыйныф сәгатендә исәнләшү һәм аның төрләре белән иптәшләрегез

сөйләрләр, таныштырып китәрләр.

                               Исәнмесез, иптәшләр!

 Мин иртә белән

Өйләргә керәм,

Иптәшләремнең

Хәлләрен беләм:

- Исәнме, Гүзәл

Исәнме, Рүзәл

Исәнме, Мәр ьям,

Исәнме, Галләм!

Сезгә, дусларым,

Иртәнге сәлам!

Исәнме, Азат!

Саумы ,Салават!

Авырмыйсызмы,

Хәят һәм Булат?

Исәнме , Иркә!

Сәлам, Мәликә!

Хәерле иртә!

Хәерле итрә!

                         Хәләф Гарданов сүзләре.

1 укучы.

Кешеләр бер – берсе белән исәнләшкәндә : салют , привет,сәлам,чао, әссәламегаләйкем  ! сүзләрен кулланалар. Ә борынгы Кытай , Монголия , Мисыр кешеләре "Сез бүген тамак ялгадыгызмы?  ” дип исәнләшкәннәр.

 

2 укучы.

 Кешеләр бер- берсен төрле хәрәкәтләр , ишарәләр белән дә сәламләгәннәр..             Мәсәлән : элек аксөяк хатын – кызлар тез чүккәннәр,Мушкетерлар гәүдә-

ләрен  иеп , зиннәтле эшләпәләрен селкеп торганнар.Хәзер исә хәрбиләр

бер- берсенә   честь биреп узып китәләр, ике ир кеше очрашса алар кул кысышып исәнләшәләр, ара ераграк булса, кул болгыйлар. Кешеләр бик   озак күрешмичә торганнан соң очрашканда бер –берсен кочаклап алалар.

3 укучы.

" ИСӘНМЕСЕЗ!”

Танышлар булмасак та,

Бер –беребезгә баш иеп  исәнләштек.

Исәнмесез!

Бер –беребезгә нинди сүз әйттек?

"ИСӘНМЕСЕЗ!”дән башка бер сүз әйтмәдек.

4 укучы.

Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы шатлык артты тормышта? 

5 укучы.

- Исәнләшкәч , ” бер тамчы шатлык арта икән тормышта".       Димәк          "ИСӘНМЕСЕЗ!” дигән гади һәм гади сүз "мин сине күрәм , кеше .Син ми-

ңа охшыйсың . Белеп тор , мин сиңа ихтирамлы һәм сиңа исәнлек , тынычлык  шатлык ,бәхет телим  " дигән мәгънәне белдерә.

6 укучы.Исәнләшергә теләмәү яки яки минем белән исәнләшкән кешене ишетмәмешкә-күрмәмешкә салышу һәрчак  һәм һәр халыкта да зур әдәпсез-

лек һәм тирә - юньдәге кешеләрне хөрмәт итмәү итеп саналган.Ничек исәнләшүдә зур әһәмияткә ия. Хәзер сезнең хөкемгә берничә очракны карап үтик.

1 очрак.

- Мәктәпкә килгәндә Марат  Асияне узып китә . Кем нинди хата җибәрә ни өчен?

 Сорау: Кем нинди исәнләшү кагыйдәсен белми?

2 очрак.

Мәктәп коридорында укытучылар сөйләшеп тора . Алар арсыннан Камил үзенең сыйныф җитәкчесен күреп ала һәм тыйнак кына :” Исәнмесез Алсу Ахатовна", - ди.

Сорау: Әйтегез әле, Камил дөрес исәнләшкәнме?

3 очрак.

Иртән ике кыз орашалар, кочаклашалар һәм үбешәләр.

Сорау: Бу матур гадәтме. Ни өчен?

7 укучы.

  Күргәнегезчә, тормышта төрле төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуңа күрә башкалар белән исәнләшү, аралашу кагыйдәләрен без кече яштән үк үзләштереп үсәргә тиешбез.

2 нче бит.

"Этикет,  этикетка”.

Үзеңдә яхшы гадәтләрне тәрбияләргә кирәк! 

1 укучы.

    Үз- үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен "этикет” дип йөртәләр. Этикет -  кешенең башкалар белән аралашу, үз-үзеңне әдәпле тоту алымнарын билгели.

Кешеләр белән аралашканда тышкы кыяфәт, бит йөзеңнең нинди булуы да

зур әһәмияткә ия.

2 укучы.

Безнең "этикетка ” дигән сүзне дә ишеткәнебез бар. Шырпы тартмасындагы ,

лимонад шешәсендәге кибеттән сатып алынган киемдәге кәгазьләрне  этикет-

ка дип атыйлар.Анда әйбернең исеме,үлчәме, кайчан чыгарылуы, аның турындагы башка белешмәләр күрсәтелелә.

3 укучы.

Этикетка бик кирәкле әйбер.Күз алдына китереп карагыз: тәмле лимонад суы шешәсенә "Уксус ”дигән язу ябыштырылган булса, бу эчемлекне безнең бе-

ребез дә авыз итеп карарга теләмәс иде.Кешенең киеме , йөзе,үз-үзен тотышы

этикетка шикелле. Алар кешенең ниндилеген, характерын сиземләргә ярдәм итәләр.Шапшак , тупас, әдәпсез кешеләр яныннан тизерәк китәсе килә. Ә тәрбияле кешене тирә-юньдәгеләр ярата һәм хөрмәт итә. 

4 укучы.

Әмма матур киенгән балалар арасында да әдәпсезләр очрый. Халык алар ту-

Рында, "Тыштан ялтырый , эчтән калтырый диләр.” Шигырьдәге малай кебек

була күрмик !

Торам менә елмаеп!

                                Роберт Миңнуллин.

 

Әтиемнең малае                Абыемның энесе

Бераз шаянрак.                  Начаррак укый.

Әниемнең малае                 Сеңлемнең абыйсы

Бераз наянрак.                   Артыграк йоклый.

 

Әбиемнең оныгы               Шул бер малай инде ул

Бераз эрерәк.                    Алар барсы да - 

Ә бабамның оныгы           Торам менә елмаеп

Бераз кирерәк                   Сезнең каршыда. 

3 нче бит.

"Үз – ара аралашу гасыры.”

Аралаша беләбезме? 

1 укучы.

  Хәзерге чор безнең өчен "Үзара аралашу чоры”. Без укыйбыз, төрле эшләр эшлибез, төрле җирләрдә булабыз,кино карыйбыз, театрда булабыз , спорт белән шөгыльләнәбез, кунаккка йөрибез. Классташларыбыз белән биш- алты сәгатьбуе парта арасында утырабыз , коридорда , урамда сөйләшәбез. Арабызда шигырьдәге кебекләр юкмы?

2 укучы.

    Дуслык.

                              Айгөл Миннегалиева.

Әнисәне бер көнне

Елатты күрше малай.

Әнисә елый –елый

Кереп китте бит шулай.

 Ә күрше малай көлде.

Бар – бар кер диде.

Синнән башка табылыр

Миңа иптәшләр диде.

Әммә ялгышты малай,

Иптәшләре булмады.

Күпме генә тырышса да

Уртак тел таба алмады.

Шунда гына аңлады ул,

Бик начар эш кылганын.
Күрше кызын елатып,

Үчекләп утырганын.

Килде дә ул дустына

"Гафу ит ”- дип сорады

Башка алай итмәм дип

Сүзләр биреп ялварды 

Әнисә ярар диде.

Дус , тату уйныйк диде.

Дуслык һәркемгә кирәк.

Дуслык һәркемгә терәк. 

3 укучы.

Шулай килеп гафу үтенергә туры килмәсен өчен һәр эшне уйлап эшләргә кирәк. Һәр эш тирә-юньдәгеләргә бары яхшылык китерерлек кенә булырга тиеш. Бу киңәшне истән чыгармыйк!

4 нче бит.”Әдәп төбе матур гадәт”.

(Сораулар һәм биремнәр бите.)

1 укучы

Берничә мисалны тикшереп үтик..

 Иптәшемне  уйнарга дәшәм дип  телефон аша сөйләшергә булдым.

          Ало, ало!

-         Камил өйдәме?

-         Әбит монда бөтенләй башка сүз әйтелергә тиеш.Кемнең фикере нинди?

       2 укучы.

Кайчагында арабызда мондыйлар да булгалый..

Дәфтәр бите дә кызара.

Тик шул алар аңламый.

"Гаяз  + Алисә”

"Дәниф -дурак”

"Илдус - дуңгыз”

"Ә син Фәрит - аңгыра”...

Малайлар әнә шундыйрак

Автографлар калдыра.

Ләкин мондый сүзләр өчен

Аларны кем мактасын? 

3 укучы.

Безгә киңәш итеп Мөхәммәт Закиров "Балага ”дигән шигырен язган.Тыңлап үтик әле.

Балага.

Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул,

Сабыйларны кыерсытма - әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны кечеләрне!

Очрашканда исәнләш син – телең калмас,

Сәламеңне алмаса,  тик надан алмас.

Ата –ана хакын хакла – тел тидермә,

Тыңлаучан бул, каршы әйтеп җан көйдермә.

Олылырның бик тә фарыз күңелен күрмәк,

Ярдәм итеп өйләренә барып йөрмәк.

Тәртибең дә,укуың да булса үрнәк.,

Үзеңә дә килер шул чак  кадер –хөрмәт.

Дәресне йомгаклап "Ярый”, "Ярамый ”уены уйныйк.

-         Таныш кешеләр, иптәшләрең белән исәнләшергә .........

-         Иптәшләреңне кыерсытырга...............

-         Начар сүзләр кулланырга ................

-         Тәртип бозарга .............

-         Иптәшләреңә кушамат тагарга ........

-         Бары яхшылык кына эшләргә ярый .

Категорияләр: Дәрес эшкәртмәләре | Өстәде: angel
Караулар: 2254 | Күчереп алулар: 109 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024